Озын көй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Озын көй latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Озын көй
Юнәлеш:

татар, башкорт халык музыкасы

Чыганаклары:

елаучы-сыкраучылар сәнгате

Башлану вакыты һәм урыны:

XVIII гасыр

Чәчәк ату чоры:

XX гасыр

Шулай ук кара:

Кыска көй

Озын көйтатар, шулай ук башкорт халык музыкасы жанры, музыка фольклористикасында мелодик стиль.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озын көй - татарларда музыкаль экспрессиянең югары очы. Татарларда Казан ханлыгы чорыннан ук музыка мәдәнияте социаль һәм конфессиональ билгеләре буенча халык иҗатына хас авыл һәм шәһәр музыкаль мәдәниятенә бүленеп үсеш кичерә. Татарларда халык музыкасы һәм профессиональ музыка аерылып карала башлый. Бу үзенчәлекләр Казан татарлары музыкаль мәдәниятендә акрынлап лирик интонация белән җырлана торган озын көй жанры формалашуга этәргеч бирә. Ул көйнең яңгырау киңлеге һәм төрлелегендә җырчының иҗат фантазиясенә бәйле рәвештә аерым иҗекләрне сузып җырлауда күренә.[1] Башкортларда озын көй — мелос стиленең вокал һәм инструменталь (курай) башлангычларның үзара бәйләнеше белән кызыксынланган үзенчәлекле синтез ул.[2]

Җыеннарда халык җырчыларының һәм курайчыларның ярышын үткәрү озын көй үсешенә ярдәм итә.

Милли уен коралы булган курай да озын көй формалашуына зур йогынты ясый. Бу фактны халык моңнарының киң диапазонлы булуы дәлилли.

Озын көй стилендәге башлангыч җырлар 1893 елда Н. Ф. Катанов тарафыннан язып алына. Беренче өлгеләре 1897 елда С. Г. Рыбаков тарафыннан «Җаек мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары» китабында бастырыла.[3]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озын көйне башкарган җырчылар арасында, гадәттә, югары тавышлар (ирләрдә — тенор, баритон; хатыннарда - сопрано,меццо-сопрано) өстенлек итә.

Көйнең интонацион яктан ачык, киң диапазонлы һәм көй үсешенең түбәнәя барып тәмамлануы озын көйнең төп үзенчәлеге булып тора. Шуларга ярты тынсыз тавышлар рәтенә таяну, һәр иҗекне сузып катлаулы мелодик борылышка кору, речитатив төзелеш һәм ымлыклар аша җырның тәэсирен арттыру хас. Озын көй гадәттә курайга кушылып башкарыла, аның гармун яки баян озатуында инструменталь версияләр да була.[4]

Башкаручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озын көйнең күренекле башкаручылары булып Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Сөләйман Абдуллин, Гали Хәмзин, Идрис Газиев, Газиз Әлмөхәммәтов, Флюра Килдиярова, Мәгафүр Хисмәтуллин һ. б. тора.[5]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сайдашева З.Н. «Озын көй» татар-мишарей (особенностистиля) / З.Н. Сайдашева // Музыкальная наука среднего Поволжья: материалы юбилейной конференции. Казань, 20 июля 1996г. – Казань, 1999. – С. 88–92.
  • Сайдашева З.Н. Песенная культура татар Волго-Камья. Эволюция жанрово-стилевых норм в контексте национальной истории / З.Н. Сайдашева. – Казань, 2002. – 166 с.
  • Надиров И.Н. Поэтические особенности исторических илирических песен / И.Н. Надиров // Поэтика татарского фольклора. – Казань, 1991. – С. 5–22.
  • Нигмедзянов М.Н. Татарская народная музыка /М.Н. Нигмедзянов. – Казань, 2003. – 255 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык иҗаты
Герб Казани