Эчтәлеккә күчү

Нәҗип Гайнуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Гайнуллин latin yazuında])
Нәҗип Гайнуллин
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Нәҗип Сәмигулла улы Гайнуллин

Туу датасы:

15 май 1912(1912-05-15)

Туу җире:

РИ, Чиләбе губернасы, Троицк

Үлем датасы:

14 июль 1969(1969-07-14) (57 яшь)

Үлем җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

Россия байрагы РИ
ССБР байрагы СССР

Активлык еллары:

1936―1969

Бүләк һәм премияләр:

РСФСР атказанган артисты (1957)ТАССР халык артисты (1950)

Нәҗип Гайнуллин, Нәҗип Сәмигулла улы Гайнуллин (Назиб (Нажиб[1]) Самигуллович Гайнуллин; 1912 елның 2 (15) мае, РИ, Чиләбе губернасы, Троицк1969 елның 14 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― татар совет драма актеры, режиссёр, Татар академия театрының әйдәп баручы актерларының берсе. Бөтенсоюз театр җәмгыятенең (ВТО) Татарстан бүлеге идарәсе рәисе (1952―1963). Татарстан АССР атказанган (1945) һәм халык (1950), РСФСР атказанган[d] (1957) артисты.

1912 елның 2 (15) маенда[1] Чиләбе губернасының Троицк шәһәрендә татар гаиләсендә туган. 1936 елда Казанда Татар Сәнгатьләр техникумының театр бүлеген тәмамлаган һәм Татар академия театрына кабул ителгән[2].

Бөек Ватан сугышы вакытында театр коллективы дистәләгән яңа куелышлар әзерләгән. Театр бинасын госпитальгә бирәләр, камаллылар Качалов театры бинасында эшли башлыйлар. Сугыш вакытында театрның күп кенә актерлары концерт бригадаларында катнаша – фронтта һәм госпитальләрдә чыгыш ясый.

1958—1963 елларда театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры булып эшләгән. Фәйзинең «Рәүфә» (1957), Островскийның һәм Соловьёвның[d] «Яктыртса да, җылытмый»[d] (рус. Светит, да не греет; 1950) спектакльләрен куйган[1]. Театрның сәнгать җитәкчесе сыйфатындагы эшчәнлеге театрда Х. Вахит, А. Гыйләҗев, И. Юзеев, Ю. Әминов кебек драматургларның әсәрләре куелуы белән бәйле [3].

1969 елның 14 июлендә вафат. Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән[4].

Үткен характерлы, динамик образлар тудырган[1]. Үзен киң иҗат диапазонлы зур талант иясе буларак таныткан, психологик пландагы рольләрне дә, шулай ук ачык гротесклы (көлкеле) рольләрне дә бертигез дәрәҗәдә уңышлы иҗат иткән.

Уйнаган рольләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Җәмәгать эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Яшь актер чагында ук Нәҗип Гайнуллин Бөтенсоюз театр җәмгыятенең (ВТО) Татарстан бүлеге (1988 елдан Татарстан АССР Театр эшлеклеләре берлеге) эшендә актив катнашкан, берничә мәртәбә аның идарәсе әгъзасы итеп сайланган. 1952 елда Хәлил Әбҗәлиловтан соң бүлекнең идарә рәисе итеп сайланган. Бүлек актерларга ярдәм итү һәм аларга матди ярдәм күрсәтү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән[9], сәхнә хезмәткәрләренең көнкүрешен һәм ял итү шартларын яхшырту турында кайгырткан. Мәсәлән, Нәҗип Сәмигулла улы җирле хакимиятләр алдында Иделдә җәйге ял базасы өчен участок бүлеп бирүне сорый, һәм 1961 елда ул Кордонда, башта палаткалы шәһәрчек буларак ачыла[10].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • 1945 ― Татарстан АССР атказанган артисты ― сәнгать өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен һәм Татарстан АССР оешуның 25 еллыгы уңаеннан[11]
  • 1950 ― Татарстан АССР халык артисты
  • 1957 ― РСФСР атказанган артисты

РСФСР халык артисткасы Вера Минкинаның икенче ире булган[12].

  1. 1 2 3 4 Гайнуллин Нажиб Самигуллович. istoriya-teatra.ru(рус.)
  2. Ильтани Илялова. Гайнуллин Назиб Самигуллович (1912—1969). Артисты театра им. Галиаскара Камала: Библиографический справочник. Казань: Татарское книжное издательство, 2005
  3. И. И. Илялова. Гайнуллин Нәҗип Сәмигулла улы. Татарская энциклопедия TATARICA
  4. Заслуженный артист РСФСР, актер Назиб Самигуллович Гайнуллин 1912-1969, могилы известных людей. Казань, улица Юл Урам. Яндекс Карты
  5. Гайнуллин Назиб Самигуллович. tatpressa.ru
  6. Назиб Гайнуллин. Вокруг ТВ(рус.)
  7. Назиб Гайнуллин: фильмы. Кинопоиск(рус.)
  8. Беренче театр/Первое представление татарча спектакль. Татарские фильмы-онлайн
  9. Дом актера празднует юбилей. Министерство культуры Республики Татарстан, 7.04.2008
  10. Из стенограммы V конференции Татарского отделения Всероссийского театрального общества
  11. Указ Президиума Верховного Совета Татарской АССР 29 июня 1945 г.
  12. Назиб Гайнуллин - актёр, театральный деятель. Кино-Театр.Ру
  • Гайнуллин Нажиб Самигуллович / Театральная энциклопедия. Том 1 / Глав. ред. С. С. Мокульский - М.: Советская энциклопедия, 1961.- 1214 стб. с илл., 12 л. илл.
  • Ильтани Илялова. Гайнуллин Назиб Самигуллович (1912—1969) / Артисты театра им. Галиаскара Камала: Библиографический справочник. Казань: Татарское книжное издательство, 2005.