Олуг-Мөхәммәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Олуг Мөхәммәт битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Олуг-Мөхәммәт
Olee Moexaemmaet.JPG
Алтын Урданың ханы
Вазыйфада
1419 – 1423
Аңа кадәр Хаҗи Мөхәммәт
Дәвамчысы Бәрәк хан
Алтын Урданың ханы
Вазыйфада
1426 – 1427
Аңа кадәр Бәрәк хан
Дәвамчысы Бәрәк хан
Алтын Урданың ханы
Вазыйфада
1428 – 1432
Аңа кадәр Бәрәк хан
Дәвамчысы Кече Мөхәммәт
Казанның беренче ханы
Вазыйфада
1438 – 1445
Аңа кадәр Казан әмире
Дәвамчысы Мәхмүт хан
Туган 1405(1405)
Үлгән 1445(1445)
Казан
Балалар Мәхмүт хан, Мостафа, Касим, Якуб
Әти Ичкиле Хәсән

Олуг-Мөхәммәт хан яки Олыг Мөхәммәт (tat. lat. Oluğ-Möxämmät, اولوغ محمد, Oluğ Mөxәmmәt; 1405-1445) — Урта гасырларның билгеле дәүләт эшлеклесе, Алтын Урда (1436 елгача), Кырым (1437) һәм Казан (14381445) ханы. Ичкиле Хәсәннең улы. Башка Мөхәммәттән аермалы буларак Олуг кушаматы ала. Казан ханлыгының нигез салучысы (1438), Касыйм ханлыгына да нигез салуга өлеш кертә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

14191420, 14211423, 14261437 елларда Алтын Урданың ханы була. 14191423 елларда, Җучи Олысы өчен, тукайтимуридлар династиясенең кече тармагы белән көрәш алып бара. Җиңелгәч, 1423 елда Идел Болгарстанына кача. 1426 елда Литва кенәзе Витовт ярдәме белән Алтын Урда тәхетен кайтара.

Алтын Урда тәхетендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенең хакимиятен Кырымга җиткереп, төрек солтаны Мурад II белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыра. 1428—29 елларда Мисырга илчелек җибәрә. 1431 елда Олуг-Мөхәммәт мәхкәмәсенә бөек кенәзлек тәхетенә хокуклары булган Дмитрий Донскойның улы һәм оныгы килә. Хан эшне мәсьәләне Василий II файдасына чишә.

Мәскәү белән сугышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1436 елда Тимур-Котлыгның бер туганының улы , Гыяседдин, тарафыннан тәхеттән төшерелә һәм Кырымга китергә мәҗбүр була. Ләкин тиздән, ярдәмгә Сәет-Әхмәт ханны чакырган, биредәге Хәйдәр әмир белән мөнәсәбәтләре бозыла.

Биләү янындагы сугыш (1437)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә Биләү янындагы сугыш

Олуг Мөхәммәт Биләү сугышында 1437 ел, Петров рәсеме

Каршы тора алмаячагын аңлап, өчмеңлек гаскәре белән Кырымнан китә һәм Рус Олысы ягына юнәлеп, Белев шәһәренә урнаша. Ләкин Василий шәһәрне ташлап китүен таләп итеп, аңа каршы 30-меңлек гаскәрен җибәрә. Сугыш нәтиҗесендә 3 меңлек татар гаскәре 30-меңлек рус гаскәрен тар-мар иткән.

Олуг-Мөхәммәт Рус Олысында озаклап тормый, ә Алтын Урданың Болгар Олысы җирләренә, Казанга, юнәлә. Казан елъязмачысы язуынча, болгарлар һәм черемислар, урысларның һәҗүмнәреннән яклый алырлык көчле территориаль хакимиятнең урнашуына шатланганнар. Урта Идел буенда урнашкач, хан Урыс Олысы өстеннән хакимиятен торгызырга уйлый. Һөҗүмнәрен 1439 елда башлый. Шул елның язында хан Түбән Новгородны ала, Мәскәүгә хәтле җитә.

Суздаль янындагы сугыш (1445)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

төп мәкалә Суздаль янындагы сугыш

1444—45 елларда хан Мәскәүгә каршы тагын бер һөҗүм оештыра. 1444 елда морзалар көнчыгыш урыс өлкәләрен алалар. Рязань кенәзлегенә каршы һөҗүмдә ханның улы Мостафа үлә. 1445 елда Олуг-Мөхәммәт Түбән Новгородны ала һәм аннан Муромга юнәлә. Василий II кенәзләрнең берләштерелгән гаскәре белән аңа каршы юнәлә, һәм хан Түбән Новгородка кайта. Суздаль тирәләрендәге 1445 елның 7 июлендәге хәлиткеч сугышта Мәхмүд һәм Якуб җитәкчелегендәге казан гаскәре урысларны тар-мар итә. Василий кенәз һәм аның икетуганы Михаил Верейский әсирлеккә алыналар.

Сугыш нәтиҗәләре: Казан ханлыгы тарафыннан Мәскәү гаскәрләрен тар мар итү, Мәскәү бөек кенәзе Василий 2 Кара әсирлеккә алу (бердәнбер тапкыр тарихта), зур салым салу, Касыйм ханлыгы Мәскәү янында барлыкка килү.

Василий Түбән Новгородка китерелә, ә соңрак Курмышка. Ул октябрьдә иреккә чыгарыла, ә Олуг-Мөхәммәт Казанга кайта. Василийның иреккә җибәрелүенең төгәл шартлары билгеле түгел, ләкин ул зур контрибуция була, аны җыю өчен Мәскәүгә 500 казанлы килә. Рәсәй җирләрендә Касыйм ханлыгы барлыкка килүен Олуг Мөхәммәтнең бу җиңүе белән бәйләргә кирәк. Касыйм ханлыгының беренче ханы Олуг-Мөхәммәтнең улы Касыйм була.

Олуг-Мөхәммәт Түбән Новгородка яудан Казанга кайтканда авырудан үлгән.

Казан тәхетендә аның улы Мәхмүт утырган.

Уллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олуг-Мөхәммәт ханның түбәндәге уллары билгеле:

Элгәре:
Казан әмире
Казан ханы

1438-1445
Аннары:
Мәхмүт хан

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]