Олыимән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олыимән latin yazuında])
(Олы Имән битеннән юнәлтелде)
Олыимән
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°29'тн, 53°41'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 331 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423765
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Улиманово

Олыимән[1]Татарстан Республикасының Актаныш районындагы торак пункт.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риваятьләр һәм язма чыганакларга күрә, Олыимән авылына XVII йөздә Агыйдел төбәгеннән Җәнәй кабиләсе вәкилләре күченеп килеп нигез сала. Алар хәзерге Сикия елгасы бассейнына кергән һәм соңыннан Олы Имән дип аталачак зур булмаган елга буена урнашалар. Күченеп килү сәбәпләренең берсе, Россия империясенең татар-башкорт халкына карата милли-колониаль сәясәтеннән килеп чыга. Шул сәбәпле, мөһаҗирләр үз йортларын "олы юлдан" (хәзрге Чаллы-Уфа юлының уң ягына) биш чакрым ераклыкта һәм һәр тарафтан диярлек табигый ярлар белән уратып алынган җирдә төзи башлыйлар. Күченүчеләр әлеге төбәктә бик зур имәннәр булуын күреп, үз авылларын да "Олыимән" дип атыйлар. Олыимәнлеләрнең биләмәләре зур була, Киров, Югары Яхшый, Татар Бүләр һәм Мари-Бүләр, Сәет, Сикия авыллары алар җиренә керә.

Электән урман кисү, чана, тугым ясау белән шөгыльләнәләр. Соңыннан игенчелек һәм терлекчелек юнәлеше алга китә.

1870 елда мәчет, аның каршында мәдрәсә була. 1937-1955 җиде еллык мәктәп эшли. 1955-1992 башлангыч дүрт сыйныф кына укытыла. 1992-2010 елларда тугыз еллык мәктәп булган. Соңгы елларда башлангыч мәктәп кенә калган. Авылда мәчет бар, яңа клуб бинасын төзергә нигез салынган. 2010 елгы исәп буенча 122 хуҗалыкта 313 кеше яши.

Почта индексы — 423765.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Актаныш - туган җирем / Ред. М. Әһлетдинов. - Казан, 2009.