Олы Мәтәскә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олы Мәтәскә latin yazuında])
Олы Мәтәскә
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Теләче районы
Координатлар 55°54'тн, 50°4'кнч
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 591 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422082
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Большие Метески

Олы МәтәскәТатарстан Республикасының Теләче районындагы авыл. Олы Мәтәскә авылы район үзәге Теләчедән 7 чакрым ераклыкта урнашкан.

Халык саны — 591 тирәсендә. Почта индексы — 422082.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җөри юлы өстендәге Югары Мәтәскә, Олы Мәтәскә, Мәтәскә бушлыгы (пустошь) һәм Тәмте-Мәтәскә янындагы дүртенче Мәтәскә авыллары да Казан ханлыгы чорында булган. Урта Мәтәскә авылы зиратында XVI йөзгә нисбәтле кабер ташы язмаларын археограф-галим Һ. В. Йосыпов билгеләгән. Д. А. Корсаков җыентыгында Җөри юлы өстендәге Мәтәскә суы буена утырган Югары Мәтәскәдә 136 ясак түли торган татар, шул ук су буендагы Олы Мәтәскәдә 186 йомышлы һәм дүрт керәшен татары яшәве әйтелә. А. Артемьев китабындагы мәгълүматларга караганда, Мәтәскә суы янындагы Олы Мәтәскәдә 191 хуҗалыкта 590 ир-ат һәм 619 хатын-кыз көн күргән, бер мәчет булган. Югары Мәтәскә авылының 91 хуҗалыгында 264 ир-ат һәм 285 хатын-кыз исәпләнгән, авылда бер мәчет эшләгән. Төрек-Тәмте суы янындагы Тәмте-Мәтәскә авылында 47 хуҗалык булып, анда 158 ир-ат һәм 160 хатын-кыз яшәгән, бер мәчет булган. И. А. Износков атамалары составында «мәтәскә» берәмлеге булган авылларны болай тасвирлый: «Олы Мәтәскә авылы Җөри сәүдә юлы өстенә, Мәтәскә суы буена утырган. Авылдагы 312 хуҗалыкта ислам дине тотучы 719 ир-ат һәм 670 хатын-кыз яши. Югары Мәтәскә икенче төрле Яңа ил дип атала. Бу атама аның яңарак кына барлыкка килүен күрсәтә. Авылдагы 92 хуҗалыкта ислам дине тотучы 393 ир-ат һәм 357 хатын-кыз исәпләнгән. Тәмте-Мәтәскә авылы Җөри сәүдә юлы өстенә, Төрек-Тәмте суы буена утырган. Авылдагы 71 хуҗалыкта ислам динендәге 240 ир-ат һәм 218 хатын-кыз яшәгән». Казан университеты профессоры С. М. Шпилевский бу төбәкне җентекләп тикшергән. «Бу тирәләрдә,— дип яза ул,— 1184 ел датасы белән рус елъязмаларында еш искә алынган Тәмтедә (русча: Темтюзи) кавем-кабиләләре яшәгән». 1898 елда Олы Мәтәскә (Түбән Мәтәскә), Югары Мәтәскә һәм Тәмте-Мәтәскәдә татарлар яши дип искәртеп кителә. К. П. Берстель китабында Олы Мәтәскәдә барлыгы — 1503, Югары Мәтәскәдә — 721, Тәмте-Мәтәскәдә 441 татар яшәве билгеләнгән. Почта станциясе булган Мәтәскә В. П. Семенов хезмәтендә искә алына.

Олы Мәтәскә, Югары Мәтәскә авыллары халкы Күкчә, Балыклы, Тәмте авыллары халкы белән бергә Балыклы җыены яисә Олы болын җыены үткәргән.

