Окленд утраулары
Күренеш
| Окленд утраулары ингл. Auckland Islands | |
| Акватория | Тын океан |
| Утраулар саны | 8 |
| Иң эре утрау | Окленд |
| Гомуми мәйдан | 625,6 км² |
| Ил | |
| Халык саны (2012 ел) | 0 кеше |
| Субантарктик утраулар | |
| Сылтама | №877 Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегендә (en) |
| Критерийлар | (ix)(x) |
| Кертү елы | 1998 (22-нче сессия) |
| | |
Окленд утраулары (ингл. Auckland Islands) — Тын океанда урнашкан вулканик утраулар төркеме. Яңа Зеландия территориясе. Яңа Зеландиянең Көньяк утравыннан 450 км көньяктарак урнашкан.
Мәйданы 625,6 км². Иң биек ноктасы — 660 м. Поляр яны океаник климаты, уртача еллык явым-төшемнәр саны — 1500 мм. Кәкреурманлык белән капланган. Хайваннар дөньясын яңазеланд диңгез арсланы, диңгез филе, диңгез мәчесе, пингвиннар һәм башкалар тәшкил итә.
Даими яшәүче халык юк. 1998 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.[1]
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ловитт борыны
- Окленд утраулары космостан