Одесса
| Өлкә үзәге
Хаҗибәй
Одеса
|
Одесса яки тарихи татар исеме Хаҗибәй (укр. Одеса) — Украинада урнашкан шәhәр. Одесса өлкәсенең үзәге. Украинаның икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе.
Одесса турында беренче мәгълүматлар 1415 елга сылтый. Бу вакытта аның урынында Хаҗибәй дигән татар авылы була.
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Одесса Кара диңгезнең Одесса култыгы ярында, Киевтан 446 километр көньяк-көнбатышрак урнашкан.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
| Одесса климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
| Абсолют максимум, °C | 15,1 | 18,6 | 24,1 | 29,4 | 33,3 | 35,6 | 39,3 | 38,0 | 32,4 | 30,5 | 26,0 | 16,3 | 39,3 |
| Уртача максимум, °C | 2,2 | 2,7 | 6,6 | 13,0 | 19,5 | 24,0 | 27,0 | 26,5 | 21,0 | 15,0 | 8,4 | 3,7 | 14,1 |
| Уртача температура, °C | −0,5 | −0,2 | 3,5 | 9,4 | 15,6 | 20,0 | 22,6 | 22,3 | 17,2 | 11,6 | 5,7 | 1,1 | 10,7 |
| Уртача минимум, °C | −2,8 | −2,6 | 1,0 | 6,6 | 12,1 | 16,3 | 18,5 | 18,2 | 13,5 | 8,6 | 3,2 | −1,2 | 7,6 |
| Абсолют минимум, °C | −26,2 | −28 | −16 | −5,9 | 0,3 | 5,2 | 7,5 | 7,9 | −0,8 | −13,3 | −14,6 | −19,6 | −28 |
| Явым-төшем нормасы, мм | 34 | 37 | 32 | 27 | 36 | 49 | 45 | 38 | 43 | 34 | 41 | 35 | 451 |
| Чыганак: Погода и климат | |||||||||||||
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
XIV гасырда Алтын Урдада Туктамыш ханы идарә иткән чорында Хаҗибәй таш кирмәне төзелгән. Татарлар Хаҗибәй кирмәнен Алтын Урданың әһәмиятле көнбатыш порты һәм сәүдә ноктасы буларак кулланганннар.
Низаглашу чорында Хаҗибәйдә качкан татар морзалары сыенганнар, соңрак ул Нугай урдасы бер үзәгенә әверелгән.
Татарча караш буенча Хаҗибәйне татарлар нигезләгән булып чыга һәм атамасы да Алтын Урда бәе (бәге) Хаҗига барып тоташа.
Витовт идарә иткән чорда Хаҗибәй кирмәне Бөек Литва кенәзлегенә күчә. Соңрак XV гасырда Госман империясе эченә керә.
1778 елда урыслар Кырым ханлыгын басып алып, күп кенә Госман империясенә бәйле татар җирләрен яулыйлар, шул исәптән Хәҗибәй кирмәне. Урыслар, аны басып алып, аны үзләрнең көньяктагы таяныч пунктына әйләндергәннәр. 1794 елдан шәһәр, 1795 елда рәсми рәвештә Одесса исемен алган. 1941 елда Одессаны алманнар тарфыннан басып алынган. 1944 елның 10 апрельдә азат ителгән. 1965 елда Одессага каһарман-шәһәр исеме бирелгән.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
| 1897[4] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2001[9] |
|---|---|---|---|---|---|
| 403 815 | 667 182 | 891 546 | 1 046 133 | 1 115 371 | 1 029 049 |
Милли состав (2001): украиннар — 61,6 %, урыслар — 29,0 %, болгарлар — 1,3 %, яһүдләр — 1,2 %.
Эчке бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Киев районы
- Малиновский районы
- Диңгез буе районы
- Суворов районы
Шәһәрдә туганнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Анна Ахматова — рус шагыйрәсе.
- Родион Малиновский — совет хәрби эшлеклесе.
- Леонид Утёсов (чын исеме — Лазар Вайсбейн) — совет артисты.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Одесса өлкәсенең төп идарә итү органнары хисап буенча мәгълүматлары 1 сентябрь 2010 ел»
- ↑ одессада Украина буенча иң зур халык тыгызлыгы
- ↑ 2001 елгы халык саны алу буенча
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1665
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
- ↑ http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=51&rn=51101&id=&botton=cens_db
|
|
||
|---|---|---|
| Керчь | Киев | Ленинград | Минск | Мурманск | Мәскәү | Новороссийск | Одесса | Севастополь | Смоленск | Волгоград | Тула | Брест кирмәне (кирмән-каһарманы) | ||
|
|
||
|---|---|---|
| 1 000 000нан артык кеше | Киев • Харьков • Днепропетровск • Одесса • Донецк | |
| 500 000 — 1 000 000 кеше | Запорожье • Львов • Кривой Рог • Николаев | |
| 100 000 — 500 000 кеше | Мариуполь • Луганск • Макеевка • Винница • Акмәсҗит* • Акъяр* • Херсон • Полтава • Чернигов • Черкассы • Сумы • Горловка • Житомир • Днепродзержинск • Кировоград • Хмельницкий • Ровно • Черновцы • Кирмәнчек • Тернополь • Ивано-Франковск • Белая Церковь • Луцк • Краматорск • Мелитополь • Керчь* • Никополь • Славянск • Бердянск • Северодонецк • Алчевск • Павлоград • Ужгород • Лисичанск • Евпатория* • Енакиево | |
| 50 000 — 100 000 кеше | Каменец-Подольский (Каманича)[1] • Константиновка • Красный Луч • Александрия • Конотоп | |
| Шәһәрләрнең халык саны 2001 халык исәбе буенча китерелгән. * — Фактик рәвештә Русия Федерациясе контроле астында тотыла. |
||
- Калыпны чакыруда кабатлап торган аргументларны кулланган битләр
- Википедия:Статьи с переопределением значения из Викиданных
- Википедия:Статьи со ссылками на элементы Викиданных без русской подписи
- ССРБ каһарман-шәһәрләре
- Ленин ордены белән бүләкләнгән шәһәрләр
- Әлифба буенча торак пунктлар
- Каһарман шәһәрләр
- Одесса
- Шәһәрләр
- Украина өлкә үзәкләре
- Одесса өлкәсе
- Герой шәһәрләр