Озату төрмәсе (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Озату төрмәсе (Казан) latin yazuında])
Озату төрмәсе
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Озату төрмәсе Викиҗыентыкта

Озату төрмәсе - Казандагы тарихи бина, Казан Кремле янында, Батурин урамында урнашкан. XVIII гасыр башында төзелгән. Федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бина сәүдәгәр И.А. Михляевның (Микляев) тукымалар фабрикасы өчен төзелгән. 1722 елда заводка Пётр I килә. XVIII гасыр ахырында фабрика корпуслары казна тарафыннан сатып алынган, киңәйтелгән һәм озату төрмәсенә әйләндерелгән[2] .

Төрмә бинасында башка кешеләр белән беррәттән, декабристлар да булган, 1827 елның июнендә декабрист А.М. Гриневицкий төрмәдә үлә. 1863 елда анда революцион түгәрәкләрдә катнашучылар һәм «Земля и воля» җәмгыяте әгъзалары урнаша. Күпмедер вакыт төрмәдә 1887 елның 4 декабрендә студентлар җыенында катнашучылар була, алар арасында В. И. Ульянов та була. 1889—1890 елларда илдә беренче Маркс түгәрәкләре оештырган Н. Е. Федосеевны һәм танылган рус социологы, публицист, икътисадчы һәм беллетрист, 1860-1890 елларда иҗтимагый хәрәкәтләрдә катнашучы Василий Берви - Флеровскийны да төрмәдә тоталар. Октябрь революциясеннән соң, Казан төрмәсе турыдан - туры билгеләнеше буенча-законны бозучылар һәм власларга яраксыз «элементларны» җәмгыяттән изоляция өчен кулланылуын дәвам итә.

Төрмә 1876 елда капиталь ремонтланган. Комплекс 1960 елларга кадәр төрмә буларак кулланылуын дәвам итә, шуннан соң бинада онкология диспансеры урнаштырыла. 2015—2016 елларда бина фәнни институтларны урнаштыру өчен реставрацияләнгән һәм җайлаштырылган[2] .

Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кремль дивары борылышына якын булган ике һәм өч катлы корпуслар комплексы төньяктан көньякка сузылган ишегалды тирәсендә бер бинага берләшкән. Ишегалдына керү төньяк ягыннан төзелгән, зур капкалы арка белән бизәлгән. Фасад штукатурланган һәм агартылган, декорсыз диярлек, бу бинаның максатына туры килә [2] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Здание пересыльной тюрьмы, где содержались декабристы по пути следования в сибирскую ссылку. Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог гл. ред. Тарунов А. М..— М.: НИИЦентр, 2018.— С. 154.— 984 с.— ISBN 978-5-902156-43-7.
  2. 2,0 2,1 2,2 .

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]