Озын һава

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Озын һава latin yazuında])

Озын һава (төр. uzun hava, озын көй) — төрек халык музыкасы жанры, гадәттә җырчы аны музыка уен кораллары ансамбленә кушылып яки аның белән чиратлашып башкара. Ул үзенең озын гыйбарәләре белән ислам музыкасының бизәкләргә бай традициясенә карый, азанны хәтерләтә. Шулай ук исламга кадәрге төрки музыка белән тыгыз бәйләнгән, бүгенге көндә, мәсәлән, күчмә һәм ярым күчмә төрки көтүчеләрнең чакыру тавышларына охшый. [1] Озын һава сагышлы һәм дәртле булырга мөмкин, елау һәм мәхәббәт җырларын, шулай ук дини яки дөньяви тормыш белән бәйле фәлсәфи сүзләргә дә языла.

Региональ таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анталья - Эрзурум - Ван төбәкләре белән билгеләнгән җирлектә жанр ифрат зур таралыш тапкан. Бу өлкәдән читтә урнашкан аерым төбәкләрдә дә озын һава үрнәкләре очрый. [2] Фәкать, озын һава үрнәкләре халык осталары тарафыннан башка атамалар белән билгеләнә һәм бозлак, варсагы, мая, хойрат, агыз кебек төрләргә дә бүленә. [3] Кайбер җырлар хәтта билгеле төрки кабиләләргә дә карый. Төрекмен бозлагы һәм Карахаҗылы агзы кебек үрнәкләр моңа ачык мисал булып тора. [4]

Көй[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көйләр асылда Урта гасырлар Аурупа сәнгате модусларының нигезен тәшкил иткән Шәрекъ сәнгатенең мәкам системасына таяна. Мәсәлән, Хүсәйни һәм Нәва - дорияле, Күрдый - фригияле, Ушшак - эолияле һәм Раст - ионияле модусларга карый. [5] Әлеге модусларга нигезләнгән көйләр төрле гади темперация таләпләренә үтәмәгән мелизмнар белән баетыла.

Озын һава гадәттә сүзләренә карап строфаларга һәм строфалар гыйбарәләргә бүленгән. Күпчелек озын һава осталарында сүзләр көйнең башында яки ахырында тора. Уртасында сүзләр күпкә азрак һәм көй байлыгы ныграк сизелә. Җырлау, тулы сулыш алынып, югары биеклектә башлана. Бер сулышта җырланган һәр гыйбарәнең көе әкренләп түбәнәя һәм тавыш көче эзлекле рәвештәф кими, түбәндәрәк урнашкан югарылыкка ирешкәч, көй пентатоникага нигезләнгән гыйбарә белән тәмамлана. [6] Көй, гадәттә, төп нота белән тәмамланмый. [7] Җыр тотрыклы ритмик шәкелгә буйсынмый, һәм ритмик яктан иреклелеге, көенең салмаклыгы белән аерыла. Әлеге үзенчәлек маҗар композиторы һәм халык музыкасы белгече Бела Барток тарафыннан "Парландо өслүбе" дип исемләнә.[8] Кайбер вакытларда осталар озын һаваны ритмик рәткә сала һәм бию өчен кулланыла торган кырык һава (яки кыска һава) жанрына кадәр үзгәртәләр. [9] Төрек теленә хас озын һавадагы сүзләрнең соңгы иҗегенә төшкән дөрес басымнары, кырык һаваның ритмик калыбына туры китерелгәндә тулысынча корбан ителә диярлек.

Халык осталары телендә кайбер озын һава үрнәкләре, музыка материалының аермалылыгына карамастан, мәкам дип атала. Алар яңа көйләргә нигез булачак мисалларны хәтерләтә. [10] [11]

Музыка уен кораллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Солист гадәттә озын муенлы саз гаиләсенә караган уен коралына кушылып җырлый. Бу музыка уен коралларында тотрыклы бурдоннан алып югары дәрәҗәдәге оста бертавышлы һәм шулай да күптавышлы көйләр башкалырырга мөмкин. [12] Еш кына җырчы әлеге музыка уен коралында үзе башкара.

