Нәүфәл Ризванов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәүфәл Ризванов latin yazuında])
Нәүфәл Ризванов
Туган 15 гыйнвар 1930(1930-01-15)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 9 апрель 2012(2012-04-09) (82 яшь)
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

 Нәүфәл Ризванов Викиҗыентыкта


Нәүфәл Гаяз улы Ризванов (1930 елның 15 гыйнвары, Казан, Татарстан АССР, ССРБ2012 елның 9 апреле) — совет һәм Россия астрономы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәүфәл Ризванов 1930 елның 15 гыйнварында Казан шәһәрендә хезмәткәрләр гаиләсендә туа. 1937 елда аның әти-әнисе репрессияләнә. Башлангыч мәктәпне Кострома шәһәренең балалар йортында тәмамлый, анда Казаннан Василий Аксёнов белән бер төркемдә җибәрелә. Урта мәктәпне Свердловск шәһәрендә тәмамлый. 1954 елда В. И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1955—1958 елларда Казакъстан ССР ФА Астрофизика институтының Кояш физикасы бүлегенең кече фәнни хезмәткәре.

1958 елдан 2012 елга кадәр В. П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә эшли. 1971 елдан — өлкән фәнни хезмәткәр. 1974 елдан башлап ай-планета лабораториясе мөдире, аннан соң фотографик астрометрия бүлеге мөдире. Бер үк вакытта АОЭ фәнни эш буенча директор урынбасары (1983—1992), директор вазыйфаларын башкаручы (1990—1991). 1987 елдан — физика-математика фәннәре докторы, «Астрометрия һәм күк механикасы» белгечлеге буенча профессор (2001).

Төп фәнни хезмәтләре фотографик астрометрия, позицион астрометрия, селенодезия, эфемерид астрономия, астроприборлар төзү өлкәләренә карый.

Казан фотографик астрометрия мәктәбенә нигез салучы. Дөньяда беренче тапкыр йолдызлар җирлегендә Айның зур күләмле сурәтләрен алу методын эшләгән. Ай өслеге объектларының координаталарын алу ысулын эшләгән. Ай кратерлары урыннарының абсолют каталогын төзегән. Селенодезия һәм динамик астрономия буенча редукциянең кайбер оригиналь алымнарын тәкъдим иткән.

Биектау «Нахичеванская» (1960) һәм «Зеленчукская» (1971) күзәтү станцияләре төзелешен оештыручы һәм инициаторы. ССРБда беренче тапкыр С.С. Тохтасьев белән бергә 1961 елда икенче һәм өченче контактлар янында тулы кояш тотылуы спектрокинематографлаштыруын уңышлы башкара. 1981 елда Ф. А. Гәрәев, М. И. Кибардина һәм З. К. Тутушкина белән бергә кояш тотылуы вакытында кояш таҗы сурәтләрен ала.

Халыкара Астрономия берлеге әгъзасы (1981), Аурупа (1990) һәм Россия Астрономия җәмгыятьләре (1991), Россия Фәннәр академиясенең Астрономия буенча фәнни советы һәм 9 нчы номерлы «Астрометрия, күк механикасы һәм гамәли астрономия» секциясе бюросы әгъзасы (1999). Аның җитәкчелегендә биш кандидатлык һәм бер докторлык диссертациясе якланган.

Казан университетының атказанган фәнни хезмәткәре (2010).

Нәүфәл Ризванов 2012 елның 9 апрелендә вафат була, АОЭ мемориаль зиратында җирләнгән.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

136 фәнни мәкалә һәм өч монография авторы.

Монографияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ризванов Н. Г. Фотографическая астрометрия: учеб. пособие. — Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1991. — 154 с. — ISBN 5-7464-0638-4.
  • Ризванов Н. Г., Бикмаев И. Ф., Нефедьев Ю. А. Основные концепции ПЗС и фотографической астрометрии. — Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2005. — 199 с. — ISBN 5-98180-214-6.

Мәкаләләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Эфемеридное время по фотографическим наблюдениям на АОЭ // Бюллетень АОЭ. 1965. № 38;
  • Основные концепции ПЗС и фотографической астрометрии. Казань, 2005;
  • История научных связей астрономов «северной столицы» и Казани // Известия ГАО РАН. 2010. Т. 4, № 219.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Черепащук А. М. Астрономы России 1917-2017: Энциклопедия. — НСА РАН и КФУ, 2018. — С. 400. — ISBN 978-5-91716-521-9.
  • Хасанов М. Х. Татарская энциклопедия. Т 5.: Энциклопедия. — Институт Татарской энциклопедии, 2010. — Т. 5. — 124 с. — ISBN 978-5-902375-07-4.
  • Вульфсон Г. Н. Казанский Университет. Т 3.: Библиографический справочник 1804-2004. — Казань: изд-во Казан. Ун-та, 2004. — Т. 3. — С. 196-197. — ISBN 5-7464-0605-8.
  • Сахибуллин Н. А. История астрономии в Казани.: Монография. — 2-е изд., доп.. — Казанский Государственный Университет, 2010. — С. 197-211, 396-410. — ISBN 978-5-98180-811-1.
  • Ризванов А. Н. АО "Татмедиа" // Журнал "Казань". — 2017. — № 9. — С. 10—28. — ISSN 0869-6616.
  • Шамсулин Вадим Фонд "Отечественные записки" // Журнал "Современные отечественные записки". — 1999. — № 1. — С. 41—43.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]