Олыимән
| Олыимән | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Киров авыл җирлеге[1] |
| Почта индексы | 423734 |
Олыимән[2]— Татарстан Республикасының Актаныш районындагы торак пункт.
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Олыимән Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 288 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 37 чакрым ераклыкта урнашкан[3].
Тарихи белешмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Риваятьләр һәм язма чыганакларга күрә, Олыимән авылына XVII йөздә Агыйдел төбәгеннән Җәнәй кабиләсе вәкилләре күченеп килеп нигез сала. Алар хәзерге Сикия елгасы бассейнына кергән һәм соңыннан Олы Имән дип аталачак зур булмаган елга буена урнашалар. Күченеп килү сәбәпләренең берсе, Россия империясенең татар-башкорт халкына карата милли-колониаль сәясәтеннән килеп чыга. Шул сәбәпле, мөһаҗирләр үз йортларын "олы юлдан" (хәзрге Чаллы-Уфа юлының уң ягына) биш чакрым ераклыкта һәм һәр тарафтан диярлек табигый ярлар белән уратып алынган җирдә төзи башлыйлар. Күченүчеләр әлеге төбәктә бик зур имәннәр булуын күреп, үз авылларын да "Олыимән" дип атыйлар. Олыимәнлеләрнең биләмәләре зур була, Киров, Югары Яхшый, Татар Бүләр һәм Мари-Бүләр, Сәет, Сикия авыллары алар җиренә керә. Электән урман кисү, чана, тугым ясау белән шөгыльләнәләр. Соңыннан игенчелек һәм терлекчелек юнәлеше алга китә. 1870 елда мәчет, аның каршында мәдрәсә була. 1937-1955 җиде еллык мәктәп эшли. 1955-1992 башлангыч дүрт сыйныф кына укытыла. 1992-2010 елларда тугыз еллык мәктәп булган. Соңгы елларда башлангыч мәктәп кенә калган. Авылда мәчет бар, яңа клуб бинасын төзергә нигез салынган. 2010 елгы исәп буенча 122 хуҗалыкта 313 кеше яши.
Халык саны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 267 кеше яши[4], шул исәптән: татарлар — 99.63%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0.37%[4].
Танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
- Наип Лаисов
- Чулпан Әхмәтова (Таңчулпан, 1966), шагыйрә, ТР Дәүләт Шурасы матбугат үзәгендә баш белгеч.
- Сарбулатов Минсаяф Сөеш улы (1786—?) — хәрби эшлекле. 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[6]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- ↑ "Актаныш - туган җирем / Ред. М. Әһлетдинов. - Казан, 2009."
- ↑ Implementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com 2018 елның 14 август көнендә архивланган.
- 1 2 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Актаныш - туган җирем / Ред. М. Әһлетдинов. - Казан, 2009.
