Нәҗип Хөсәенов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Хөсәенов latin yazuında])
Нәҗип Хөсәенов
Файл:Н.Х.Хөсәенов.jpg
Туган телдә исем Нәҗип Хөсәен улы Хөсәенов
Туган 1885(1885)
Казан губернасы Мамадыш өязе Сәртек авылы
Үлгән 1937(1937)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре сәясәтче
Нәҗип Хөсәенов
Бохара коммунистлар фиркасе җитәкчесе
Вазыйфада
1919 ел – 1920 ел
Аңа кадәр вазыйфа булдырылган
Дәвамчысы вазыйфа бетерелгән
Туган 1885
Мамадыш районы, Татарстан АССР

Нәҗип Хөсәенов, Нәҗип Хөсәен улы Хөсәенов (1885-1937) — сәясәтче, фирка эшлеклесе, Бохара коммунистлар фиркасе җитәкчесе (1919-1920). Бохара халык шуралар җөмһүрияте дәүләт контроле халык комиссары (1920). РСДРП(б) әгъзасы (1917 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1885 елда Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Мамадыш районы) Сәртек авылында туган. Казанда ветеринария-фельдшерлык укуханәсендә укыган. 1905 елда Урта Азиягә китә. Анда ялланып, мамык басуында, соңыннан тимер юлда эшли. Беренче бөтендөнья сугышы елларында патша армиясендә хезмәт итә.

Инкыйлаб[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бохарада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Февраль инкыйлабыннан соң, Бохарадан 12 км читтәге Яңа Бохарада (Каган шәһәре)[1] тимер юлга эшкә керә. Вакытлы хөкүмәт чорында ук әлеге шәһәрдә эшче-крестьян депутатлары шурасы оеша. Н. Хөсәенов П.Г. Полторацкий һ.б. белән шураның большевиклар фракциясенә керә.

1918 елның 2 мартында халыкка һәрьяклы ирек вәгъдә иткән Бохара әмире Сәет Галимханның «бөек манифесты»ның вакытлы манёвр икәнен мамык игүчеләргә, ефәк җитештерүчеләргә, чабаннарга аларның туган телләрендә аңлата.

1918 елда Бохара коммунистлар фиркасен оештыруда катнаша[2]: Азимҗан Якубов, Галимҗан Акчурин, Адаз Абдусамазовлар белән бергә инициатив төркем барлыкка китереп, сентябрь аенда Ташкәнтта I (оештыру) корылтае чакыралар. 1920 елның 16 августында Чарджуй шәһәрендә узган Бохара коммунистлар фиркасенең IV корылтаенда Н. Хөсәенов Үзәк комитетның җитәкчесе итеп сайлана[3].

А. Алиев, Н. Корбанов, А. Тураев белән бергә Бохара әмирлегендә коралланган фетнә әзерли[4].

1920 елның 23 августында Сакар-Базар кышлагында диһканнар кораллы фетнә башлый. Иске Чарджуй фетнәчеләр кулына күчкәч, Н. Хөсәенов белән Фәйзулла Хуҗаев Бөтенроссия ҮБКның Төркистан комиссиясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. М.В. Фрунзе һәм инкыйлаби хәрби шура (рус. Реввоенсовет) әгъзасы Й.И. Ибраһимов Бохарага Төркистан фронты гаскәрләрен җибәрә. Иске Бохара алынгач, Ф. Хуҗаев җитәкчелегендә Бохара халык комиссарлары шурасы төзелә. Н. Хөсәенов хөкүмәт әгъзасы итеп сайлана.

Сарманда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931-1932 елларда Сарманда контроль комиссия һәм эшче-крестьян инспекциясе инспекторы, соңрак ул комиссиянең рәисе булып эшли.

Сәяси золым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елда атып үтерелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3
  2. Файзулла Ходжаев. Избранные труды в трех томах. Т. I. - Ташкент: "Фан", 1970.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бу шәһәр Бохара әмиренә буйсынмыйча, Россия протекторатында була
  2. «Академик» сайтында
  3. Бохара коммунистлар фиркасе, archived from the original on 2016-03-15, retrieved 2015-10-29 
  4. Зур Совет энциклопедиясе, 4 нче том, 165 нче бит