Океанлыкта ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Океанлыкта ислам latin yazuında])
Океанлыкта ислам
Дөнья кисәге Океанлык
 Океанлыкта ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Океанлык физик картада
Сидней мәчете. Австралия
Оберн-Галлиполи мәчете ― Австралиянең иң зур мәчете

Океанлыкта ислам ― XVII гасырдан билгеле азчылык дине. Ислам дине Папуа – Яңа Гвинея халкының Малай империясе сәүдәгәрләре белән элемтәләре урнашкач барлыкка килгән. Хәзерге вакытта Океанлык халкының 0,28 % ы – мөселманнар.

Саннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта Океания илләрендә 0,28 % мөселманнар яши, һәм регионның һәр дәүләтендә диярлек үз мөселман җәмгыяте бар: 1,7 % мөселман халкы Австралиядә, 0,90 % ы Яңа Зеландиядә, 6,27 % ы – Фиджида, 4,33 % ы – Яңа Каледониядә, 0,01 % ы – Сөләйман утрауларында, 0,1 % ы – Вануатуда, 0,05 % ы – Тонгада, башка илләрдә бик аз процент мөселман халкы яши [1]. Кокос утраулары халкының (544 кеше, 2016 елга) 75 % ын сөнни мөселманнар тәшкил итә.

Фиджи – Океания илләре арасында мөселманнар саны тиз үсүче дәүләт, анда 60 000 мөселман яши (ил халкының 6,3―7 % ы, 2007 елга). Мөселман илләре, барыннан да элек, Согуд Гарәбстаны ягыннан финанслау дини белем алу өчен шартлар тәэмин итү — мәгариф учреждениеләре, башка социаль һәм мәдәни инфраструктура урнаштыру, мөселманнарның Фиджидан Мәккәгә баруларын финанслау өчен ярдәм итә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам Океаниянең кайбер өлешләрендә XVI гасырда ук Индонезиянең мөселман төбәкләре белән элемтәләре аркасында барлыкка килгән [2].

Океаниядә ислам үсешенең беренче дулкыны XVII гасырда Папуа – Яңа Гвинея халкының Малай империясе сәүдәгәрләре белән элемтәләре урнашкач барлыкка килгән [3]. Икенче дулкын XVIII―XIX гасырлар белән билгеләнә. Мәсәлән, Фиджида беренче мөселманнар булып шикәр камышын эшкәртүдә катнашкан Һиндстан мөһаҗирләре исәпләнә.

Бүгенге көндә Океаниядә Ислам динен танытуда Малайзия һәм Согуд Гарәбстаны оешмалары, шулай ук Австралия, Яңа Зеландия һәм Фиджи мөселманнары әйдәүче роль уйный. Моннан тыш, Меланезия территориясендә Африка халкы аша ислам динен тарату тенденциясе бар, чөнки төбәктәге дәүләтләрнең җирле кешеләре аларның сүзенә зур игътибар белән колак сала [4].

Факторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам мәдәниятен Океания белән бәйләүче күп санлы факторлар бар.

  • Ислам системасының утраулар халкының тормыш рәвеше белән охшашлыгы. Ислам динендә идарәче орган ягыннан кабул ителеп, диндарларга җиткерелгән карар бәхәссез кабул ителә, бу социаль оешуда Меланезиянең төп советлары белән охшаш. «Үч алу, җавап кайтару» төшенчәсе ике мәдәнияттә дә бердәй кабул ителә, шул ук вакытта христианнарның «бер яңагыңа суксалар, икенчесен куй, ягъни гафу итү, ачу сакламау» төшенчәсе, регионда христианнар йогынтысы бик көчле булуга карамастан, беркайчан да игътибарга алынмаган. Полигамия(ингл.), җенесләр бүленеше, ягъни ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым структуралар булу, моннан тыш, Океаниядә дини һәм дөньяви хакимият арасында төгәл бүленеш булмау да мөһим фактор булып тора.
  • Динне кабул итүнең җиңеллеге – мөселман булып саналу өчен, башка диндарлар алдында шәһадәт әйтү («Әшһәдү ән лә* иләһә илләлла*һ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр расү*лүлла*һ» дип әйтү) дә җитә [5].
  • Океания илләренең социаль проблемалары шулай ук ислам йогынтысы киңәюгә сәбәп буларак кулланыла. Океания дәүләтләренең күп өлеше тышкы йогынтыдан читтә кала һәм ул шулкадәр кечкенә дәүләтләрдән гыйбарәт ки, аларда теләсә нинди сәяси йогынты шунда ук сизелерлек була. 5 млн халык яшәгән һәм шәһәр агломерацияләре булган Папуа - Яңа Гвинея кебек илләр ваһһабичылыкны тарату өчен туры килә торган дәүләт булып тора. Океаниянең вак илләре территориясендә ярлылар һәм үткәрелә торган сәясәттән канәгать булмаган кешеләр күп яши. Ваһһабичылык тарафдарлары еш кына әлеге шартларны АКШны һәм Австралия белән Яңа Зеландия мисалында аның союздашларын төбәк проблемаларында гаепләү өчен файдаланалар [6]. Мөселманнар арасында аларның язмышында Көнбатыш илләренең гаебе зур булу турында фикер киң таралган.
  • Ислам дәгъватчыларының: «Исламга күчү гореф-гадәтләрегезне кире кайтарачак һәм традицион тормыш рәвешенә китерәчәк», дип раславы утрау-дәүләтләр халыкларының әлеге динне җиңел кабул итүенә тагын бер сәбәп булып тора [5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Kettani H. Muslim population in Oceania: 1950—2020// International Journal of Environmental Science and Development, Vol. 1, No. 2. June 2010. P. 165—168
  2. Kettani, Houssain (2019) (in en). The World Muslim Population: Spatial and Temporal Analyses. CRC Press. ISBN 978-0-429-74925-4. https://books.google.com/books?id=JDu9DwAAQBAJ&dq=islam+oceania&pg=PT627. 
  3. Fiji Muslims: insight into. әлеге чыганактан 2012-04-23 архивланды. 2012-05-23 тикшерелгән.
  4. Islam news. Мусульмане Вануату: ислам объясняет смысл жизни, что нужно делать и ради чего. Апрель, 2010.
  5. 5,0 5,1 Bohane B. Prayers at the Mele mosque outside Port Villa. 2014 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган.
  6. Sheridan G. Saudi funds stretch to extremes of our shores // The Australian. 2001