Эчтәлеккә күчү

Одиссея

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Одиссея latin yazuında])
Афина, кияүләре аны танымасын өчен, Одиссейны картка әйләндерә
Поэма башы
Поэма башы

«Одиссея» (бор. грек. Ὀδύσσεια) — борынгы грек шагыйре Гомерга нисбәтләнгән «Илиада» дан соң икенче классик поэма. Безнең эрага кадәр VIII гасырда яки бераз соңрак язылган. Троя сугышы тәмамланганнан соң туган иленә кайткан вакытта Одиссей исемле мифик геройның маҗаралары, шулай ук Одиссейны Итакада көткән хатыны Пенелопа маҗаралары турында сөйли.

Сюжет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Одиссей озын-озак 10 ел буе дөнья гизеп йөргән, аңа күп мәртәбәләр куркыныч хәлдә калырга туры килгән, әмма җиңү һәрвакыт хәйләкәр һәм зур тәҗрибә туплаган Одиссей ягында булган. Бервакыт Одиссей, диңгез киңлекләрендә адашып, бер күзле алыплар — циклоплар утравына килеп чыккан. Диңгезләр алласы Посейдонның улы рәхимсез Полифем циклоп мәгарәгә сарык көтүен китереп тутырган һәм мәгарә авызын зур таш белән томалап куйган. Үзе белән чагыштырганда бөтенләй кечкенә булып тоелган Одиссейны һәм аның юлдашларын күргәч, Полифем ал арның икесен тотып ашаган. Греклар куркудан мәгарә почмагына посканнар.

Коточкыч үлемнән берничек тә котылып булмас кебек тоелган аларга. Әмма хәйләкәр Одиссей бу бәладән котылу җаен тапкан. Ул циклопны шәраб эчереп исерткән, ә кеше ашаучы ерткыч йокыга киткәч, греклар зур бүрәнәне утта яндырып очлаганнар һәм алыпның күзен төртеп тишкәннәр. Циклоплар утравыннан киткәндә, Одиссей Полифемга: — Бел, циклоп, сине Одиссей, атаклы Итака хакиме сукырайтты! — дип кычкырган.

Дошманының кем икәнлеген белгәч, Полифем Посейдонга мөрәҗәгать итеп, курку белмәс диңгез сәяхәтчесенә җәза бирүне үтенгән. Шуннан бирле диңгезләр алласы Одиссейны яратмый башлаган. Дулкыннар һәм җилләр аның корабын кадерле Итакасыннан читкә, явыз сихерчеләр һәм коточкыч албастылар яшәгән яр буйларына алып киткәннәр. Мәсәлән, Одиссейның корабы ярымхатын-кыз, ярымкош кыяфәтендәге сиреналар утравы янына килеп чыккан. Алар диңгез сәяхәтчеләрен үзләренең тылсымлы җырлары белән сихерләгәннәр. Беркем дә аларның җырына каршы тора алмаган, һәм кораблар кыялар арасында һәлак булган. Бары тик Одиссей гына сиреналарның җырын тыңлый һәм исән кала алган. Ул үзен каек матчасына ныклы бау белән бәйләргә, ә барлык юлдашларының, ишкәкче һәм матросларның колакларын балавыз белән томаларга боерган.

Бик озак каңгырып йөргәннән соң, Одиссей Итакага әйләнеп кайткан һәм хәерче кыяфәтендә туган йортына килгән. Ул Троядагы табышларын, барлык корабларын һәм юлдашларын югалткан. Одиссейны хатыны Пенелопа бик озак көткән. Әмма Итаканың аксөяк ахеялылары үз басилейлары күптән һәлак булгандыр дип уйлаганнар. Алар Пенелопадан араларыннан берәүне яңа ир итеп сайлавын таләп иткәннәр һәм ул яңа басилей булыр дигәннәр. Одиссей вакытында кайтып җиткән. Поэманың ахырында Пенелопага өйләнеп, Итака хакиме булырга омтылган кияүләрне Одиссейның Афина алиһә ярдәмендә ни рәвешле кырып бетерүе турында бәян ителә. Шуннан соң Одиссей яңадан Итакада идарә итә башлаган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Альтман М. С. Пережитки родового строя в собственных именах у Гомера. (Известия ГАИМК. Вып. 124). М.-Л.: ОГИЗ, 1936. 164 стр. 1000 экз.
  • Гордезиани Р. В. Проблемы гомеровского эпоса. Тб.: Изд-во Тбил. ун-та, 1978. 394 стр. 2000 экз.
  • Егунов, А. Н. Гомер в русских переводах XVIII—XIX веков. М.; Л.: Наука, 1964; переиздание М.: Индрик, 2001.
  • Зелинский Ф. Ф. Гомеровская психология. Пг., Изд-во АН, 1920.
  • Котенева А. В. Психология в эпических поэмах Гомера. Понятия, феномены и механизмы. — Saarbrücken: LAP LAMBERT Academic Publishing, 2016. ISBN 978-3-659-95960-8Альтман М. С. Пережитки родового строя в собственных именах у Гомера. (Известия ГАИМК. Вып. 124). М.-Л.: ОГИЗ, 1936. 164 стр. 1000 экз.
  • Гордезиани Р. В. Проблемы гомеровского эпоса. Тб.: Изд-во Тбил. ун-та, 1978. 394 стр. 2000 экз.
  • Егунов, А. Н. Гомер в русских переводах XVIII—XIX веков. М.; Л.: Наука, 1964; переиздание М.: Индрик, 2001.
  • Зелинский Ф. Ф. Гомеровская психология. Пг., Изд-во АН, 1920.
  • Котенева А. В. Психология в эпических поэмах Гомера. Понятия, феномены и механизмы. — Saarbrücken: LAP LAMBERT Academic Publishing, 2016. ISBN 978-3-659-95960-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]