Озын Хәсән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Озын Хәсән latin yazuında])
Озын Хәсән
Туган телдә исем әзери. اوزون حسن
Туган 1423
Диярбакыр, Төркия
Үлгән 6 гыйнвар 1478
Тәбриз, Иран
Ватандашлыгы Ак-Коюнлу[d]
Һөнәре сүвирин
Җефет Деспина Хатун[d]
Балалар Султан Ягуб[d], Алем-шах бегим[d], Абу-л-Фатх Султан Халил-хан[d], Maqsud Mirza[d] һәм Uğurlu Mehmet Bey[d]
Ата-ана

 Озын Хәсән Викиҗыентыкта

Носратеддин Әбү Наср Озын Хәсән хан (әзери. اوزون حسن, Uzun Həsən/Həsən-bəy Bayandurا[1]; 1423, Диярбакыр — 6 гыйнвар 1478, Тәбриз) — Ак Куйлылар төркмән кабиләләре конфедерациясенең һәм шул ук исемдәге дәүләтнең 1453-1478 еллардагы башлыгы һәм идарәчесе[2], озак яшәмәгән империяны төзи, составына Иран, Ирак, көнчыгыш Анатолия, Әрмәнстан[3] һәм Азәрбайҗан территориялары керә.

Озын Хәсән 1461 елда Кара Куйлыларга каршы сугыш башлый. 1467 елда Җиһанша вафат булганнан соң аның Азәрбайҗан белән Ирактагы территорияләрен үзенә куша. 1469 елга Иранны тулысынча буйсындыра[4].

Идарәгә килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кардәше Җиһангиргә каршы сугышта Озын Хәсән җиңел генә җиңү яулый һәм дәүләт белән идарә итә башлый. 1467 елда Җиһанша кулы астындагы Кара Куйлылар дәүләтен җиңгәннән соң Ак Куйлылар дәүләтенә нигез сала.

Озын Хәсән «Иран падишаһы» титулын йөртә[5].

Сәясәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әзербайҗанның почта маркасы, 2012

Госман солтаны Мәхмәт II (1451-1481) белән сугышлар алып бара. Аларның беренче бәрелеше 1461 елда була. Шушы ук елны Озын Хәсәннең әнисе Сара хатун Госман солтаны белән мөнәсәбәтне көйләргә җибәрелә.

Бик диндар кеше буларак, Озын Хәсән Коръәнне төрки телгә тәрҗемә итә. Шунлыктан замандашлары аны «Коръән Хәсән» дип тә йөртә[6].

Озын Хәсән Трабзон идарәчесенең кызы Феодора Деспина Хатунга өйләнә. Байтак ел элек бу территория Ак Куйлылар дәүләтенең җире булган була. Трабзон проблемасы госманнар белән бәрелешүгә илткән мөһим сәбәпләрнең берсенә әйләнә. Озын Хәсән Венециядән ярдәм алырга тиеш була, аларның утлы корал бирүенә өмет итә. Ләкин венециялеләр госман хакиме белән яшерен әңгәмә алып бара. Бейшәһәр янында Озын Хәсән төрек госманнарыннан җиңелә. 1473 елда Отлукбели янында сугыш була. Биредә Озын Хәсән җиңелә, һәм бу Ак Куйлылар дәүләтенең көчсезләнүенә сәбәп була[7]. 1474-1477 елларда Озын Хәсән Грузияга яу походлары оештыра[8]. Халыкның уңай мөнәсәбәтен яулар өчен «Канунамә» чыгара. Илдәге сәясәте акыллы булса да, үзәк көчле дәүләт төзи алмый, чөнки күчмә феодаллар үзәк хакимияткә буйсынмый. Озын Хәсән солтан, Шәех Дҗунейдка сеңлесен кияүгә биреп, сәфәвиләр белән туганлаша, ә 1470 елда аның улын тәхеткә утырта.

Озын Хәсәннең вафатыннан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озын Хәсән вафат булганнан соң хакимият аның улына — Якуп падишаһка күчә (1478-1490). Ул атасының сәясәтен дәвам итә. Якуп патша мәрхүм булганнан соң Ак Куйлылар дәүләте урталай бүленә. Алванд-Мирза тарафыннан идарә ителгән өлешенә төньяк-көнбатыш Иран, Әрмәнстан һәм Арран керә. Морат патша идарә иткән икенче өлешенә Иран һәм Гарәп Гыйрагы белән Фарсы карый. Тиздән Ак Куйлылар дәүләте территориясендә Сәфәвиләр дәүләте барлыкка килә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «On the hand, arabic presented a similar fragmented and complex articulated landscape: classical arabic was the equivalent of latin in the west, or to some extent of classical greec in the levant, and the Islamic world spoke and wrote either some modified and local version of Arabic, or some Anatolian language which used the Arabic alphabet (like azeri, that is the Turkish spoken by the Aq-Qoyunlu, or Ottoman turkish itself), not to mention the mellenary presence of Persian which was on its way to becoming a lingua franca in Central Asia.» Как на Западе использовали Латынь, а в Леванте греческий, так и в мусульманском мире, использовали локальные наречия арабского языка, или один из языков Анатолии, но с использованием арабского алфавита (к примеру азербайджанский или турецкий который использовали у себя Ак-коюнлу и в Османской империи). Federico M. Federici, Dario Tessicini «Translators, Interpreters, and Cultural Negotiators» стр.32
  2. V. Minorsky. Bulletin of the School of Oriental and African Studies, Vol. 17, No. 3 (1955), pp. 449—462:"There still remain many interesting and important problems connected with the emergence in the 14th century of the Turkman federations of the Qara-qoyunlu (780—874/1378-1469) and Aq-qoyunlu (780—908/1378-1502). The roots of the Persian risorgimento under the Safavids (1502—1722) go deep into this preparatory period. "
  3. The New Cambridge Medieval History, Vol. 7. Cambridge University Press, 2008. Стр. 826:
  4. Озын Хәсән — Британника
  5. H.R. Roemer, «The Safavid Period», in Cambridge History of Iran, Vol. VI, Cambridge University Press 1986, p. 339: «Further evidence of a desire to follow in the line of Turkmen rulers is Ismail’s assumption of the title 'Padishah-i-Iran', previously held by Uzun Hasan
  6. Махмуд Исмаил. История Азербайджана (Краткий обзор с древнейших времен до 1920 г.). — Б.: Азернешр,1995.108 с.
  7. Журнал «Зарубежье». Краткая турецкая история до 1923 года. 2017 елның 10 ноябрь көнендә архивланган.«Поражение Узун Хасана в битве с Султаном Фатихом Мехмедом Завоевателем в местечке Отлукбели /1473 г./ привело к распаду государства Аккоюнлу.»
  8. М. Вачнадзе, В. Гурули, М. Бахтадзе. «История Грузии (с древнейших времен до наших дней)». «Когда в 1477 году в Картли вторгся Узун-Гасан, он разорил и некоторые области Кахети (Сагурамо, Марткопи), царь Александр I явился к нему с подарками и изъявил свою покорность.»