Нәҗип Ситдыйков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Ситдыйков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нәҗип Ситдыйков
Н.Х.Ситдыйков.jpg
Туган телдә исем Нәҗип Халик улы Ситдыйков
Туган 27 декабрь 1900(1900-12-27)
РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Мәчкәрә
Үлгән билгесез
СССР, РСФСР, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1954–1991).svg РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре табиб-уролог, галим
Балалар улы Эдуард, табиб
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены
ТАССР атказанган табибы

Нәҗип Ситдыйков, Нәҗип Халик улы Ситдыйков (1900 елның 27 декабре, РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Мәчкәрә — ?, СССР, РСФСР, Мәскәү) — Бөек Ватан сугышында катнашкан табиб-уролог, медицина фәннәре кандидаты, доцент, ТАССР атказанган табибы, Сәламәтлек саклау отличнигы. 1953—1961 елларда ГИДУВта (Казан медицина академиясе) урология кафедрасын оештыручы һәм беренче мөдире. Фәнни хезмәтләре гомуми һәм реконструктив хирургия, урология, онкоурологиянең төрле мәсьәләләренә багышланган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1900 елның 27 декабрендә Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Татарстанның Кукмара районы) (вариант: Арча районында[1]) Мәчкәрә авылында туган. 1927 елда «хирург» белгечлеге буенча Казан университетының медицина факультетын (1930 елдан КДМИ) тәмамлаган.

1931 елда хезмәт юлын ГИДУВта беренче клиник хирургия хастаханәсендә профессор В. Л. Боголюбов (соңрак профессор Ю. А. Ратнер(рус.)) кул астында ординатор буларак башлый. Ординатурада өч ел укып, ул клиник хирургия буенча яхшы әзерлек ала. 1940 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Операцияләр ясый, параллель рәвештә агулаучы матдәләрнең организмнар эшчәнлегенә йогынтысын өйрәнү буенча эксперименталь тикшеренүләр үткәрә. 1938—1941 елларда ГИДУВның хирургия факультеты деканы урынбасары.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк — хирургия бүлеге башлыгы. Фронтта санитар поезды башлыгы, кыр госпитальләрендә әйдәүче хирург булып хезмәт итә. Сидек куыгы уретрасы җәрәхәтләнгән вакытта торгызу хирургиясе алымнарын эшли. Чолганышта калып, әсирлеккә эләгә, әсирлектән кача. 1944 елда Казанга кайта. Дуслары һәм хезмәттәшләре намуслы исемен саклап калырга ярдәм итә. Яңадан ГИДУВта хирургия бүлегендә эшлә башлый[2].

Нәҗип Ситдыйков — ТАССРның беренче профессионал-урологы. 1951 елда аның катнашында ГИДУВта урология кафедрасы ачыла һәм 1953—1961 елларда доцент Н. Х. Ситдыйков кафедра мөдире була[3]. Кафедрада урология буенча белгечлек курсларында, клиник ординатурада һәм эш урынында якын төбәкләр өчен йөздән артык табиб әзерләгән.

Н. Х. Ситдыйков фәнни, табиблык һәм педагогик эшчәнлекне бергә алып бара. Гомуми һәм реконструктив хирургия, урология, онкоурологиянең төрле мәсьәләләре буенча 23 фәнни эш авторы. Аның җитәкчелегендә 3 кандидатлык диссертациясе якланган, 50 дән артык фәнни эше, шул исәптән бер монографиясе басылган.

Каты авырудан соң, Мәскәүдә ясалган операцияне күтәрә алмыйча, вафат була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы Эдуард (1931—2016), профессор, фән докторы, ТР ФА академигы[4][5]; оныклары: Марина, профессор, кафедра мөдире [6]; Елена, теш табибы, фән кандидаты.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]