Оксидлашу-кайтару реакцияләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Оксидлашу-кайтару реакцияләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Натрий үз валент электронын бирә, фтор аны тоташтыра һәм бу ион бәйләнеш нәтиҗәсендә натрий фториды хасил була. Фтор - оксидлаштыручы, натрий - кайтаргыч.

Оксидлашу-кайтару реакцияләре яки Редокс (инглизчә redox, reduction-oxidation - яңадан кайтару-оксидлашу сүзеннән) - электроннар яңача бүлү ике атом арасында баручы каршы химик реакцияләре: оксидлаштыручы атом электроннарны ала, ә кайтаргыч атом үз электроннарын бирә. Реакция барышында оксидлашу дәрәҗәсе үзгәрә, берьюлы оксидлашу һәм кайтару реакцияләре бара.

Оксидлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оксидлаштыручы кушылмалар халыкара билгесе

Оксидлашу барышында атом үз электроннарын бирә һәм аның оксидлашу дәрәҗәсе арта. Оксидлаштырылган атом - электроннар доноры, оксидлаштырган атом - электроннар акцепторы дип атала.

Кайбер очракта оксидлашкан молекула тотрыксыз була һәм тотрыклырак, вакрак өлешләренә - ирекле радикалларга таркала ала һәм югарырак оксидлашу дәрәҗәсенә ия була ала.

Яңадан кайтаргыч матдә электроннарын биреп, бәйләнгән оксидлаштыручыга әйләнә:

кайтаргыч матдә — eбәйләнгән оксидлаштыручы.

Бәйләнмәгән ирекле электрон бик көчле кайтаргыч матдә булып тора.

Яңадан кайтару[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңадан кайтару барышында атом электроннарны алып тоташтыра һәм аның оксидлашу дәрәҗәсе кими.

Мисаллар:

Оксидлаштыручы электроннарны алып бәйләнгән кайтаргыч матдәгә әйләнә, процесс яңадан кайтару дип атала:

Оксидлаштыручы + eбәйләнгән кайтаргыч матдә.

Оксидлашу-кайтару пары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

H2 + F2 → 2 HF Оксидлашу-кайтару ярымреакцисе

Оксидлаштыручы һәм аның кайтарылган форма яки кайтаргыч матдә һәм аның оксидлашкан формасы бәйләнгән оксидлашу-кайтару парын булдыра, ә аларның үзара әверелеше Оксидлашу-кайтару ярымреакцияләре дип атала.

Мисаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сутуар һәм фтор арасында оксидлашу-кайтару ярымреакциясе

ике ярымреакциягә бүленә:

1) Оксидлашу:

2) Яңадан кайтару:

Электроннарны тоташтыру процессы - яңадан кайтару, шуннан оксидлашу дәрәҗәсе кими:

Әлеге реакциядә

электроннарны тоташтыручы атомнар яки ионнар - оксидлаштыручылар булып торалар,
электроннарны кайтаручы атомнар яки ионнар - кайтаргычлар булып торалар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хомченко Г. П., Севастьянова К. И., Окислительно-восстановительные реакции, 2 изд., М., 1980;
  • Кери Ф., Сандберг Р., Углубленный курс органической химии, пер. с англ., кн. 2, М., 1981, с. 119-41, 308-43;
  • Марч Дж., Органическая химия, пер. с англ., т. 4, М., 1988, с. 259—341;
  • Турьяи Я. И., Окислительно-восстановительные реакции и потенциалы в аналитической химии, М., 1989;
  • Тодрес 3. В., Электронный перенос в органической и металлоорганической химии, в сб.: Итоги науки и техники. Сер. Органическая химия, т. 12, М., 1989. С. И. Дракин, З. В. Тодрес.