Олытау өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олытау өлкәсе latin yazuında])
Олытау өлкәсе
Илтамга
Нигезләнү датасы 8 июнь 2022
Дәүләт  Казакъстан
Башкала Җизказган
Хөкүмәт башлыгы Берик Абдыгалиулы[d][1]
Халык саны 231 774 (2023)[2][3]
Мәйдан 188 936,61 км²[2][3]
Рәсми веб-сайт gov.kz/memleket/entities/ulytau?lang=en(ингл.) һәм gov.kz/memleket/entities/ulytau?lang=kk(казакъ)
Харита сурәте
Карта
 Олытау өлкәсе Викиҗыентыкта

Олытау өлкәсе (каз. Ұлытау облысы, Ūlytau oblysy) — Казакъстанның үзәк өлешендә 2022 елның 8 июнендә оештырылган административ берәмлек (өлкә) [4]. Климат кискен континенталь һәм бик коры. Административ үзәгеҖизказган шәһәре.

Төньякта Костанай өлкәсе белән, көнчыгышта Караганды өлкәсе белән, көньяк—көнчыгышта – Җамбыл өлкәсе белән, көньякта — Төркестан һәм Кызылорда өлкәләре, көнбатышта — Актүбә өлкәсе белән чиктәш.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973-1997 елларда Казакъ ССР һәм Казакъстан составында Җизказган өлкәсе гамәлдә булган, ул 1997 елда административ реформа нәтиҗәсендә Караганды өлкәсе составына кертелә. XVIII гасырда Олытау өлкәсе территориясендә Урта Җүз кабиләләре яшәгән: аргыннар (каракесек һәм атыгай нәселләре), найманнар (баганалы һәм балталы нәселләре), кыпшаклар (бултын, тозын һәм торы нәселләре), бер җүзгә дә кермәгән жана кыргызлар нәселе булган.

2022 елның 16 мартында Казакъстан Республикасы Президенты Касыйм-Җумарт Тукаев парламент палаталарының уртак утырышы вакытында Казакъстан халкына юллама белән чыгыш ясап, анда Караганды өлкәсенең бер өлешеннән Олытау өлкәсе оештырылачак, дип белдерә [5]:

« Җизказган шәһәре кабат өлкә үзәгенә әйләнәчәк. Бу төбәктә мөстәкыйль өлкә булдыру – икътисадый күзлектән генә түгел, ә рухи яктан да мөһим карар: безнең чиксез казакъ даласының үзәгендә урнашкан Олытау илебез тарихында аерым урын алып тора. Монда ил язмышы хәл ителгән Бөек җыелышлар үткән.
»

Өлкә Казакъстан Президенты указы нигезендә 2022 елның 8 июнендә оештырылган. Территориясе элеккеге Җизказган өлкәсеннән шактый кимрәк (аңа 1997 елга кадәр Шет районы (үзәге Аксу-Аюлы авылы) һәм Актогай районы (үзәге Актогай авылы), шулай ук Балхаш һәм Приозёрск шәһәрләре кергән)[6].

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәнең административ бүленеше (2022 ел)

Өлкә 2 районнан һәм 3 өлкә карамагындагы шәһәрдән тора (шәһәр акимиятлары):

Олытау өлкәсенең халык саны (2022 ел уртасы[7])
Административ берәмлек Территория
км²
Халык
мең кеше
Халык
тыгызлыгы
кеше/км²
1 Жанаарка районы 62 347,81 34,8 0,56
2 Олытау районы 122 931,05 17,4 0,14
3 Җизказган шәһәре 1 760,97 91,7 52,08
4 Караял шәһәре 792,43 18,7 23,60
5 Сатпаев шәһәре 1 104,35 69,6 63,02
БАРЛЫГЫ 188 936,61 227,2 1,20

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 елгы халык исәбен алу буенча өлкә районнарында казакълар, руслар һәм башкаларның өлеше

2022 елда оешкан вакытына Олытау өлкәсе Казакъстан Республикасында халык тыгызлыгы иң түбән һәм абсолют халык саны иң түбән булган төбәк саналган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]