Нәҗип Хәмитов (полковник)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Хәмитов (полковник) latin yazuında])
Нәҗип Хәмитов
Туу датасы 18 декабрь 1898(1898-12-18)
Туу урыны Уфа губернасы Уфа өязе Олыкүл авылы
Үлем датасы 5 сентябрь 1943(1943-09-05) (44 яшь)
Үлем урыны Смоленск
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә
ССРБ КК полковнигы
Җитәкчелек иткән корпус командиры
Бүләкләр һәм премияләр Ленин орденыКызыл Байрак ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Нәҗип Хәмитов (Нәҗип Шәнгәрәй улы Хәмитов, рус. Назип Шангереевич Хамитов) – Россия һәм совет хәрби эшлеклесе, полковник (1940). Беренче бөтендөнья, Ватандашлар, Икенче бөтендөнья сугышларында катнаша. Бөек Ватан сугышында һәлак була (1943).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1898 елның 5 (18) декабрендә Уфа губернасы Уфа өязе Бишавыл-Уңгар вулысы (хәзерге БР Кырмыскалы районы) Олыкүл авылында туган. Татар. 1917 елдан хәрби хезмәттә. Хатыны — Софья Ильинична Хәмитова (Богырысланнан).[1]

Хәрби карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1917 елның июненнән 1918 елның июленә кадәр патша армиясендә. Идел буе хәрби округының Волжскидагы 245- запастагы полкның укыту командасын тәмамлый.
  • 1918 елдан Уфадагы мөселман полкында кече унтер-әфисәр.
  • Адмирал А.В. Колчакның 3- аклар армиясе 16- татар полкы сапёрлар командасында рядовой. Фельдшерлар әзерләү курсларын тәмамлый һәм армиянең Тум губернасы Тайга станциясендә урнашкан җыелма госпиталендә хезмәт итә.
  • 1919 елның декабрендә үз теләге белән 5- Кызыл Армия сафына баса һәм Тум госпиталенә нәзир итеп билгеләнә.
  • 1920 елда Тумдагы хәрби-пехота курсларын тәмамлый.
  • Казандагы Татар укчы полкына взвод командиры[2] итеп күчерелә.
  • 1921 елда Идел буе хәрби округының Казандагы югары хәрби мәктәбендә укый.
  • Одессадагы махсус максаттагы аерым бригаданың (ЧОН) 6- батальонында рота командиры.
  • Березовка каласындагы 2- аерым ЧОН батальонында взвод командиры.
  • 1924 Ананьев каласындагы 95- укчы дивизиянең 283- укчы полкы взвод һәм рота командиры.
  • 1931 РККА комсоставның Выстрел белем күтәрү курсларында укый.
  • 1934 Казандагы 71- укчы дивизиянең 212-, аннары Алабугадагы 213- (соңрак 3-) укчы полкларда штаб командиры.
  • 1939 209- запас полк командиры.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 422 укчы дивизия штаб башлыгы, аннары 72- запастагы полк командиры.
  • 1942 Төньяк фронтка керүче 1- удар армиянең 397- укчы дивизиясенең штаб нәчәлниге. Демьянск юнәлешендә һөҗүмдә катнаша.
  • К.Е. Ворошилов исемендәге югары хәрби академия тыңлаучысы.
  • 1943 елның маеннан 68- укчы корпус штаб башлыгы, июльдә корпус командиры. Август аенда Көнбатыш фронтта сугыша. Смоленскига һөҗүм операциясендә катнаша. 5 сентябрь көнне һәлак була.
  • Смоленск өлкәсе, Ельня районы, Ново-Тишево авылында , Ельня-Смоленск юлы буенда җирләнгән.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәис Зарипов. Корпус командирлары. Казан утлары, 2015, № 5 ISSN 0206-4189

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]