Олугбәк мәдрәсәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олугбәк мәдрәсәсе latin yazuında])
Олугбәк мәдрәсәсе

Олугбәк мәдрәсәсеСәмәркандтагы Регистан мәйданында урнашкан мәгариф бинасы. Ширдар һәм Тыйлля-Кяри мәдрәсәләре белән бердәм архитектура ансамбле тәшкил итә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Регистан мәйданының көнбатыш өлешендә урнашкан. Аны 1417-1420 елларда Тимуриләр дәүләте хакиме һәм галим-астроном Мирза Олугбәк салдыра. Әлеге мәдрәсәне һәм Олугбәк обсерваториясен[1] төзү Сәмәркандны урта гасырларның фән үзәге буларак таныта.

Мәдрәсәдән соңрак салынган Олугбәк ханәкәсе һәм кәрвансарай 200 елдан соң җимерелә һәм алар урынында XVII гасыр башында Ширдар һәм Тиллә Карый мәдрәсәләре салына[2].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртпочмаклы итеп салынган мәдрәсәнең 4 айваны һәм шакмаклы эчке ишегалды бар. Бинаның почмакларында дүрт манара бастырылган. Ике катлы итеп шәкертләр гомум ятагы салынган. Арткы өлештә мәчет. Мәдрәсәнең кырый бүлмәләре өстендә дүрт гөмбәзе бар.

Мәйданга мозаика бизәкле порталы булган биек áрка карап тора. Орнаментлар төсле вак кирпечләр, керамика кулланып ясалган.

Дәрелфөнүн[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдрәсә XV гасырның иң яхшы ислам дәрелфөнүне булып исәпләнгән. Математика, геометрия, мантыйк, табигать фәннәре төпле укытылган. Мирза Олугбәк үзе дә мәдрәсәдә укыткан. Данлыклы шәкертләр арасында Габдрахман Җәми булуы билгеле.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]