Нәҗип Бәдретдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Бәдретдинов latin yazuında])
Нәҗип Бәдретдинов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Нәҗип Нәҗметдин улы Бәдретдинов

Туу көне

15 апрель 1952(1952-04-15) (71 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Байлар Сабасы

Эшчәнлек еллары

1968—х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы

Кораллар

баян

Жанрлар

җырлар, баян өчен эшкәртмәләр

Хезмәттәшлек

Татар дәүләт филармониясе

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

Милләт

татар

Нәҗип Бәдретдинов, Нәҗип Нәҗметдин улы Бәдретдинов (1952 елның 15 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Байлар Сабасы) — баянчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең аккомпаниатор-концертмейстеры, җырлар авторы, «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын оештыручы, Татарстанның атказанган артисты (1992).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952 елның 15 апрелендә Татарстан АССР Саба районы үзәге Байлар Сабасы авылында туа. Әти-әнисе Урта Саба авылыннан. Әтисе оста гармунчы була, аның матур тавышлы тальянында үзлегеннән уйнарга өйрәнгәч, Нәҗипкә баян сатып алалар. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Казан музыка училищесынә (1991 елдан Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка училищесы-көллият) укырга килеп, әзерлек төркемендә укый башлый. Ильяс Вәккас улы Әүхәдиев вафат булгач (1968), авылдан әзерлексез килгәннәрне (музыка мәктәбендә укымаганнарны) укудан чыгаралар. Байлар Сабасына кайтып, мәдәният йортына баянчы булып урнаша. Бер елдан Әлмәт музыка көллиятенә укырга керә. Укуны тәмамлап булмаячагын аңлагач (көллияттән егетләрне армиягә алалар), Үзбәкстанга китеп, геофизик экспедициядә бер ел эшли. Аннан кайткач, армиягә китә, Литва башкаласы Вильнюс шәһәрендә хәрби хезмәтен үти. Анда гитарада, электроорганда уйнарга өйрәнеп кайта. Байлар Сабасында вокаль-инструменталь ансамбль оештыра.

1975 елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына укырга керә. Студент елларында да мәдәният сарайларында эшләвен дәвам итә: Бауман урамындагы Горький клубында (кыска вакытта), Киров мәдәният сараенда (дүрт ел) баянчы булып эшли. Институтта уку елларында фольклор экспедицияләрендә катнашып, Себер татарларының җырларын өйрәнә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укуын тәмамлагач, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториендә концертмейстер булып эшли башлый. Әлеге бүлектә ун елдан артык хезмәт итүе музыкантка зур профессиональ чыныгу бирә. 19872000 елларда филармониянең эстрада бүлегендә эшли. Бу елларда төрле төркемнәрдә оештыручы, музыкаль җитәкче буларак та эшләргә туры килә. Төрле елларда Рәшит Сабиров, Рабига Сибгатуллина, Хәнәви Шәйдуллин, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Асаф Вәлиев, Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов, «Украина лилипутлары» шоу-төркеме белән концертлар куеп йөри.

Җырлыйк әле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Җырлыйк әле

2000 елда Татарстан телевидениесендә «Җырлыйк әле» дигән тапшыру ачып җибәрә. 2000 елның 26 ноябрендә тапшыру беренче тапкыр эфирга чыга. Тапшыруны кайчандыр тамашачылар күңелен яулаган, вакыт белән сыналган әсәрләргә нигезләргә тырыша[1]. Халык иҗатына нигезләнгән музыкаль проект тиз арада тамашачылар арасында зур популярлык яулый һәм аны даими чыгарып тору өчен автор күп көч куя. ТНВга директор урынбасары булып Миләүшә Айтуганова килгәч, «Тапшыруыңны ябам», - дип әйтә. ТР Президенты Минтимер Шәймиевның сүзе белән тапшыру сакланып кала[2][3].

Татар тамашачысына ул җырлар авторы буларак та билгеле. 2000 елда җырлары тупланган «Гармунчы егет» исемле DVD-дискы дөнья күрә. YouTube өчен социаль темага җырлар яза. Музыкант буларак, аранжировкалар да эшли.

Нәҗип Бәдретдинов филармониянең сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы эшчәнлегендә, республика күләмендә үтә торган мәдәни чараларда актив катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хатыны Гөлчирә (1957), музыкант – баянчы, 1992—2002 елларда Татар дәүләт филармониясендә солист һәм аккомпаниатор[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алсу Сәлахова. Нәҗип Бәдретдинов: «Зәвыклы җырлар тыңларлык тамашчыны югалттык». «Сираҗи сүзе», 2020 ел, № 1, 26-27нче битләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]