Эчтәлеккә күчү

Олег Дорощук

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олег Дорощук latin yazuında])
Олег Дорощук
Туган 4 июль 2001(2001-07-04)[1] (24 яшь)
Кропывнытскый, Украина
Ватандашлыгы  Украина
Һөнәре прыгун в высоту
Спорт җиңел атлетика

 Олег Дорощук Викиҗыентыкта

Олег Евгеньевич Дорощук (укр. Олег Євгенович Дорощук; 2001 елның 4 июле, Кировоград) — украин җиңел атлеты (биеклеккә сикерүче). 2024 елгы Олимпия уеннарында катнашучы. 2024 елгы Европа чемпионатының бронза призёры, 2025 елда бина эчендәге Европа чемпионы. Украина Халыкара класстагы спорт остасы.

Кировоградта туган. Геннадий Здитовецкий кул астында СДЮСШОР № 2 мәктәбендә шөгыльләнгән[2].

2018 елның июнендә Балкан яшьләр чемпионатында 2 метр 8 сантиметрга сикереп көмеш медаль яулаган[3]. Киләсе айда Дьёр шәһәрендә узган яшьләр Европа чемпионатында да көмеш медаль яулаган[4]. Буэнос-Айрестагы 2018 елгы яшьләр Олимпия уеннарында 2,14 метр нәтиҗәсе белән бронза медаль алган[5].

Яшьләр арасында Европа чемпионатына икенче тапкыр 2019 елда, Бурос шәһәрендә катнашкан, һәм тагын көмеш медаль яулаган[6]. 2019 ел нәтиҗәләре буенча Кировоград өлкәсендә елның иң яхшы яшь спортчысы дип танылган[7].

2020 елда Львовта узган Украина чемпионатында бронза медаль яулаган. Соңрак узган җәйге Украина беренчелекләрендә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешкән: 2021 — бронза, 2022 — алтын, 2023 — бронза, 2024 — алтын[8].

Олы яшьтәгеләр арасында халыкара ярышларда дебюты 2021 елда Торунь шәһәрендә узган Европа чемпионатының бина эчендәге версиясендә булган, анда финалга чыга алмаган[9]. Шул ук елда Таллинда узган яшьләр Европа чемпионатында финалда бишенче урынны алган[10].

2022 елда Юджинда узган дөнья чемпионатында (квалификациядә 15-нче урын) һәм Мюнхенда узган Европа чемпионатында (финалда 4-нче урын) катнашкан[11].

2023 елда Эспоода узган яшьләр Европа чемпионатында икенче урынны Украинадан тагын бер спортчы — Роман Петрук белән бүлешкән[12]. 2023 елда Будапештта узган дөнья чемпионаты финалында катнашып, 13-нче урында тәмамлаган[13].

2024 елның февралендә Банска Быстрицеда 2 метр 30 сантиметрга сикереп бронза медаль яулаган[14]. 2024 елгы бина эчендәге дөнья чемпионатында, Глазгода, дүртенче урынны алган[15]. 2024 елгы Европа чемпионатында (Рим) 2,26 метр нәтиҗәсе белән өченче урынны алган[16].

Дөнья рейтингындагы урыны аркасында 2024 елгы Париж Олимпия уеннарында катнашу хокукы алган[17]. Олимпиадада 2,34 метр биеклекне уза алмыйча, 6-нчы урынны алган, ләкин шәхси рекордын яңартып (2,31 метр) ярышны тәмамлаган[18]. 2024 елда Бриллиант Лигасы этабында Польша (Хожув) һәм Италия (Рим) шәһәрләрендә бронза медальләр яулаган[19][20].

2025 елның марты аенда Нидерландның Апелдорн шәһәрендә узган бина эчендәге Европа җиңел атлетика чемпионатында 2,34 метр нәтиҗәсе белән дөньяда сезонның иң яхшы күрсәткечен һәм шәхси рекордын куеп, алтын медаль яулаган, һәм бинада узучы Европа чемпионатында җиңгән беренче украин биеклеккә сикерүче булган[21].

Ел Ярыш Шәһәр Урыны Нәтиҗә
2018 Яшүсмерләр арасында Европа чемпионаты Дьёр 2 2,13 м
Яшүсмерләр Олимпия уеннары Буэнос-Айрес 3 2,14 м
2019 Яшьләр арасында Европа чемпионаты Бурос 2 2,14 м
2021 Европа чемпионаты (бина эчендә) Торунь 9 (кв.) 2,16 м
Яшьләр арасында Европа чемпионаты Таллин 5 2,14 м
2022 Дөнья чемпионаты Юджин 15 (кв.) 2,25 м
Европа чемпионаты Мюнхен 4 2,23 м
2023 Яшьләр арасында Европа чемпионаты Эспоо 2 2,19 м
Дөнья чемпионаты Будапешт 13 2,20 м
2024 Дөнья чемпионаты (бина эчендә) Глазго 4 2,24 м
Европа чемпионаты Рим 3 2,26 м
Олимпия уеннары Париж 6 2,31 м
  1. World Athletics database
  2. Кропивницький легкоатлет Олег Дорощук – у четвірці кращих стрибунів світу у висоту (2024-03-05).
  3. Чотири медалі українців на юнацькому чемпіонаті ABAF (2018-06-11).
  4. Дьйор-2018: золото і найкраще досягнення у світі Кохана і срібна висота Дорощука (2018-07-07).
  5. Олег Дорощук: «До останнього було відчуття того, що можу подолати 2,16» (2018-10-23).
  6. Дві медалі українців на завершення юніорського чемпіонату Європи (2019-07-21).
  7. Банташ, Вікторія (2019-12-25). У Кропивницькому відзначили нагородами кращих легкоатлетів області та їхніх тренерів.
  8. ДОРОЩУК Олег - Статистика ФЛАУ.
  9. Дмитро Нікітін – у п’ятірці найсильніших на чемпіонаті Європи в приміщенні (2021-03-07).
  10. Бронзова крапка українців на молодіжному чемпіонаті Європи (2021-07-11).
  11. Сьома спроба й фініш крізь біль, або яким був старт чемпіонату світу з легкої атлетики для українців (2022-07-16).
  12. Підсумки чемпіонату Європи U23 (2023-07-18).
  13. Олег Дорощук - Чемпионат мира по лёгкой атлетике 2023.
  14. Олег Дорощук долає 2.30, Юлія Чумаченко перемагає в Белграді (2024-02-13).
  15. Глазго-2024: Олег Дорощук у кроці від медалі чемпіонату світу в приміщенні (2024-03-03).
  16. На висоті! Владислав Лавський і Олег Дорощук – медалісти чемпіонату Європи (2024-06-11).
  17. Степанюк, Николай (2024-07-04). Сборная Украины получила еще 7 олимпийских лицензий в легкой атлетике.
  18. Зинченко, Иван (2024-08-10). Прыжки в высоту. Дорощук завершил выступления в финале Олимпиады.
  19. Степанов, Николай (2024-08-25). Дорощук занял третье место в прыжках в высоту на этапе Бриллиантовой лиги.
  20. Агарков, Даниил (2024-08-30). Дорощук во второй раз подряд занял третье место на этапе Бриллиантовой лиги.
  21. Дорощук стал чемпионом Европы с лучшим результатом сезона в мире