Оконишников йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
архитектура һәйкәле
Оконишников йорты
Mushtari st 14.jpg
Шәһәр Казан
Мигъмари эслүб классика
Лаихә авторы билгесез
Төзелеш 19071910 еллар

Оконишников йорты - Татарстан язучылар берлеге йорты – Казан шәһәренең тарихи үзәгендә урнашкан бина, җөмһүрият күләмендәге әһәмияткә ия мигъмарият һәйкәле. Мөштәри урамы, 14 йорт адресы буенча теркәлгән. Бинада Татарстан язучылар берлеге идарәсе, Әдәби фонд, Татар интеллектуаль милек агентлыгы (ТАИС) аппаратлары, «Чын мирас» журналы мөхтәрияте урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907 елда фабрикант М. И. Оконишников өчен төзелгән. Михаил Иван улы Оконишников – Казан шәһәренең нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы. «Оконишников һәм уллары» сәүдә йорты Казанда сортлы он тарту тегермәне, Печище (хәзерге Югары Ослан районы) һәм Каймар (хәзерге Биектау районы) авылларында бу тегермәннәре[1] тоткан.

1920 елларда 16 санлы балалар йорты булып хезмәт итә. Соңрак 2 санлы балалар хастаханәсе (баш табиб Ефим Лепский) урнаштырыла. Күп вакытлар үткәч, Лепский исемендәге шәһәр клиникасының балалар бүлеге итеп үзгәртелә.

Соңгы елларда Татарстан язучылар берлеге, «Идел» журналы мөхтәрияте урнашкан иде.

2006-2008 елларда, яңа проект буенча 2011-2012 елларда Татарстан язучылар берлеге йортын үзгәртеп коруга Татарстан хөкүмәте 100 млн сум акча тотты.[2]

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан шәһәренең Мөштәри урамында, аның Щапов һәм Бутлеров урамнары белән чикләнгән өлешендә, шәһәр мигъмариятының (шәһәр особнягы) матур үрнәге булып тора.

Бина урамның кызыл сызыгыннан эчкәрәк кертеп салынган. Урамнан бинаны чуеннан коелган[3] челтәрле капка һәм койма аера. Чуеннан челтәрле коймалар һәм капка ясауны җирле Чабакса осталары башкарганы билгеле. Бина барокко һәм рококо стильләрен дә кулланып, соңгы классицизм стилендә салынган. Мөштәри урамы 14а адресы буенча теркәлгән янкорма-бинаны (хәзерге вакытта сүтеп алынган) 1844 елда мигъмар Х. Крамп төзегәне мәгълүм.

Бина ике катлы, аның гомуми мәйданы 1 672 м² (562 м² – ярдәмче бүлмәләр)

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казань в памятниках истории и культуры . Казан, Татарстан китап нәшрияты,1982.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Печище тегермәнендә Янка Купала эшләгән һәм музее оештырылган
  2. ТР президенты матбугат хезмәте хәбәре
  3. «Казан тимер коюы» дип аталган стиль
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани