Нәфис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәфис latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Нәфис» компанияләр төркеме
Тип

Холдинг

Нигезләү елы

1855

Прежние названия

Стеариновый-химический и мыловаренный завод Фабрично-торгового товарищества братьев Крестовниковых;
Казанский государственный мыловаренный, свечной и химический завод № 1 им. М.-Н. Вахитова;
Казанский государственный жировой комбинат им. М.-Н. Вахитова;
Казанский ордена Трудового Красного Знамени химический комбинат им. М. Вахитова

Основатели

Валентин Константинович и Иосиф Константинович Крестовниковы

Урнашыу

РусияFlag of Russia.svg Русия: Казань, Габдулла Тукай урамы, 152

Ключевые фигуры

Нуреев Рустем Рауфович (генеральный директор ПАО «Нэфис Косметикс»),
Дмитрий Анатольевич Самаренкин (председатель советов директоров ОАО «Казанский жировой комбинат» и ОАО «Казанский МЭЗ»)

Отрасль

азык-төлек сәнәгате

Продукция

мыло, стиральный порошок, другие моющие и чистящие средства; свечи, технические кислоты; майонез, кетчуп и соусы; подсолнечное и рапсовое масло

Оборот

44,5 млрд руб. (2015)[1]

Операционная прибыль

39,2 млрд руб. (2015)[1]

Чистая прибыль

369 млн руб. (2014)[2]

Число работников

4000 якын (2012)[3]

Материнская компания

ПАО «Нэфис Косметикс» — Казанский химический комбинат имени М. Вахитова (мыловаренный и свечной завод № 1 бывш. Крестовниковых)

Сайт

www.nefco.ru


НәфисКазанда урнашкан көнкүреш химиясе һәм май продукциясе җитештерүчеләрне берләштерүче Россия холдингы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Революциягә кадәрге чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан Крестовниковларның стеарин-шәм заводы беренче эшләгән елында.

1855 елда абыйлы-энеле Крестовниковлар Мәскәү фабрикантлары Екатеринбург урамындагы (хәзер Габдулла Тукай урамы) Плетени бистәсендә стеарин-шәм заводы төзүне оештыра. Крестовниковлар заводы, гыйбадәт кылу һәм изгеләндерү белән, 1855 елның 28 декабрендә ачыла[4]. Завод проектының авторы — Казан университетының технология кафедрасы мөдире, профессор М. Я. Киттары. Завод төзелешенә чыгымнар 30 мең сум тәшкил иткән. Бер елдан соң завод әйләнеше 400 мең сумга кадәр җиткән.1856 елның гыйнварында чыгарылган шәмнәрнең беренче партиясен Николай Крестовников Казан губернаторына тапшыра[4]. 1856 елда завод каты сабын кисәге чыгара башлый, аны җитештерү өчен өстәмә корпус төзелә. Предприятиенең башка продукциясе — экспортка плитәләрдә җибәрелә торган стеарин, шулай ук, минераль һәм үсемлек майларын алмаштыручы олеин кислотасы.

1861 елда завод продукциясе беренче премияләр яулый: Ирекле икътисади җәмгыятьтән зур алтын медаль һәм Россия Финанс министрлыгыннан көмеш медаль[4].

Заводның төп бинасы XIX гасыр ахырында.

1860 елларда завод 24 га мәйдан били, анда 100дән артык корылма һәм 5 фабрика корпусы урнашкан була. 1871—1873 елларда, Кабан артында (элеккеге Плетени авылы урынында) урнашкан предприятиенең җитештерү комплексы территориясендә, архитектор Н. И. Ужумедский-Грицевич проекты буенча, ике катлы лаборатория, остаханәләр, пекарнялар һәм башка биналар төзелгән[5].

1892 елда аның продукция сату күләме 5 млн. сум тәшкил иткән. Заводта эшчеләр саны 2000 кешегә җиткән. Завод каршында балалар өчен хастаханә, мәктәп оештырылган.

1909 елда, элек Крестовниковлар заводында эшләгән, Харьков технология институты профессоры С. А. Фокин җитәкчелегендә, Казанда Россиядә майларны гидрогенизацияләү өчен беренче җайланма төзелә.

Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның 28 июнендә кабул ителгән РСФСР Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы карары нигезендә Крестовниковлар заводы элеккеге хуҗалардан республика милкенә күчәргә тиеш була, әмма 1918 елның җәендә Казанга КомУч халык армиясе штурмы комачаулый. Казан операциясеннән соң гына, завод тулысынча миллиләштерелгән һәм Центрожир (РСФСР Югары халык хуҗалыгы Советының май сәнәгате баш комитеты) буйсынуына тапшырылган. 1919 елның гыйнварыннан ул «1 нче номерлы Дәүләт сабын кайнату һәм шәм заводы» дип атала башлый.

Ватандашлар сугышыннан соң завод бик авыр хәлдә кала. 1921 елда эшчеләр 830 тонна сабын чыгара алалар (бу күрсәткечтән сугышка кадәрге 5,4%). Идел буенда корылык һәм ачлык аркасында җитештерүне чимал белән тәэмин итү проблемасы туа. Центрожир заводны ябарга маташса да, каршылыкка очрый һәм аны яңа оешкан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бирә.

1922 елда заводка революционер Мулланур Вахитов исеме бирелә, ул «Мулланур Вахитов исемендәге 1 номерлы Дәүләт сабын кайнату, шәм һәм химия заводы» исемен ала.

Бөек Ватан сугышы вакытында комбинатының шактый эшчеләр саны Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә чакырылганга, завод хезмәткәрләренең гомуми саны 1500дән 600гә кадәр кимегән. Заводта оборона продукциясе — глицерин җитештерүне арттырганнар, шулай ук шартлаткыч катнашмалар өчен порошоклар җитештерүне үзләштергәннәр.

1955—1965 елларда Казан май комбинатында масштаблы реконструкция башкарыла — җитештерү куәтләре күп тапкырлар арттырыла, яңа складлар төзелә.

1965 елдан предприятие «М. Вахитов исемендәге Казан химия комбинаты» дип атала башлый.

Җитештерелә торган продукция күләме һәм товарларның сыйфаты буенча югары күрсәткечләргә ирешүе өчен, 1976 елда Вахитов исемендәге Казан химия комбинаты Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Предприятие продукциясенең төп төрләренә «СССР Дәүләт Сыйфат билгесе» бирелә.

Хәзерге заман тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Татарстан Республикасында дәүләт һәм коммуналь милекне үзгәртеп кору (дәүләтләштерү һәм хосусыйлаштыру турында)» Татарстан Республикасы Законы нигезендә предприятие хосусыйлаштырыла: 1992 елның 4 декабрендә Татарстан Дәүләт милке Вахитов исемендәге химкомбинатка республикада беренче дәүләт предприятиесен хосусыйлаштыру турында 1 нче номерлы таныклык бирә[6]. 1993 елның 25 гыйнварыннан предприятие «Нәфис» АҖ дип атала башлый.

Структурасы һәм хуҗалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Нәфис» компанияләр төркеменә «Нәфис Косметикс» ААҖ, «Казан май комбинаты» ААҖ, «Казан МЭЗ» ААҖ (Казан май экстракциясе заводы) һәм «Нәфис-Биопродукт» ААҖ керә. «Нәфис Косметикс» (М Вахитов исемендәге Казан химия комбинаты) төп җәмгыятенең җитештерүләре Казанның Идел буе районында урнашкан. Бүлендек предприятиеләре: Казан май комбинаты, Казан май экстрация заводы һәм «Нәфис-Биопродукт» ААҖ җитештерүләре Татарстанның Лаеш районы Усады авылында урнашкан. Холдингның баш офисы Вахитов мәйданы янында урнашкан.

2012 елның беренче кварталына «Нәфис Косметикс» ААҖ акцияләренең төп хуҗалары: Н. С. Клячина (26,35 %), компаниянең директорлар советы рәисе И. Б. Богуславский (21,7 %), З. Г. Сыровацкая (18,83 %), компания гендиректоры Д. В. Хәйбуллин (7 %), М. Ф. Сыровацкий (5,3 %), Д. А. Самаренкин (2,04 %), Ш. Р. Габдуллин (0,44 %) һәм «Казан май комбинаты» ААҖ (0,11%)[7].

