Олег Мартьянов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олег Мартьянов latin yazuında])
Олег Мартьянов
Туган 28 декабрь 1960(1960-12-28) (63 яшь)
Казан, ССРБ

Олег Викторович Мартьянов (1960 елның 28 декабре, Казан, ССРБ) — Россия Федерациясе Кораллы Көчләре полковнигы, 2009—2013 елларда Россия Федерациясенең махсус операцияләре көчләренең беренче командиры, Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясенең әгъзасы[1], техник фәннәр кандидаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олег Мартьянов 1960 елның 28 декабрендә Казанда хәрби гаиләдә туган. Инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 122 нче урта мәктәпне һәм Рязань югары һава-десант команда училищесын тәмамлый (1982). Ике ел махсус билгеләнештәге 4 нче аерым бригадада (Вильянди, Эстон ССР, Балтыйк буе хәрби округы), 1984 елның сентябреннән 1986 елның октябренә кадәр Әфганстанда командировкада хезмәт итә; махсус билгеләнештәге 154 нче аерым отрядта (Җәлалабад) төркем һәм рота командиры булып хезмәт итә. Әфганстанда хезмәт иткәндә җиңел яралана; 1989 елның августына кадәр махсус билгеләнештәге 24 нче аерым бригада белән (Байкал арты хәрби округы) җитәкчелек итә[2].

1992 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 1999 елга кадәр махсус билгеләнештәге отряд командиры, оператив бүлек башлыгы һәм Себер һәм Төньяк-Кавказ хәрби округларының аерым бригадаларында штаб начальнигы булып хезмәт итә. Чечняда сугышларда катнашкан, 2009 елга кадәр ГРУда хезмәт иткән. 2009—2013 елларда — Россия Федерациясе Кораллы көчләренең махсус операцияләре беренче командиры[3]. Кандидатлык диссертациясен 2010 елда яклый (техник фәннәр кандидаты).

2013 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин чакыруы буенча Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы итеп билгеләнә. ССО өчен хәрби экипировка һәм корал әзерләүдә катнаша[4]. 2013 елдан Россия Коралчылары берлегенең директорлар советы әгъзасы.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кызыл Йолдыз ордены (1985);
  • Кызыл Байрак ордены (1986);
  • Батырлык ордены (1996, 2000);
  • «Хәрби казанышлары өчен» ордены (2000);
  • Почёт ордены (2007);
  • Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе (2008);
  • Россия Федерациясенең Атказанган хәрби белгече (2012).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сергей Птичкин (2015-02-27). Вежливые люди получили свой День. Президент России Владимир Путин подписал Указ об установлении нового профессионального праздника военных — День Сил специальных операций. Российская газета.
  2. Вежливые, надёжные, свои…. Союз десантников России.
  3. Силы специальных операций: как готовят к миссиям, невыполнимым для остальных?. Первый канал (2020-02-27).
  4. Олег Мартьянов: спецназовец станет центром системы управления роботами. РИА Новости (2017-02-27).