Олан (Кайбыч районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олан (Кайбыч районы) latin yazuında])
Олан
Карта
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Кайбыч районы
Координатлар 55°25'1.2"тн, 48°7'12.0"кнч
Нигезләнгән 1640
Русча топонимы Уланово
Кайчандыр Олан авылы урнашкан тау
Олан авылы кыры. Ак чәчәкләр

Олан (рус. Уланово) — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы юкка чыккан торак пункт. Авыл Иске Чәчкаб авылыннан төньякка таба якынча 1, Колаңгы тимер юл станциясеннән 22 км ераклыкта ераклыкта урнашкан булган.[1]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга нигезне XVII гасырда (1640нчы елларда[4] ) Сарытау якларыннан рус басып алучылары тарафыннан күчерелгән, христиан динен кабул итү тәэсирендә инде тулысынча руслашкан, керәшен татарлары нигез сала[4]. Ә авыл яшәгән вакытта, биредә иң күбе 200ләп йорт, башлангыч мәктәп, кибет, күмәк хуҗалык булган[4].

1927 елдан — Кайбыч районы Өлҗән авыл советы, 1944 елдан — Подберезье районы Өлҗән авыл советы, 1964 елдан Апас районы Өлҗән авыл советы составында була.[1]

Авыл 1980 елдан соң[5] тулысынча таркалып бетә.[1] Күпчелек халкы Өлҗән авылына һәм якындагы калаларга (Яшел Үзән, Казан) тарала. Иң актык күченүче Антон исемле кеше була. Авылның җирләре тулысы белән Өлҗән авылы җирлегенә күчә.

Бүгенге көндә авылдан бары йорт нигез ташлары, зират һәм җиләк-җимеш бакчалары гына сакланып калган.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми демографик күрсәткечләр
исәп елы 1859[6] 1897[7] 1907[8] 1930[1] 1958[1] 1978[1]
халык саны 558[6] 636 1168[8] 608[1] 229[1] 49[1]
милли составы руслар руслар руслар руслар[1] руслар[1] руслар[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 Уланово. Татар энциклопедиясе.
  2. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  3. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  4. 4,0 4,1 4,2 Кадыйр Галим, "Эзле Чәчкаб", Казан, 2004.
  5. Исчезнувшие населѐнные пункты Республики Татарстан: справоч - ник / под ред. Р.В.Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 320 с.
  6. 6,0 6,1 Список населённых мест Российской империи по сведениям 1859–1873 годов
  7. Волости и важнейшие селения Европейской России
  8. 8,0 8,1 Список селений Казанской губернии (1910–1914)