Эчтәлеккә күчү

Озад Хәбибуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Озад Хәбибуллин latin yazuında])
Озад Хәбибуллин
Туган телдә исем Озад Гариф улы Хәбибуллин
Туган 26 июль 1949(1949-07-26) (75 яшь)
Үзбәкстан ССР, Бохара өлкәсе, Гиждуван
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Россия Россия
Әлма-матер Үзбәкстан дәүләт сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам, укытучы
Бүләк һәм премияләре СССР Рәссамнар берлеге премиясе (1984)
Үзбәкстан халык рәссамы (2004)
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2017)

 Озад Хәбибуллин Викиҗыентыкта

Озад Хәбибуллин, Озад (Азат) Гариф улы Хәбибуллин (Озад Хәбиб, 1949 елның 26 июле, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Бохара өлкәсе, Гиждуван) — рәссам, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты доценты[2]. Үзбәкстанның халык рәссамы (2004). СССР рәссамнар берлеге әгъзасы (1975 елдан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2017).

1949 елның 26 июлендә Үзбәкстан ССРның Бохара өлкәсе Гиждуван бистәсендә (1972 елдан шәһәр) туган. Дүшәнбе шәһәрендә сәнгать укуханәсен (1968), А. Островский исемендәге Ташкәнт театр-сәнгать институтын (Чыңгыз Әхмәров остаханәсе) (1973), ССРБ рәссамнар йорты (Сенеж иҗат йорты) каршында аспирантура тәмамлый.

Озад Хәбибуллин. «Көнчыгышның бөек акыл ияләре»

Рәссам-монументалист буларак иҗат итә. Шулай ук майлы буяу белән ясаган хезмәтләре дә бар. Сәнгатьнең мозаика, шамот, нәфис металл, скульптура төрләрендә дә эшли.

Озад Хәбибуллин. ««Тукай мәйданы» мәүкифендәге паннолар»
  • 2005 елда Казанның меңьеллыгын бәйрәм итүгә әзерләнгәндә, Казан метросының 2 тукталышын – «Г. Тукай исемендәге», «Кремль» тукталышларын бизәргә чакырыла. Классика шәкелендәге византия мозаикасы стилен кулланып, «Ана догасы», «Яңа Кисекбаш», «Фатыйма һәм сандугач», «Туган тел», «Кичке азан», «Бишек җыры», «Кышкы төн», «Кәҗә һәм сарык» панноларын ясый.[4]
  • 2008 елда Казанда, Универсиада-2013 кә әзерләнү кысаларында, дәүләт башлыклары саммиты узачак «Корстон» үзәгендәге Наполеон залының 150 м² мәйданлы интерьерын (бизәлгән плафоннар (түшәмнәр)) бизәүче төркемнең җитәкчесе була.
  • Зөя утравында «Барлык кайгыручылар шатлыгы» (Всех скорбящих радость) храмын яңадан торгызу эшләренә җитәкчелек итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү рәссамнары ел ярымда эшләргә вәгъдә иткән Казан метросы тукталышларын бизәүне О. Хәбибуллин җитәкчелегендәге иҗат төркеме 3 ай эчендә эшләп чыга.

  1. О. Хәбибуллин. Аллаһылар бүләге. «Казань», 2014, № 11. ISSN 0869-6616 (рус.)
  2. Н. Вяткова. Үзбәкстан монументалисты - Казан метросын бизәүче. «Наш дом-Татарстан», 2009, № 4.(рус.)
  3. О. Иванычева. Метро бизәү - чын сәнгать ул. Казанские ведомости, 17.12.2012, № 188.(рус.)