Аксакаллар сөйләвенә караганда, Төрек авылыннан Тәмте аерылып чыккан. Тәмтедән килеп, Олы Мәтәскә авылын нигез-ләгәннәр. Тәмте авылының бер бабае җиләклек эзләп йөргәндә матур болыны, агым суы, чишмә-кизләүләре күп булган бер урынны ошата һәм җиде улын алып шушы урынга килеп утыра. Үзе белән сигез хуҗалык төзеп, тыныч кына яши башлыйлар. Авыл үсә, зурая һәм андагы кайбер гаиләләр китеп Югары Мәтәскә авылына нигез салалар. Мәтәскә исеме алган атамалар бер урынга, Тәмте һәм Мәтәскә сулары буена сыенып утырганнар. Бу суларны икенче төрле Инеш дип йөртәләр.

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, Идел буендагы халыкларны, шул исәптән татарларны да көчләп чукындыру, ягъни христиан диненә күчерү башлана. Бу сәясәт һәр татар авылына, шул исәптән Мәтәскәгә дә килеп җитә. Олы Мәтәскә халкының бер өлеше чукындырыла, ләкин соңыннан алар яңадан мөселманлыкка кире кайта.

Олы Мәтәскә авылын халык һәрвакыт Мәтәскә дип кенә атый. Олы Мәтәскәдән биш чакрым ераклыктагы Югары Мәтәскәне Яңа ил (Янил) дип йөртәләр.

Мәтәскә тирәләрендә исемле географик берәмлекләр шактый. Күкчә белән ике арада Түләмә суы ага. Имана түли алмаган вакытларда, салым җыючылар килгәндә, халык шушы елга янына килеп качып торган. Түләмә чишмәсе дә шушы елга ярында аккан. Зират астындагы чишмә Изгеләр чишмәсе дип йөртелә. Аны карап һәм чистартып торалар, янына сәдака куеп китәләр.

Куш елга дип исемләнгән су ике зур елгадан торган. Икесе дә тирән һәм зур булган. Мәтәскәнең Инеш суы дүрт чишмә-судан барлыкка килгән: Озын алан, Зиреклек, Ташчишмә, Кәкре каен төбеннән чыккан су. Шунда ук Ярмәк суын да атарга мөмкин. Кабак суы кечкенә генә инеш, ә суы бик салкын, чөнки ул чишмә суларыннан җыелган. Сабирҗан абзый Вәлиев әйтүенә караганда, элек аның янында аракы заводы булган. Хәзер анда көтү йөри. Таш елганың да хәзер суы беткән. Ярларының кайбер урыннары бик текә, анда төрле таш катламнары күренеп тора икән. Моннан башка, Хәйбулла һәм Мөнәвәрә елгалары да ага. Авыл янында Бака күле дип йөртелгән күл бар. Югары Мәтәскә күле дә матур, Данауровка күле тирәсе дә гаҗәп ямьле. Соңгысы бик зур, суы чиста, тирә-юнендә агачлар үсә. Авыл янында Казыган тау дип йөртелгән тау бар. Бу тау кешеләр казып ясаганга да ошаган, шул ук вакытта ул табигый да кебек. Аны адаштыра торган җир дип сөйлиләр. Моннан башка, Акъяр тавы, Текә тау, Марҗа кабере тауларын әйтеп китәргә була.

Сабантуй, җыен, кичке уеннар нәкъ авыл уртасындагы Болын җирдә оештырыла. Авылда хәзер 300 хуҗалык бар, ә элек хуҗалыклар саны 500 дән артык булган, китапханә,

Мәдәният йорты эшли. 1992 елның декабрь аенда авылда мәчет ачылган.

Халык урамнарны үзенчә атап йөртә: Тегәрҗеп урамы, Түбән оч, Олы урам, Зират очы, Үткәвәл урамы һ. б.

Олы Мәтәскә авылы халкы әби-баба ята торган зиратны карап һәм чистартып тора. Аның тирә-юне әйбәтләп тотып алынган. Һәр елны язга чыгу белән, авыл ир-атлары анда өмә үткәрәләр.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Олы Мәтәскә авылында татар прозасының күренекле вәкиле, халык язучысы Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов, 1908—1996) туып үскән.
  • Илдар Низамов (1950―2018), Теләче районы башлыгы (1999―2011 елларда).

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
1209 1503 1633 1575 1177 1061 926 745 811 672 573 591

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.