Олег Кошевой урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олег Кошевой урамы (Казан) latin yazuında])
Олег Кошевой урамы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Озынлык 930 метр
Почта индексы 420127
Карта
 Олег Кошевой урамы Викиҗыентыкта

Казанның Кошевой урамындагы табличка

Олег Кошевой урамыКазан шәһәренең Авиатөзелеш (элеккеге Ленин) районындагы Карабай микрорайонындагы урам.

Көнбатыштан төньяк-көнчыгышка Соцгород мәйданы янындагы Копылов урамы белән кисешү аша Мотор төзүчеләр мәйданы янындагы Дементьев һәм Ижау урамнары киселешенә кадәр уза. Копылов, Трамвай, Лиза Чайкина, Годовиков, Дементьев һәм Ижау урамнары белән кисешә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урам 1942—1943 елларда Краснодон шәһәрендә эш иткән «Яшь гвардия» яшерен антифашистлар комсомол оешмасын оештыручыларның берсе, Советлар Берлеге Каһарманы Олег Васильевич Кошевой (1926—1943) хөрмәтенә аталган.

Соцгород мәйданы янындагы Олег Кошевой һәм Копылов урамнары киселеше

Олег Кошевой, Дементьев һәм Копылов урамнары арасында 1939 елда нигезләнгән «Крылья Советов» паркы урнашкан. Урам буйлап аның төньяк чиге уза.

Заманча торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урамның гомуми озынлыгы 930 метр тәшкил итә[1].

Олег Кошевой урамында түбәндәге номерлы йортлар бар: 2, 2а к. 1, 2б, 4, 4а, 6, 6а, 8, 8а, 9а, 10, 10а, 11 кв. 1, 12, 12а, 13, 13а, 14, 14а, 15, 16, 16а, 18, 18а, 20, 20/1.

Объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәпара уку комбинаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олег Кошевой урамы 2а йорты буенча «Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 1 нче номерлы мәктәпара уку комбинаты» Муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе урнашкан, ул 1995 елның 30 августында ачылган[2].

Авиатөзелеш районының 1 нче номерлы мәктәпара уку комбинаты
Авиатөзелеш районы прокуратурасы

Прокуратура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олег Кошевой урамы 8а йорты буенча Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы урнашкан[3].

«Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олег Кошевой урамында «Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы Муниципаль автоном учреждениесе урнашкан, ул ике бинаны били: 17 нче номерлы (боз аренасы) һәм 19 нчы номерлы (бассейн). Комплекста спорт мәктәпләре («Авиатор» край балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Зенит» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (БЯСМ), «Мотор» (БЯСМ), «Дельта» (БЯСМ), «Смена» (БЯСМ) һәм сәламәтләндерү төркемнәре эшли[4].

«Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы элек «шәхси сектор» дип аталган бер катлы йортлар урнашкан территориядә төзелгән.

Боз аренасы комплексы 2009 елның 21 декабрендә, уен залы һәм йөзү бассейны комплексы (шулай ук медицина һәм административ блоклар) 2010 елның 5 маенда файдалануга тапшырылган[5].

«Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларының берсе.

Медицина учреждениеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олег Кошевой урамы 2б йорты буенча урнашкан торак йортта «Латыпов клиникасы» филиалы (стоматология)[6], 6 нчы йортта — «32 энҗе бөртеге» (стоматология) клиникасы филиалы эшли[7].

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында Олег Кошевой урамындагы кайбер йортларның стеналары биш кат биеклектә Универсиада логотиплары рәсемнәре белән бизәлгән иде.

Фотосүрәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Улица Олега Кошевого в Казани
  2. МБОУ «Межшкольный учебный комбинат №1 Авиастроительного района г. Казани» (присоединено к СОШ №112)
  3. Прокуратура Авиастроительного района
  4. МАУ СОК «Триумф»
  5. «Триумф», универсальный спортивный комплексархив күчермәсе, archived from the original on 2017-08-23, retrieved 2021-01-09 
  6. Клиника Латыпова Р. М. на улице Олега Кошевого
  7. Стоматология «32 Жемчужины» (Филиалы)архив күчермәсе, archived from the original on 2017-08-27, retrieved 2021-01-09