Октябрьски авыл җирлеге (Югары Ослан районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Октябрьски авыл җирлеге (Югары Ослан районы) latin yazuında])
Октябрьски авыл җирлеге
Дәүләт  Россия
Башкала Октябрьски[1]
Административ-территориаль берәмлек Югары Ослан районы
Халык саны 654 (1 гыйнвар 2018)[2]
Карта

Октябрьски авыл җирлеге (рус. Октябрьское сельское поселение) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек.

Административ үзәге булып Октябрьски авылы тора.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Югары Ослан муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.[3]

16 гасырның беренче яртысында җирлек территориясе Казан ханлыгы составына кергән. 1552 елда Рус дәүләте составында. 1553 елдан башлап кушылган җирләр уездларга бүленә башлый: тау ягы Свияжск уездына керә. Шул килеш алар 18 гасырның 20 елларына кадәр торалар.

Югары Ослан районының Казан ханлыгы чорыннан соң беренче унъеллыкларында салынган рус авылларының күбесе татар, чуваш, мордва җирлекләрендә барлыкка килүе мәгълүм.

1917 нче елгы вакыйгалардан соң Советлар власте урнаша. Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә пролетариат диктатурасы эпохасы башлана. Авылларда авыл советлары оеша. Советларның барлык берләшмәләре гомуми тигез туры сайлаулар аркылы яшерен тавыш бирү нигезендә барлыкка килә.[4]

1985 елда Матюшино авыл советы бетерелү сәбәпле, халык депутатларының Октябрьски авыл советы оештырыла, аның составына түбәндәге торак пунктлар керә: Октябрьский бистәсе, Матюшин авылы, Ключищи һәм Яңа Болгар авылы.[5]

1995 елда Октябрьский авыл халык депутатлары советы Октябрьски җирле үзидарә Советы дип үзгәртелә.[5]

2005 елның октябрендә Октябрьски авыл җирлеге Советы исеменә ия була.[5]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[6]2011[7]2012[8]2013[9]2014[10]2015[11]
716715700692700681

Авыл җирлеге составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торак пунктТорак пункт төреХалык саныМилли составы
1 Октябрьски авыл, административ үзәк 676 руслар, татарлар
2 Ключищи авыл 165 руслар, татарлар
3 Матюшин авыл 66 руслар
4 Яңа Болгар авыл 66 татарлар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 19-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Верхнеуслонский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе».
  4. Октябрьски авыл җирлегенең килеп чыгу тарихы., archived from the original on 2022-01-08, retrieved 2022-01-08 
  5. 5,0 5,1 5,2 История образования сельского поселения. Что же сегодня представляет из себя муниципальное образование «Октябрьское сельское поселение»?, archived from the original on 2022-01-08, retrieved 2022-01-08 
  6. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  7. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
  8. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  9. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  10. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  11. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.