Нәҗип Асанбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Асанбаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нәҗип Асанбаев
Asanbaev.jpg
Туган телдә исем Николай Васильевич Асанбаев
Туган 7 ноябрь 1921(1921-11-07)
Акман, Бакалы вулысы, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РСФСҖ
Үлгән 28 март 2013(2013-03-28) (91 яшь)
Уфа, Русия
Күмү урыны Южное кладбище (Уфа)[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Русия
Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Һөнәре язучы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Кызыл Йолдыз ордены (1944)

Ватан сугышы ордены, 1-нче дәрәҗә (1945) Ватан сугышы ордены, 2-нче дәрәҗә (1985)

Салават Юлаев премиясе

Нәҗип Асанбаев, Николай ВасильевичБашкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы, драматург. Башкортстан халык язучысы (2006). Бөек Ватан сугышында катнашкан. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1983).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елда Акман исемле керәшен авылында гади игенче гаиләсендә туган.

1939 елда Уфада финанс-икътисад техникум тәмамлый. Ярмәкәй урта мәктәбендә укыта.

1941 елда Рәзән хәрби училищесын тәмамлап, фронтка бәтәрәй командиры итеп җибәрелә. Сугышны гвардия капитаны званиесендә тәмалый. 1949 елда Совет гаскәреннән җибәрелә.

1950-1959 елларда Кызыл Таңның әдәби хезмәткәре, Октябрьски һәм Салаватта хәбәрче. Сигез ел Салават башкорт театрында (элекке Авыргазы татар колхоз-совхоз театры) директор булып эшли. Шул елларда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый.

1961-1963 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый.

1963-1965 елларда Башкорт академия театры директоры.

Иҗади эшен прозаик буларак башлый. 1950 еллар ахырында драматургиягә күчә. Нәҗип Асанбаев, нигездә, талантлы драматург булып танылды. Аның дистәләрчә пьесалары төрле театрларда сәхнәләштерелде һәм зур уңыш белән барды.

2013 елның 28 мартында Башкортстанның халык язучысы, мәшһүр прозаик, язучы, драматург, Бөек Ватан сугышы ветераны, җәмәгать эшлеклесе Николай Васильевич Асанбаев (Нәҗип Асанбаев) вафат булды.[1][2]

Сәхнә әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәҗип Асанбаев сугышта катнашкан өчен, орден, медальләр белән бүләкләнгән.

1983 елда Салават Юлаев премиясенә лаек була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]