Олуг-Мөхәммәт
Олуг-Мөхәммәт | |
---|---|
Алтын Урданың ханы | |
Вазыйфада 1419 – 1423 | |
Аңа кадәр | Хаҗи Мөхәммәт |
Дәвамчысы | Бәрәк хан |
Алтын Урданың ханы | |
Вазыйфада 1426 – 1427 | |
Аңа кадәр | Бәрәк хан |
Дәвамчысы | Бәрәк хан |
Алтын Урданың ханы | |
Вазыйфада 1428 – 1432 | |
Аңа кадәр | Бәрәк хан |
Дәвамчысы | Кече Мөхәммәт |
Казанның беренче ханы | |
Вазыйфада 1438 – 1445 | |
Аңа кадәр | Казан әмире |
Дәвамчысы | Мәхмүт хан |
Туган | 1405 |
Үлгән | 1445 Казан, Казан ханлыгы |
Балалар | Мәхмүт хан, Мостафа, Касим, Якуб |
Әти | Ичкиле Хәсән |
Олуг-Мөхәммәт хан яки Олыг Мөхәммәт (tat. lat. Oluğ-Möxämmät(үле сылтама), اولوغ محمد, Oluğ Mөxәmmәt; 1405—1445) — Урта гасырларның билгеле дәүләт эшлеклесе, Алтын Урда (1436 елгача), Кырым (1437) һәм Казан (1438—1445) ханы. Ичкиле Хәсәннең улы. Башка Мөхәммәттән аермалы буларак Олуг кушаматы ала. Казан ханлыгының нигез салучысы (1438), Касыйм ханлыгына да нигез салуга өлеш кертә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1419—1420, 1421—1423, 1426—1437 елларда Алтын Урданың ханы була. 1419—1423 елларда, Җучи Олысы өчен, тукайтимуридлар династиясенең кече тармагы белән көрәш алып бара. Җиңелгәч, 1423 елда Идел Болгарстанына кача. 1426 елда Литва кенәзе Витовт ярдәме белән Алтын Урда тәхетен кайтара.
Алтын Урда тәхетендә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үзенең хакимиятен Кырымга җиткереп, төрек солтаны Мурад II белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыра. 1428—1429 елларда Мисырга илчелек җибәрә. 1431 елда Олуг-Мөхәммәт мәхкәмәсенә бөек кенәзлек тәхетенә хокуклары булган Дмитрий Донскойның улы һәм оныгы килә. Хан эшне мәсьәләне Василий II файдасына чишә.
Мәскәү белән сугышлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1436 елда Тимер Котлыгның бер туганының улы , Гыяседдин, тарафыннан тәхеттән төшерелә һәм Кырымга китергә мәҗбүр була. Ләкин тиздән, ярдәмгә Сәет-Әхмәт ханны чакырган, биредәге Хәйдәр әмир белән мөнәсәбәтләре бозыла.
Биләү янындагы сугыш (1437)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Каршы тора алмаячагын аңлап, өчмеңлек гаскәре белән Кырымнан китә һәм Рус Олысы ягына юнәлеп, Белев шәһәренә урнаша. Ләкин Василий шәһәрне ташлап китүен таләп итеп, аңа каршы 30-меңлек гаскәрен җибәрә. Сугыш нәтиҗесендә 3 меңлек татар гаскәре 30-меңлек рус гаскәрен тар-мар иткән.
Олуг-Мөхәммәт Рус Олысында озаклап тормый, ә Алтын Урданың Болгар Олысы җирләренә, Казанга, юнәлә. Казан елъязмачысы язуынча, болгарлар һәм черемислар, русларның һәҗүмнәреннән яклый алырлык көчле территориаль хакимиятнең урнашуына шатланганнар. Урта Идел буенда урнашкач, хан Рус Олысы өстеннән хакимиятен торгызырга уйлый. Һөҗүмнәрен 1439 елда башлый. Шул елның язында хан Нижгарны ала, Мәскәүгә хәтле җитә.
Сүздәл янындагы сугыш (1445)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1444—1445 елларда хан Мәскәүгә каршы тагын бер һөҗүм оештыра. 1444 елда морзалар көнчыгыш рус өлкәләрен алалар. Рязань кенәзлегенә каршы һөҗүмдә ханның улы Мостафа үлә. 1445 елда Олуг-Мөхәммәт Нижгарны ала һәм аннан Мөрәмга юнәлә. Василий II кенәзләрнең берләштерелгән гаскәре белән аңа каршы юнәлә, һәм хан Нижгарга кайта. Сүздәл тирәләрендәге 1445 елның 7 июлендәге хәлиткеч сугышта Мәхмүд һәм Якуб җитәкчелегендәге казан гаскәре русларны тар-мар итә. Василий кенәз һәм аның икетуганы Михаил Верейский әсирлеккә алыналар.
Сугыш нәтиҗәләре: Казан ханлыгы тарафыннан Мәскәү гаскәрләрен тар мар итү, Мәскәү бөек кенәзе Василий 2 Кара әсирлеккә алу (бердәнбер тапкыр тарихта), зур салым салу, Касыйм ханлыгы Мәскәү янында барлыкка килү.
Василий Нижгарга китерелә, ә соңрак Курмышка. Ул октябрьдә иреккә чыгарыла, ә Олуг-Мөхәммәт Казанга кайта. Василийның иреккә җибәрелүенең төгәл шартлары билгеле түгел, ләкин ул зур контрибуция була, аны җыю өчен Мәскәүгә 500 казанлы килә. Рәсәй җирләрендә Касыйм ханлыгы барлыкка килүен Олуг Мөхәммәтнең бу җиңүе белән бәйләргә кирәк. Касыйм ханлыгының беренче ханы Олуг-Мөхәммәтнең улы Касыйм була.
Олуг-Мөхәммәт Нижгарка яудан Казанга кайтканда авырудан үлгән.
Казан тәхетендә аның улы Мәхмүт утырган.
Уллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Олуг-Мөхәммәт ханның түбәндәге уллары билгеле:
Элгәре: Казан әмире |
Казан ханы 1438-1445 |
Аннары: Мәхмүт хан |
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М. Г. Худяков: Очерки по истории Казанского ханства 2013 елның 23 апрель көнендә архивланган.