Олонхо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олонхо latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
ЮНЕСКО байрагы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы

Олонхо (сах. Олонхо) — якут халкының героик эпосы.

10 000-20 000 (һәм аннан да күбрәк) тезмә юлдан торган олонхо әкиятче һәм чичәннәр тарафыннан сөйләнә. 2005 елда ЮНЕСКО олонхоны «кешелекнең матди булмаган мирасы һәм телдән сөйләнгән матур әсәре» дип игълан итә.

Иң озын олонхо җиде төн барча сөйләнә. Киң билгеле олонхо сах. «Нурлар Нүргун Боотур». (lang-en|«Nyurgun Bootur the Swift») 36 000 тезмә юлдан тора.

Олонхо — төрки халыкларның иң борынгы эпосларының берсе, саха халкының эпик традицияләрен берләштергән эпосларның төп эпосы. Бүген Русия Федерациясеның Ерак Көнчыгыштагын Саха Республикасында бу сәнгать төзелә.

Җырчы һәм сөйләүче тарафыннан сөйләнгән шигъри хикәя ике өлештән тора: эпосның җырланган өлеше, цитаталардан торган чәчмә белән алышына.

Сөйләүче юмарт телле һәм импровизация остасы булырга тиеш. Эпопея борынгы сугышчылар, аллалар, күңел һәм хайваннар турында легендалар сөйли, әммә хәзерге заманга күчмә тормыш таркалуы турында мөрәҗәгать итә.

Һәр заманның бай репертуарлы чәчәннәре булганга күрә, Олонхоның күп төрле вариантлары очрый. Йола гаиләдә күңел ачу һәм белем бирү чарасы буларак таралган. Сәяси тотрыксызлык вакытында, авыр климатик һәм географик шартларда яшәү өчен көрәшкән кече халыкның яшәү рәвешенең танытмасы булып саха халкынын дини карашын чагылдыралар.

XX гасырдагы үзгәртеп корулар Саха Республикасындагы эпик йолаларны куркыныч астына куйды. Шулай да, өйрәнүчеләр аз булуга карамастан, үзгәртеп кору елларында Олонхога кызыксыну артты гына.

Олонхо өйрәнүчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ойунский Платон Алексеевич — якут совет сәясәтче, җәмәгать эшмәкәре.
  • Илларионов Василий Василий улы — саха фольклорчысы, профессор, филология фәннәре докторы, Саха Республикасының атказанган фән эшмәкәре.

Рәсем сәнгатендә Олонхо[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссамнар үз иҗатларында олонхо халык фольклоры һәм әкият образлары белән бүлешә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]