Тәлгать Нәҗмиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәлгать Нәҗмиев latin yazuında])
(Нәҗмиев Тәлгать битеннән юнәлтелде)
Тәлгать Нәҗмиев
Туган телдә исем Тәлгать Самат улы Нәҗмиев
Туган 1 март 1950(1950-03-01)
СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Байлангар
Үлгән 4 октябрь 2014(2014-10-04) (64 яшь)
РФ, ТР, Саба районы, Байлар Сабасы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре язучы, журналист
Җефет Лемара (Фатыйхова)
Балалар улы Нияз,
кызы Гөлназ
Ата-ана
  • Самат (әти)
  • Габидә (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җɵмһүрᴎят журналистларының Х. Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Бәллүр каләм» призы иясе.

Тәлгать Самат улы Нәҗмиевтатар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җɵмһүрᴎят журналистларының Х. Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Бәллүр каләм» призы иясе. 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәлгать Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1969-1972 елларда Сәвит әрмесе сафларында хезмәт итә, кайткач Саба районының мәдәният бүлегендә автоклуб мөдире булып эшли. Шәмәрдән эшче-яшьләр кичке мәктәбендә укып, аттестат ала. Казан дәүләт университетыныж татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган (читтән торып уку бүлеген, 19731978).

1972-1975 елларда районда җирле тапшырулар оештыра. Аннары КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы итеп күчерелә.

Тәлгать Нәҗмиев 1981 елда «Җиңү байрагы» (хәзерге «Саба таңнары») газетасы мөхәррире итеп билгеләнә һәм бу вазыйфаны 2008 елга кадәр алып бара.

Аның «Җирдә калсын эзләрең», «Керик әле Саба урманнарына», «Яшә, Саба-Йорт!», «Туган туфрак кадере», «Саба шагыйрьләре», «Сабаларда эчәр суым булгач» китаплары дөнья күрде.

2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2014 елның 4 октәбрендә вафат[1], Байлар Сабасы зиратында җирләнде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]