Олег Дерипаска

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олег Дерипаска latin yazuında])
Олег Дерипаска
Туган телдә исем Олег Владимир улы Дерипаска
Туган 2 гыйнвар 1968(1968-01-02) (56 яшь)
РСФСР, Түбән Новгород өлкәсе, Дзержинск
Яшәгән урын Краснодар крае
Мәскәү
Лондон
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ / Кипр байрагы Кипр[1]
Әлма-матер Русия икътисад университеты[d] һәм МДУның физика факультеты[d]
Һөнәре эшкуар
Җефет Полина Юмашева
Балалар улы Петр, кызы Мария
Бүләк һәм премияләре Александр Невский ордены (РФ) Дуслык ордены (РФ)
Сайт http://www.deripaska.ru/

 Олег Дерипаска Викиҗыентыкта

Олег Дерипаска, Олег Владимир улы Дерипаска (рус. Оле́г Влади́мирович Дерипа́ска, 1968 елның 2 гыйнвары, РСФСР, Түбән Новгород өлкәсе, Дзержинск) — эшкуар, миллиардер, «База элементы» (Базэл) сәнәгать компаниясенең хуҗасы һәм күзәтүчеләр шурасы рәисе (2009-2012 елларда генераль директоры), «РУСАЛ» берләшкән алюминий компаниясенең директорлар шурасы әгъзасы, «En+ Group» компаниясе президенты. 2000-2007 елларда «Рус алюминие» компаниясенең директорлар шурасы рәисе. 1997-2001 елларда «Себер алюминие» компаниясенең президенты. 1994-1997 елларда Саяногорск алюминий заводы генераль директоры. 2008 елда «Иң бай Россияле» ($ 28,6 млрд) дигән исем алган. Forbes журналы версиясе буенча, 2018 елның 8 гыйнварына $ 7, 1 млрд шәхси байлыгы бар[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елның 2 гыйнварында РСФСР Горький өлкәсе (1990 елдан Түбән Новгород өлкәсе) Дзержинск шәһәрендә туган. Чыгышы белән Кубань казаклары нәселеннән. Балачагы әти-әнисенең туган ягы булган Краснодар краенда уза. Усть-Лабинск районы Железный һәм Октябрьский хуторларында яшәп, башлангыч белем ала, Усть-Лабинскиның 2нче санлы мәктәбен тәмамлый. Унбер яшендә акча эшли башлый: әнисе эшләгән заводта слесарьга ярдәм итә, электрик өйрәнчеге була. 1986-1988 елларда Байкал артында хәрби хезмәт үтә. 1988 елда Мәскәүгә күчеп килә. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физика факультетын бик яхшыга тәмамлый (1993). Аннары Г. В. Плеханов исемендәге академиядә укуын дәвам итә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елда Мәскәү дәүләт университетында бергә укыган иптәшләре белән металл сатуга нигезләнгән «Хәрби инвестицион-сәүдә компаниясе» оештыралар. Әлеге компаниянең Мәскәү тауар биржасында һәм Россия тауар-чимал биржасында брокер урыннары була. Металлны ил эчендә очсызрак бәягә сатып алып, чит илгә чыгару белән шөгыльләнә башлый, кергән табышны Саяногорск алюминий заводы акцияләрен сатып алуга тотып бара. 1994-1997 елларда әлеге заводның генераль директоры булып тора. Аның тәкъдиме белән «Себер алюминие» (хәзерге «База элементы», Базэл) төркеме оештырыла. 2000 елларга төркем дөньяның әлеге төр тауарны җитештерүче 10 иң эре оешмасы арасына керә.

2000-2003 елларда «Сибалюминий» һәм «Сибнефтьнең» алюминий һәм глинозем активларын берләштергән «Рус алюминие» компаниясенең генераль директоры. 2007 елда әлеге ике җитештерү оешмасының берләшүе һәм Glencore (Швейцария) компаниясенең шундый ук активлары белән кушылуыннан «РУСАЛ» берләшкән компаниясе барлыкка килә. Шул ук елны Краснодар, Сочи, Геленджик, Анапа һәм Ейск аэропортлары белән идарә итүче «Базэл Аэро» оештырыла.

2008 елда «РУСАЛ» «Норильск никеле» комбинатының блоклаучы пакетын сатып ала һәм 2015 елга кадәр дөньяның иң эре алюминий җитештерүчесе булып исәпләнә. 2009 елдан «База элементы»ның (Базэл) генераль директоры, 2012 елдан күзәтүчеләр шурасы рәисе, 2014 елдан президенты.

2013 елда аның кул астындагы структуралар инвестициясенә (гомуми сумма 45 млрд сум) Сочи олимпиадасы объектлары төзелә.

О. В. Дерипаска — «Азия - Тын океан икътисади хезмәттәшлеге» форумында РФ вәкиле, 2007 елдан форумның РФ бүлекчәсен җитәкли.

2000 елда «Вольное дело» иганәчелек фондын нигезли (яшьләрнең техник белемнәрен үстерү; Кубань казакларының үзенчәлекле мәдәниятен саклау; РФ фәненә ярдәм итү; хайваннарны яклау һ. б. проектлар).

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Полина Владимир кызы Юмашева (Б. Ельцинның үз нәселеннән булмаган оныгы), Forward Media Group нәшрият компаниясе директорлар шурасы рәисе. Уллары Петр (2001), кызлары Мария (2003)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1999 Дуслык ордены (РФ)
  • 2007 «Хакасия алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (Хакасия)
  • 2014 Александр Невский ордены (РФ)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]