Нәфисә Василова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәфисә Василова latin yazuında])


Нәфисә Василова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Анастасия Петровна Васильева

Туу көне

15 гыйнвар 1943(1943-01-15)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Субаш

Үлү көне

17 июль 2006(2006-07-17) (63 яшь)

Үлү урыны

РФ, ТР, Казан

Эшчәнлек еллары

1965 ― 1990

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

контральто

Бүләкләр

ТАССР халык артисты - 1979

Нәфисә Василова, Анастасия Петровна Васильева (1943 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Теләче районы, Субаш2006 елның 17 июле, РФ, ТР, Казан) ― җырчы (контральто), Татарстан АССР халык артисты (1979). Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хор җырчысы (1965―1969), солисты (1969―1990).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның 15 гыйнварында Татарстан АССР Теләче районы Субаш авылында Екатерина (Кәтернә түти) белән Петр (Питер дәдәй) гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Кыз тууга, әтисе Петр сугышка алына һәм һәлак була. [1] 1955 елда әнисе белән Казанга күченә. Казан шәһәренең 13нче урта мәктәбен тәмамлагач, төзелеш училищесына кереп, маляр-штукатур белгечлеге ала. «Светоч» кондитер фабрикасында, Казан елга портында эшли, Казан «Идел» тегү берләшмәсендә (1964―1965 елларда) тегүче була, үзешчән сәнгатьтә катнаша

1965 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамбленең конкурсында катнаша һәм, махсус музыка белеме булмаса да, киң диапозонлы, сирәк очрый торган түбән (контральто) тембры булуы сәбәпле, ансамбльгә алына. Александр Ключарев тәкъдиме белән сәхнә псевдонимы итеп Нәфисә Василова исемен ала. [2]

1965 елның 17 февралендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында җырлый башлый, 1969 елдан ансамбльнең солисткасы – Нәфисә Василова буларак чыгыш ясый. 1966 елда ансамбль составында Монголия Халык Республикасы буйлап гастрольләрдә була. Татар халык җырларын ― «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Беләзегем, йөзегем», «Сәгать чылбыры», композитор Солтан Габәшинең «Кәккүк», Марс Макаровның Хәсән Туфан сүзләренә язган «Киек казлар», Әнвәр Бакировның «Җиде елга» җырларын иң оста башкаручыларның берсе булып таныла. «Яшьлегем эзләре» (Мансур Шиһапов сүзләре, Сара Садыйкова көе), «Үз илемдә» (Гөлшат Зәйнашева ― Сара Садыйкова), «Әйтергә микән, әйтмәскә микән» (Ә. Закиров сүзләренә), «Уралым» (Абдулхак Игебаев ― Марс Макаров), «Яшьлегем тугае» (Фаил Шәфигуллин ― Зиннур Гыйбадуллин) һәм башка бик күп җырлар җырчы тарафыннан зур осталык белән башкарылалар. [3]

Аның чыгышлары чит илләрдә дә югары бәя ала. Японча, казакъча, башкортча һәм башка телләрдә җырлый белгән, Италия, Япония, Тунис, Мальта, Көнбатыш Африка һәм башка илләрдә үзенчәлекле тавышы белән татар җырларын яңгыраткан, халык көйләренең дәрәҗәсен дөнья күләмендә күтәрүгә зур өлеш керткән.

Беренче Бөтенроссия (1978), икенче Бөтенроссия (1986) смотрларында катнашып, Нәфисә Василова лауреат исеменә лаек була. 1979 елда аңа «ТАССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә.

Казакъстан, Башкортстан филармонияләренә китеп эшләп караган, әмма Казанга әйләнеп кайткан. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 25 ел гомерен багышлый.

2006 елның 17 июлендә Казанда вафат булган. Коры Елга бистәсе зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1978 ― Беренче Бөтенроссия җыр смотры лауреаты
  • 1979 ― Татарстан АССР халык артистыкүп милләтле Совет сәнгатен пропагандалау һәм актив иҗади эшчәнлеге өчен
  • 1986 ― Икенче Бөтенроссия җыр смотры лауреаты

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстаннан килгән музыкант Вилдан Кучуков белән гаилә кора. Аларның 1969 елда уллары Илнур туа. 1972 елда гаилә таркала. Илнур Вилдан улы Кучуков, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (1995)[4], Казан консерваториясен (2001) тәмамлаган, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында хор җырчысы (бас). Илнурның хатыны Гөлфәния музыка мәктәбендә фортепиано дәресләре бирә.[5]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Район үзәге Теләчедә урамга исеме бирелгән.
  • Субаш авылы мәдәният йорты җырчының исемен йөртә.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]