Нәфисә Гыйльманова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәфисә Гыйльманова latin yazuında])
Нәфисә Гыйльманова
Туган телдә исем Нәфисә Вәлиәхмәт кызы Гыйльманова
Туган 24 сентябрь 1965(1965-09-24) (58 яшь)
ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкәнт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Әлма-матер Ташкәнт дәүләт педагогия университеты[d]
Һөнәре рәссам, педагог
Сайт nafisa_gilmanova

Нәфисә Гыйльманова, Нәфисә Вәлиәхмәт кызы Гыйльманова (1965 елның 24 сентябре, ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкәнт) — рәссам, педагог. Рәссамнарның Үзбәкстан Сәнгать академиясе каршындагы иҗат берләшмәсе әгъзасы (2000 елдан). Үзбәкстан сынлы сәнгате үсешенә зур өлеш керткән рәссамнарның берсе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Картиналары.

1965 елның 24 сентябрендә Үзбәк ССР башкаласы Ташкәнттә хезмәткәр гаиләсендә туган. Низами исемендәге Ташкәнт педагогика университетының сәнгать факультетын тәмамлаган (Л. Салпинкиди һәм И. Шаабдуллаев курсы, 1987). Хезмәт юлын 1987 елда үзе тәмамлаган университетның рәсем һәм нәкыш кафедрасында укытучы булып башлый, 19871997 елларда шунда эшли. 19911992 елларда Санкт-Петербургта И. Е. Репин исемендәге нәкыш, скульптура һәм архитектура институтында стажировка үтә. 19972002 елларда Үзбәкстан Сәнгать академиясе каршындагы рәсем һәм гамәли сәнгать лицей-интернатында укыта. Хәзер Ташкәнт архитектура-төзелеш институтының Архитектур мохит дизайны кафедрасы өлкән укытучысы.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Гыйльманова иҗат вакытында. Фото: mail.ru
Н. Гыйльманова. «Натюрморт». Фото: mytashkent.uz

Рәссам нигездә классик натюрморт жанрында эшли. Нидерландлар сынлы сәнгать мәктәбенең «кечкенә голландлылар» жанрындагы натюрморт традицияләрен хөрмәт итә. Борынгы Бохара, Хива, Ташкәнт пейзажын, шәһәр манзараларын, бабалары Ватаны Татарстан табигатен зур җаваплылык белән тасвирлый. 1992 елда Санкт-Петербургта стажировка узган вакыттан график этюдлар да ясый. Кайберләрендә пастель ысулы куллана.

1995 елдан барлык республика күргәзмәләрендә катнаша. Татарстан рәссамнар берлеге оештырган уртак күргәзмәләрдә иң еш катнашучы. 2014 елда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы уздырган «Алабуга. Гасырлар тирәнлегенә караш» арт-симпозиумында катнаша[1].

Шәхси күргәзмәләрен уздыра (Ташкәнт, К. Бекзадның мемориаль музее, 2015[2]; Алабуга сәнгать галереясе, 2017 һ. б.).

Кайбер хезмәтләре Төркия, Кытай, Алмания һ. б. илләрдә шәхси тупланмаларда саклана.

Дәреслекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Композиция в изобразительном искусстве.
  • Nafis.
  • Рисунок.
  • Свет в живописи и цвет
  • Композиция в изобразительном искуссте. Ташкәнт, 2014.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәмзия Кашапова. Нәфис хисләр балкышы. «Сөембикә», 2018 ел, гыйнвар, 64нче бит. ISSN 0869-1398
  • Равшан Фатхуллаев. Нафиса Гильманова: «Отраженный свет большого мира». «San’at», № 1, 2008.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]