Нәсүр Йөрешбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәсүр Йөрешбаев latin yazuında])
Нәсүр Йөрешбаев
Туган 1961
Барда районы, Пермь өлкәсе[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Алмания
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре журналист, кинорежиссёр, сценаричы

 Нәсүр Йөрешбаев Викиҗыентыкта

Нәсүр Әндәрҗан улы Йөрешбаев (1961 ел, Пермь өлкәсе, Барда районы, Бакчавыл) — журналист, кинорежиссер, сценарист.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәсүр Йөрешбаев 1961 елда Пермь өлкәсе Барда районы Бакчавыл авылында туган. 1978 елда Барда урта мәктәбен, ә 1981 елда — зооветеринария техникумын тәмамлый. Совет армиясе сафларында хезмәт үтәгәннән соң, «Рассвет» («Таң») Барда район газетасында корреспондент булып эшли.

1989 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый, шул ук университетның студенты булган немец кызына өйләнә һәм ГДРга күчә. Башта Дрезденда, соңрак — Лейпциг шәһәрендә яши, Саксония телевидениесында оператор, журналист булып эшли.

2002 елда «Юл» дигән тәүге документаль фильмын төшерә, ул «Уренгой — Помары — Ужгород» газ үткәргеченең төзелеше турында бәян итә. «Изге Алексей чиркәве» («Церковь святого Алексия») дип аталган фильмы икенче Лейпциг янында Наполеон армиясе һәм союздаш гаскәрләр арасында булган Халыклар сугышына багышланган.

Готхольд Вайльнең 1930 елда чыккан «Татар текстлары» китабын рус теленә тәрҗемә итә. Готхольд Вайль Беренче дөнья сугышы чорында немец этнографлары тарафыннан Германияда тоткынлыкта булган татар һәм башкортлардан аудиоязмалар, язып алынган җырлар, мәкалләр һәм әкиятләрен тәрҗемә итә һәм китап итеп 1930 елда бастырып чыгара. Бу аудиоязмаларның берсенең — Беренче дөнья сугышында катнашкан Ибраһим Хәлимов тавышының аның язмасын Татарстанның Күн авылында яшәүче кызына тапшыруы турында Нәсүр Йөрешбаев «Атаемның тавышы» («Голос моего отца») дигән документаль фильм төшерә.

Нәсүр Йөрешбаев 30-а якын фильм авторы булып тора.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Звуки курая над Сеной / Авт. сценария, реж.-постановщик Насур Юружбаев. — Уфа: Башкортостан, 2011. — CD-ROM.
  • Голос моего отца / Авт. сценария, реж.-постановщик Насур Юрушбаев. — Лейпциг: Gaina Media, 2014.
  • Два узника: Джавит и Вальтер / Авт. сценария, реж.-постановщик Насур Юрушбаев. — Уфа: Башкортостан, Gaina Media, 2015.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарские тексты: на основе пластинок, находящихся в отделе звуков Прусской Государственной библиотеки; Издан, переведен, аннотирован Готтхольдом Вайлем. — Казань: Изд-во «Слово», 2009. — 176 с.
  • Рассказы, публицистика, сценарий, стихи. — Казань: «Ихлас», 2012. — 200 с.
  • Сценарии и пьеса. — Казань: «Ихлас», 2013. — 303 с.

Публикацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Мин кайтырмын әле…» // Таң. — 1997. — 31 дек. — 4 б.
  • Сабантуй в Берлине // Рассвет. — 2006. — 18 авг. — С.3.
  • В Берлин — на сабантуй! // Рассвет. — 2010. — 16 июля. — С.4.
  • Жара в Германии // Рассвет. — 2010. — 30 июля. — С.3.
  • Об изысканиях, творчестве // Рассвет. — 2012. — 2 марта. — С.7.
  • Аҡ сирен сәскәһе...(үле сылтама)// Башҡортостан. — 2015.
  • Ветка белой сирени… // Рассвет. — 2015. — 15 июля. — С.3.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]