Октябрь тимер юлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Октябрь тимер юлы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ленин орденлы Октябрь тимер юлы
Тулы исем:

ААҖ «РЖД» филиалы — Октябрь тимер юлы

Эш еллары:

(1851 ел) 13 ноябрь

Ил:

ССРБ, Русия

Идарә итү шәһәре:

Питырбур

Халәт:

эшли

Буйсыну:

Русия Тимер юллары

Телеграф коды:

ОКТ

Бүләкләр:

Ленин ордены

Озынлык:

10 378,4 км

Мәскәү вокзалы-Октябрь тимер юлы төп тимер юл вокзалы.

Октябрь тимер юлы (русча Октя́брьская желе́зная доро́га) - тимер юл ширкәте, "Русия тимер юллары" ААҖ филиалы, Русиянең төньяк-көнбатыш өлкәләрендәге тимер юл инфраструктурасын файдалану белән шөгыльләнә (Калининград өлкәсеннән тыш).

Идарә үзәге Питырбур шәһәрендә урнашкан. Мәскәүнең Ленинград вокзалына кадәр инфраструктура тимер юл составына керә.

Октябрь тимер юлының бер өлеше: Питырбур-Павловск Бөтендөнья Мирасы исемлегенә кертелгән (объект № 540-034c).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1837 елның 30 октябрендә Патша авылы тимер юлы ачыла , озынлыгы - 27,5 км.

1851 елда ике юллы Николай тимер юлы Питырбур-Мәскәү ачыла.

1923 елда Николай тимер юлына Октябрь тимер юлы дип яңа исем кушыла.

Гомуми сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь магистраленең озынлыгы – 10 378,4 км., гомуми юллар озынлыгы - 13323,762 км. Иң зур төене - Питырбур.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]