Озын Алан (тыюлык)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Озын Алан (тыюлык) latin yazuında])
(Озын Алан (Долгая Поляна) битеннән юнәлтелде)
Озын Алан, Долгая Поляна
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Тәтеш районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Почта индексы 422392
Русча топонимы Долгая Поляна
Озын Алан, алпавыт Молоствовлар утары

Озын Алан (рус. Долгая Поляна) -Татарстан Республикасы Тәтеш районының Монастырское авылы җирлегендә урнашкан комплекслы табигать һәм тарих-архитектура паркы (2000).[1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иделнең уңъяк ярындагы Тәтеш таулары калкулыгының көнчыгыш битендә (Куйбышев сусаклагычы) урнашкан. Тәтештән төньяк-көнчыгышка - 14 км, Казаннан көньякка - 80км, Болгардан көньяк-көнбатышка - 10 км. Уртача -континенталь климат. Һава торышының уртача температурасы - 4,7 °C.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу утарда күп гасырлар элек Владимир Герман улы Молоствов дворян нәселенең башлыгы, җитәкчесе булса, аның тормыш иптәше Елизавета Владимировна Бер укытучылык эше белән шөгыльләнгән. Елизавета рус халкынын яраткан шагыйре А.С Пушкин белән тыгыз элемтәдә торган, аның шигырьләренә мәдхия укыган. Утарда Максим Горький, Александр Фадеев , Борис Бер, Марина Цветаева кебек танылган шәхесләр еш кунак булганнар...

Елизавета Владимир кызы Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында солдат хатлары җыя һәм шулар нигезендә 1917 нче елда Солдат хатлары дигән китабын бастырып чыгара. Китап сатудан кергән акчаны сугышта яраланган солдатларга ярдәм итеп җибәрә.

Елизавета турында күп сөйләргә мөмкин: ул әдәбиятчы да, галим дә, табигатьче дә булган. Кызыл Китаптагы сирәк үсемлек - Венера Башмакчыгын да Татарстан Республикасына Елизавета Бер керткән. Әле Елизавета шигырьләр дә язган, хәзер алар утарда романслар булып яңгырый.

1899 нчы елда утар каршында 468 данә йөзьяшәр карагайлардан ике агачлык усеп чыга. Бу матурлыкны утар хуҗасы үзенең кәләше Елизавета хөрмәтенә утырта. Бер агачлык олы юлдан утарга кадәр булса, икенчесе урман артыннан Идел елгасына хәтле сузыла. Бу агачлыкларны һәрбер крестьянга берәр тәңкә алтын биреп, сулар сиптереп, төпләрен йомшартып, тәрбия кылдыра. Бугенге көндә 468 агачның бары тик 8 данәсе генә юк. Калган 460 агач мәңгелек мәхәббәт тарихы булып, шаулап утыра.

Утар тирә ягында ике катлы таш йорт, таштан салынган ашханә,беркатлы агач күзәтү манарасы,хезмэтчеләр өчен таш ызба, өч баз,ике амбар, тегермән,, өч мунча һәм йорт хайваннары өчен корылмалар була.

Утар артында 500 алмагачлы алма бакчасы җәелеп ята. Бакчаның горурлыгы булып каскадлы буа саналган. Бу буада сөләйман балыклары үрчетелгән һәм пар аккошлар йөзгән… Буа тирә –ягындагы салкын сулы чишмәдән яшәү чыганагы алып тереклек иткән.

Утарда хәтта шәраб заводы да эшләп торган. Хезмәтче крестьяннар җиләк – җимештән баллы ширбәт, шәраб ясаганнар. Утарга керү юлында меңьяшәр нарат үсеп утыра. Бу агачны Владимир Молоствовның әтисе 1887 нче елда үзләренең көмеш туйлары хөрмәтенә утырта. Хәзерге вакытта бу нарат та хөкүмәт тарафыннан сакланучы табигый һәйкәл.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына буйсына. Гомуми мәйданы 400 га чамасы. Парк тарихи истәлекләр урыны булу белән беррәттән фәнни-тикшеренү эшләре алып бару һәм ял итү урыны, эстетик һәм мәгърифәти-экологик әһәмияткә ия. Парк Иделнең уңъяк яр битендәге киңъяфраклы урман һәм урман аланнарын, Озын Алан авылы территориясен, алпавыт Молоствовлар утарын һәм 19 йөзнең икенче яртысында готика стилендә төзелгән алпавыт йортын, карагай, юкә һәм каен аллеяләрен, экзотик агачлар һәм куаклыкларны үз эченә ала. Озын Алан республикадагы иң көчле энергетикалы зоналарның берсе булып тора. Ул уфологлар һәм экстрасенсларның эзләнү-тикшеренү урыны да.[2]

Флора[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Парк территориясендә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрнең күп булуы үзенчәлекле: төрле кыңгырау чәчәкләр, энҗе чәчәк, рус күк чәчәге, каз тәпие, дала сливасы, дала чиясе, урман әрекмәне һәм башкалар. 2012 елның августында биредә Россиякүләм әһәмияткә ия булган чыршы-тере табигать һәйкәле ачыла.[3]

Фауна[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монда киңъяфраклы урманнарда яшәүче хайваннар очрый. Барлыгы 2 төр җир-су, 3 төр сөйрәлүче, 87 төр кош, 22 төр имезүче хайван булуы билгеләнелә. Алар арасыннан махаон, үлән бакасы, әрлән-аккойрык, яшел тукран, чал тукран, кондыз, ак куян, кыр кәҗәсе, зур кушаяк һәм башкалар сирәк очрый торган һәм саклана торганнарга керәләр.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кулланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ
  • Постановление кабинета Министров Республики Татарстан от 07.07.2000 №486Об организации историко - архитектурного и природного парка "Долгая Поляна" на территории Тетюшского района/
  • Экологический Гид по зеленым уголкам Республики Татарстан

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]