Нәҗип Максудов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Максудов latin yazuında])
Нәҗип Максудов
Файл:.jpg
Туган телдә исем Нәҗип Гыйсаметдин улы Максудов
Туган 19 апрель 1903(1903-04-19)
РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Югары Кибәхуҗа
Үлгән 1976(1976)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре авыл хуҗалыгы машиналары белгече, педагог
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
ТАССР атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы

Нәҗип Максудов, Нәҗип Гыйсам (Гыйсаметдин) улы Максудов (1903 елның 19 апреле, РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Теләче волосте, Югары Кибәхуҗа1976 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — авыл хуҗалыгы машиналары һәм җайланмалары белгече, педагог, доцент (1935), техник фәннәр кандидаты (1935), ТАССР атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы (1968). 1931 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында, тракторлар һәм автомобильләр кафедрасына нигез салучы һәм беренче мөдире. Татар телендә басылган дистәдән артык дәреслек һәм уку кулланмасы авторы, авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшләгән беренче татар галиме[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1903 елның 19 апрелендә Казан губернасы Лаеш өязе Теләче волосте (хәзерге Татарстанның Теләче районы) Югары Кибәхуҗа авылында тугыз балалы Гыйсаметдин мулла гаиләсендә туган. Олы абыйсы — Гаяз Максудов (1891—1942), җәмәгать эшлеклесе, журналист, мөхәррир, математикадан дәреслекләр авторы, сәяси золым корбаны. Икенче абыйсы — Мәхмүд Максуд (1900—1962), язучы, тәрҗемәче.

1919 елның 1 гыйнварында Вятка губернасы Малмыж шәһәренә, «Ярлылар тавышы» газетасында эшләүче абыйсы Мәхмүд янына күчеп килә, шунда укый башлый, комсомолга кабул ителә, ВЛКСМның Малмыж районы комсомол ячейкасы секретаре булып эшли.

1921 елда Казанга кайта. 1923 елның сентябренә кадәр педагогия техникумының комсомол ячейкасы секретаре, Болак арты — Пләтән районы комсомол оешмасының бюро әгъзасы булып тора.

1923 елда, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты юлламасы белән, Мәскәүгә килә, К. А. Тимирязев исемендәге Авыл хуҗалыгы академиясе(рус.) каршындагы рабфакны тәмамлап, 1926 елда әлеге академиянең инженерлык факультетына укырга керә. 1930-елларда техник уку йортларын үзгәртеп кору башлангач, Н. Максудовны М. И. Калинин исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше институтына (1932 елда югары уку йорты Сарытауга күчерелгән, хәзер Н. И. Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт аграр университетының Авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру институты[2]) күчерәләр. 1931 елда Мәскәү югары уку йортын «металларны салкынча эшкәртү һәм кисү буенча инженер» белгечлеге буенча «инженер-механик» квалификациясе алып тәмамлый.

Казан авыл хуҗалыгы институты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932—1972 елларда Н. Г. Максудов эшләгән Казан авыл хуҗалыгы институты бинасы

1931 елдан Казан җир эшкәртү техникумында – техник механика укытучысы, соңрак Казан авыл хуҗалыгы институтында ассистент булып эшли. 1932 елда Авыл хуҗалыгы институтында татар телен гамәлгә кую буенча җаваппы (татарча белем бирү буенча директор ярдәмчесе) итеп билгеләнә. Институтның әзерлек курсларына укучылар җыю өчен Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт һ. б. районнарга чыга. Татар дәүләт нәшриятының авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлегендә штаттан тыш редактор буларак, татар телендә фәнни терминнар һәм техник атамалар булдыру өстендә эшли.

1932 елның мартында Казан авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгы машиналарына кереш кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Мулла гаиләсеннән чыгышы ачыклану сәбәпле, кафедра мөдирлегеннән үзе теләп китәргә мәҗбүр була. Югары аттестация комиссиясенә Казан авыл хуҗалыгы институтыннан җибәрелгән характеристикадан:

«Н. Г. Максудов социаль хәле буенча мулла улы, партия документларын тикшергәндә көнкүреш һәм мораль таркалу, социаль яктан ят элементлар белән бәйләнештә торганы өчен ВКП (б) сафларыннан чыгарылган, партконтроль комиссиясе тарафыннан катгый шелтә бирелеп, кабат партиядә торгызылган»

1935 елда авыл хуҗалыгы машиналары буенча доцент дәрәҗәсе ала. 1938 елда, фәнни хезмәтләрен бәяләп, Югары аттестация комиссиясе (ВАК) «техник фәннәр кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә бирә.

1943 елның февралендә Кызыл Армиягә алынып, Татарстан АССР игенчелек халык комиссариаты карамагына җибәрелә. 1943 елның ноябреннән Усады авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбенә укыту бүлеге мөдире итеп җибәрелә. 1944 елның маеннан Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру кафедрасында эшли.

1951 елдан — колхоз рәисләре белемен күтәрү курслары мөдире. 1953 елдан — Казан авыл хуҗалыгы институтының тракторлар һәм автомобильләр кафедрасы мөдире [3]. Доцент дәрәҗәсендә (1960, 1966) «Эчке янулы двигательләр» курсын укый. 1972 елда пенсиягә чыга. 1976 елда вафат.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча татар телендә язылган 173 басма табак күләмендә 15 дәреслек авторы. Беренче дәреслекләре латин графикасында язылган. 300 басма табактан артык уку улланмасын рус теленнән тәрҗемә иткән. Соңгы хезмәте — Ә. Җомагылов белән төзегән «Яңа тракторлар» дәреслеге (1977 елда басылган)[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Галим Хисамиев. Максудовларның берсе. // Мәшһүр татар галимнәре: мәкаләләр, истәлекләр (төзүчеләр Р. Ә. Шакирҗанов, А. И. Нарбеков, Ф. Р. Шакирҗанов). Казан: ТКН, 2011, 172-175нче бит. ISBN 978-5298-02090-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]