Нәҗип Думави

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Думави latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нәҗип Думави
150ppx
Туган 19 май 1883(1883-05-19)
Яңа Дума, Иске Мукшы (Кәкрекүл) вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Русия империясе
Үлгән 5 май 1933(1933-05-05) (49 яшь)
Булунгур, Булунгур районы[d], Үзбәкстан Совет Социалистик Җөмһүрияте, ССҖБ
Яшәгән урын Киҗел
Вәрәки
Милләт татар
Ватандашлыгы СССР
Һөнәре язучы, шагыйрь

Нәҗип Думави – бай мирас калдырган язучы. Шагыйрь буларак, 1905-1907 еллардагы күтәрелеш чорында яза башлый һәм күпсанлы шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Болардан тыш, повестьлар, хикәяләр, публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә яза.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәҗип Думави Аксубай районындагы Яңа Дума авылында 1883 елның 19 маенда туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. Унбер яшендә Кизләү мәдрәсәсенә илтәләр. Анда бер кышны укып чыккач, Казандагы Габдулла Апанаев мәдрәсәсенә керә. Аны биредә Һади Максуди да укыта. Нәҗип Думави татар балалары өчен ачылган урыс мәктәбендә дә укый. Н. Думави акча юнәтү теләге белән казакъ далаларына китә. Чистайда, Кизелдә, Буби мәдрәсәсендә, Рәзән губернасының Вәрәки авылында һәм Үзбәкстанда балалар укыта.

1911нче елның башында жандармерия Буби мәдрәсәсен тар-мар китерә, мөгаллимнәрне кулга ала, шәкертләрне тарата. Н.Думави да кулга алына һәм Сарапул төрмәсендә тугыз айдан артыграк утырып чыга.

Н.Думави 1904-1905 елгы Япон һәм 1914нче елгы империалистик сугышларга алына, яралана. 1921-1925 елларда туган авылында мулла була.

1933 елның 5 маенда Сәмәркандта вафат була.