Олег Эпштейн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олег Эпштейн latin yazuında])
Олег Эпштейн
Туган 12 май 1956(1956-05-12)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 29 декабрь 2023(2023-12-29)[1] (67 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
 Америка Кушма Штатлары
Һөнәре тренер по фигурному катанию

 Олег Эпштейн Викиҗыентыкта

Олег Ефимович Эпштейн (ингл. Oleg Epstein, 1956 елның 12 мае, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — совет тимераякта фигуралы шуучысы, фигуралы шуу буенча Россия һәм Америка тренеры. Халыкара фигуралы шуу академиясе (ингл. International Skating Academy) тренеры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олег Эпштейн 1956 елның 12 маенда Казанда туа. 1973 елда Свердловск шәһәренең 9 нчы мәктәбен тәмамлаган. ССРБ спорт мастеры (1973).

Эпштейн 2000 елга кадәр Совет һәм Россия фигуралы шуучыларын әзерләгән. Аның тәрбияләнүчеләре арасында Ирина Лобачёва, Илья Авербух, Роман Костомаров, Максим Ставицкий, Анна Семенович, Виктория Синицина, Никита Кацалапов булган[2][3].

2000 елдан АКШта эшли. Ул әзерләгән фигуралы шуучылар арасында 2010 елгы Олимпия чемпионы Эван Лайсачек һәм ялгыз шуу ярышларында чыгыш ясаучы Грейси Голдны билгеләп үтәргә мөмкин. Шулай ук 2018 елда ул Рави Валия белән бергә канадалы Патрик Чанның тренеры булган. 2018 елда Чан алар җитәкчелегендә Пхёнчханда узган Олимпия уеннарында җыелма команда белән Олимпия чемпионы титулын яулаган, шулай ук шәхси турнирда тугызынчы булган[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://dzen.ru/a/ZZmqQK_Y_RFBUUGf
  2. Oleg Epstein, Coach at the International Skating Academy. International Skating Academy. әлеге чыганактан 2019-01-08 архивланды. 2019-01-08 тикшерелгән.
  3. Олег Ефимович Эпштейн. әлеге чыганактан 2018-04-29 архивланды. 2019-01-08 тикшерелгән.
  4. Patrick Chan to be coached by Walia, Epstein at 2018 Games (2018-01-05). әлеге чыганактан 2018-01-11 архивланды. 2019-01-08 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]