Башкару үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык музыкасы жанры буларак, озын һава, нигездә, авыл җәмгыятендә ялгызлыкта һәм халык алдында төрле фестивальләрдә яки чәйханәләрдә башкарылырга мөмкин. Озын һаваның башкарылу үзенчәлекләре җыр төре һәм сүзләреннән гыйбарәт. Мәсәлән, Агум дип аталган кеше үлеме белән бәйле сыктаулар күбесенчә хатын-кызлар тарафыннан башкарылган, ә ашыйк дип аталган ир-ат җырчылары башкарган бозаклар, киресенчә, экспрессив, драматик өслүбтә иҗат ителгән. [13] [14] Әсәрләрне күзләрен йомып, куллары белән колакка яки яңакларга китереп җырлау жанрга хас. Вәйсел кебек ашыйлар һәм сыктау көйләүчеләрнең даны, төрле аудиоязмалар ярдәмендә төрле өлкәләргә таралган.[15]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • A. Adnan Saygun: Béla Bartók's Folk Music Research in Turkey. Budapest 1976, S. 214. ISBN 963-05-0377-8
  • Artur Simon (Hrsg.) Musik aus der Türkei. 2 Schallplatten mit Begleitheft, Kommentar und Nachwort zu den Aufnahmen von Ursula Reinhard. Musikethnologische Abteilung Museum für Völkerkunde Berlin Staatliche Museen Preußischer Kulturbesitz. Berlin 1985. ISBN 3 88609 5010 (Озын һава аудиоязмалары һәм текстлары белән)
  • Kurt und Ursula Reinhard: Musik der Türkei. Band 2: Die Volksmusik. Wilhelmshaven, 1984, S. 13–18. ISBN 3-7959-0426-9

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Kurt und Ursula Reinhard: Musik der Türkei. Band 2: Die Volksmusik. Wilhelmshaven, 1984, S. 13–18. ISBN 3-7959-0426-9
  2. A. Adnan Saygun: Béla Bartók's Folk Music Research in Turkey. Budapest 1976, S. 214. ISBN 963-05-0377-8
  3. A. Adnan Saygun: Béla Bartók's Folk Music Research in Turkey. Budapest 1976, S. 212.
  4. A. Adnan Saygun: Béla Bartók's Folk Music Research in Turkey. Budapest 1976, S. 217.
  5. Kurt und Ursula Reinhard: Musik der Türkei. Band 2: Die Volksmusik. Wilhelmshaven, 1984, S. 146.
  6. A. Adnan Saygun: Béla Bartók's Folk Music Research in Turkey. Budapest 1976, S. 218.
  7. Ursula Reinhard: Türkei. In: Die Musik in Geschichte und Gegenwart. Sachteil 9, Kassel et altera 1998, Spalte 1052. ISBN 3-7618-1128-4
  8. A. Adnan Saygun: Béla Bartók's Folk Music Research in Turkey. Budapest 1976, S. IV.
  9. A. Adnan Saygun: Béla Bartók's Folk Music Research in Turkey. Budapest 1976, S. 212.
  10. Kurt und Ursula Reinhard: Musik der Türkei. Band 2: Die Volksmusik. Wilhelmshaven, 1984, S. 30ff.
  11. Kurt und Ursula Reinhard: Musik der Türkei. Band 2: Die Volksmusik. Wilhelmshaven, 1984, S. 106f.
  12. Kurt und Ursula Reinhard: Musik der Türkei. Band 2: Die Volksmusik. Wilhelmshaven, 1984, S. 61–63.
  13. Kurt und Ursula Reinhard: Musik der Türkei. Band 2: Die Volksmusik. Wilhelmshaven, 1984, S. 30–42.
  14. Kurt und Ursula Reinhard: Musik der Türkei. Band 2: Die Volksmusik. Wilhelmshaven, 1984, S. 122f.
  15. Kurt und Ursula Reinhard: Musik der Türkei. Band 2: Die Volksmusik. Wilhelmshaven, 1984, S. 108.

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]