Олы Елга авылы мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олы Елга авылы мәчете latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

1879 елда Казан губерна идарәсе раслаган ляихә (проект) буенча төзелгән. Бу агач мәчет бер катлы, ике залы; ике буынлы манарасы түбәсенең уртасында. Ишеге төньякта. Михрабының түбәсе дә ике кыеклы. Стеналары такта белән тышланган. Манарага вестибюльдәге тар баскычтан менелә. Нәҗметдинов Нәзиров авылда беренче имамнардан булган (мәншүре 1830 елдан). 1832 елны аны Гали Якупов алмаштыра һәм үзенең вазифаларын 60 ел буена диярлек башкарып килә. 1891 ел башында аның урынына Зиатдин Габделҗәббаровны билгелиләр. 1908 елда Зиатдин хәзрәтне Сибгатулла Хөсәенов алыштыра. Икенче мулла вазифаларын 1866 елның көзеннән Вәлиулла Галиев башкарган. Вәлиулла Галиев - татар язучысы һәм әдәбият белгече Мөхәммәт Галинең әтисе. Мәчет совет чорында озак еллар буена клуб һәм амбар итеп файдаланылган, 1990 еллар башында реставрацияләнгән. Олы Елганың 1908 елда салынган икенче мәчете сакланмаган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А.Тимергалин “Миллият сүзлеге: аңлатмалы сүзлек”, 2том.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]