2012 елның беренче кварталына «Казан май комбинаты» ААҖ акцияләренең төп хуҗалары: Н. С. Клячина (44,5 %), И. Б. Богуславский (24,56 %), компаниянең директорлар советы рәисе Д. А. Самаренкин (20,51 %) һәм М. Ф. Сыровацкий (3,64%)[8]. Компаниянең гендиректоры — А. М. Тюрников.

2012 елның беренче кварталына «Казан МЭЗ» ААҖ акцияләре хуҗалары: «Нәфис Косметикс» ААҖ (71,86 %) һәм »Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» дәүләт коммерцияле булмаган оешмасы (28,14 %)[9]. Компаниянең гендиректоры — М. Ф. Сыровацкий.

2012 елның беренче кварталына «Нәфис-Биопродукт» ААҖ акцияләренең хуҗалары: «Казан май комбинаты» ААҖ (36 %) һәм «Казан МЭЗ» ААҖ (64%)[10]. Компаниянең гендиректоры — Н. И. Дорохова.

Эшләнмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юу өчен гель BiMAX.

«Нәфис» компанияләр төркеме — Россиядә көнкүреш химиясе һәм май эшләнмә җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе.

«Нәфис Косметикс» ААҖ химия продукциясен: көнкүреш химиясе (сабын, синтетик юу әйберләре, коры юу әйберләре, сыек юу әйберләре), шәмнәр, майлы техник кислоталар, глицерин, пластификаторлар, флотогудрон һәм башкаларны җитештерә. Предприятие барлыгы 300дән артык төрдә продукция чыгара[11]. 2012 елга «Нәфис Косметикс» Henkel Group һәм Procter & Gamble трансмилли компанияләре белән беррәттән, Россия базарына савыт-саба, кер порошоклары һәм порошок төрле чистарту әйберләре белән тәэмин итүче иң эре предприятиеләрнең берсе була.

«Нәфис Косметикс» ААҖ продукциясенең мөһим брендлары һәм сәүдә маркалары:

  • «AOS», «BiMAX», «Я родился», «Sorti», «Биолан» кер юу порошоклары;
  • «AOS», «Я родился», «Sorti», «Биолан» савыт-саба юу чаралары;
  • «BiMAX», «Я родился» чистарту порошоклары;
  • «Биолан», «Sorti» порошоклары;
  • «Я родился», «Пёрышко» кондиционерлары, «Love» кондиционер-концентратлары;
  • «Целебные травы», «Лесная полянка», «Осенний вальс», «Фруктовая аллея», «Детское», «Заводъ братьев Крестовниковыхъ» һәм башка туалет сабыннары;
  • «Мои кудряшки», «Целебные травы», «Лесная полянка» шампуньнары.
«Нәфис» продукциясенең төп төрләрен чыгару, мең тонна 2010 [12] [13] 2011 [14] [15]
Синтетик юу чаралары 69.7 70.2
Техник майлар 22.5 21.4
Сабын 12.5 9.5
Шәм 0.16 0.11
Майонез 45.3
Кетчуп 7.2
Көнбагыш мае 114,7 79.2
Рапс мае 8.9 15,8

Экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның ноябрендә «Нәфис Косметикс» компаниясе рәсми рәвештә гасырлар дәвамында Казанның үзәк өлешендә яшәүчеләргә һәм кунакларга уңайсызлыклар тудырган исне тулысынча бетерү турында игълан итә.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1904 елда Крестовниковлар заводында Казан берләштерелгән сәнәгать училищесының түбән механик-техник училищесында укучы Сергей Миронович Костриков (Киров) практика уза. Башка мәгълүматлар буенча, заводта экскурсиядә булу өчен, ул үзен практикант итеп күрсәтә[16].
  • Бертуган Крестовниковлар Фабрика-сәүдә ширкәте бинасы (Тукай урамы (Габдулла Тукай урамы, 113а йорты) 2002 елда республика (төбәк) әһәмиятендәге күчемсез шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәллләренең Дәүләт саклау реестрына кертелә[17].
  • 2003—2006 елларда «BiMax» һәм «Миленькая фея» брендлары астында товарлар җитештерүче «Нәфис Косметикс» ААҖ «TriMax» һәм «Маленькая фея» маркалары астында товарлар чыгарган «Калина» концерны белән судлаша. «Бренд сугышы» буларак тасвирланган[18][19][20], Россиядә иң зур патент бәхәсләренең берсе «TriMax» һәм «Миленькая фея» сәүдә билгеләрен куллануны туктату турында килешү белән тәмамлана. Суд тикшерүе вакытында компанияләр 46 дәгъва тапшырган, ә акчалата дәгъваларның күләме 1,214 млрд сумга җиткән[21][22].
  • 2007 елда «Нәфис» компанияләр төркеме, Татарстан Президенты йөкләмәсе белән, Казанның туплы хоккей буенча «Ракета» клубы иганәчесе була[23]. Клуб «Динамо-Казан» дип үзгәртелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 //Группа компаний «Нэфис» подвела итоги 2015 года
  2. // ГК «Нэфис» увеличила чистую прибыль на 68%
  3. Оборот ГК «Нэфис» в первом квартале 2012 года вырос в 1,5 раза // Официальный сайт ГК «Нэфис». — 2012. — 30 мая.
  4. 4,0 4,1 4,2 См.: История компании // Официальный сайт ГК «Нэфис».
  5. Комплекс зданий завода братьев Крестовниковых(үле сылтама) // Сайт Министерства культуры РТ на официальном портале Правительства Татарстана.
  6. См.: История компании // Официальный сайт ГК «Нэфис».
  7. Информация для акционеров ОАО «Нэфис Косметикс» // Официальный сайт ГК «Нэфис». — 2012. — 31 марта.
  8. Информация для акционеров ОАО «Казанский жировой комбинат» // Официальный сайт ГК «Нэфис». — 2012. — 31 марта.
  9. Информация для акционеров ОАО «Казанский МЭЗ» // Официальный сайт ГК «Нэфис». — 2012. — 31 марта.
  10. Информация ОАО «Нэфис-Биопродукт» 2013 елның 19 сентябрь көнендә архивланган. // Официальный сайт ОАО «Нэфис-Биопродукт». — 2012. — 31 марта.
  11. Группа компаний «Нэфис». Официальный сайт ОАО «Нэфис Косметикс»..
  12. Годовой отчет ОАО «Казанский МЭЗ» за 2010 год
  13. Годовой отчет ОАО «Казанский жировой комбинат» за 2010 год
  14. Годовой отчет ОАО «Казанский МЭЗ» за 2011 год
  15. Годовой отчет ОАО «Нэфис Косметикс» за 2011 год
  16. Андрей Лебедев. Кузница казанской химической школы // Республика Татарстан. — 2004. — 27 мая.
  17. Постановление Кабинета Министров РТ от 10 ноября 2002 года № 626 «О включении в государственные охранные реестры недвижимых памятников истории, градостроительства и архитектуры республиканского (Республики Татарстан) значения дополнительно выявленных объектов» // Сборник постановлений и распоряжений Кабинета Министров Республики Татарстан и нормативных актов республиканских органов исполнительной власти. — 2002. — № 8. — С. 124.
  18. Битва гигантов за фею с порошком // «Эксперт Урал». — 2005. — № 4 (176). — 31 января.
  19. Когда компании примеряли чужой бренд // «Коммерсантъ. Секрет Фирмы». — 2006. — № 32 (167). — 4 сентября.
  20. Нина Бондарева. Зовите меня «Никто» // Экономическое обозрение. — 2008. — 21 апреля.
  21. «Калина» и «Нэфис Косметикс» отзывают судебные иски друг против друга // Российская информационная сеть Rin.Ru. — 2006. — 26 августа
  22. «Концерн „Калина“» и «Нэфис Косметикс» помирились // Lenta.ru. — 2006. — 24 августа.
  23. Михаил Тимуров. Вклад в копилку спортивной столицы // Казанские Ведомости. — 2009. — № 201. — 19 ноября.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Крестовников Н. К. Семейная хроника Крестовниковых: в 3 кн. — М.: Т-во скоропеч. А. А. Левенсон, 1903—1904.
  • Ключевич А. С. История Казанского жирового комбината им. М.-Н. Вахитова (1855—1945). — Казань: Татгосиздат, 1950. — 279 с.
  • К 100-летию Казанского жирового комбината им. Вахитова. — М.: Пищепромиздат, 1957. — 60 с.
  • Ключевич А. С. Из истории материальной культуры и народного хозяйства России: Моющие средства, переработка жиров с древнейших времён по 1917 г. — Казань: Издательство Казанского университета, 1971. — 496 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]