Олы Мәңгәр вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олы Мәңгәр вулысы latin yazuında])


Олы Мәңгәр вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Мөндеш

Нигезләү датасы

1796 ел

Юкка чыгару датасы

1924 ел

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1914)

13 551 кеше[1]

Милли состав

татарлар

Олы Мәңгәр вулысы, харита

Олы Мәңгәр вулысы (рус. Больше-Менгерская волость) — 1796 елдан 1924 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньяк-Көнчыгышка 60 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Мөндеш авылы.

Мөндеш авылында волость идарәсе урнашкан, Олы Мәңгәр авылында — полиция уряднигы фатиры.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Статистика, 1908 ел.
Статистика, 1908 ел.

Олы Мәңгәр вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязендә урнашкан.

1796 елда Казан өязе составында барлыкка килә.[2]

1796 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1924 елга кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Олы Мәңгәр вулысы Яңа Кишет, Олы Әтнә һәм Чар өязенең Кышклау һәм Шеңшә вулыслары белән чиктәш булган.[3]

1924 елда Олы Мәңгәр вулысы юкка чыгарыла, аның күпчелек территориясе Тукай, Әтнә һәм Яңа Кишет вулысларына кушыла.[4]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елда Олы Мәңгәр вулысында 12 община, 13 торак пункты (Мөндеш, Олы Мәңгәр, Орнашбаш һ.б.) һәм 1725 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 32,7 км², сөрү җирләре 168,7 км² тәшкил иткән.[5]

1890 елда вулыста 21 торак пункты һәм 1875 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 210,8 км² тәшкил иткән.[6]

1897 елда вулыста 21 торак пункты булган.[7]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 1885 1890 1897 1914
10654 11475 11932 11526 13551

1883 елда халык саны 10654 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 5479 җан, хатын-кызлар — 5175.[5]

1885 елда халык саны 11475 кеше тәшкил иткән.[8]

1890 елда халык саны 11932 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 6078 җан, хатын-кызлар — 5854.[6]

1897 елда халык саны 11526 кеше,[7] 1914 елда 13551 кеше тәшкил иткән.[1] Төп милләт: татарлар.

Инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елда вулыс территориясендә 17 мәчет, 15 мәктәп һәм 1 мәдрәсә, Иске Ашыт авылында фельдшерлык пункты булган.[1]

Олы Мәңгәр вулысында 2205 йортта 1095 ат, 4320 сарык, 218 кәҗә һәм 2128 баш мөгезле терлек; крестьяннар өчен 19162 дисәтинә уңайлы җир исәпләнгән.[1]

1912 елда Иске Ашыт кредит ширкәте ачыла; 1913 елда анда 135 әгъза исәпләнгән.[1]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Тукай — татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе. Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.
  • Исмәгыйль Гайнетдинов – татардан чыккан беренче һөнәри архитектор, профессор (1967). Татарстан АССР, Башкортстан АССР һәм Төньяк Осетин АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1908 елда Олы Мәңгәр авылында туа.
  • Сания Заһирова— социалистик хезмәт каһарманы. 1918 елда Олы Мәңгәр авылында туа.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. –

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Отчет Казанской Уездной Земской Управы о ее действиях с 1-го января 1914 года по 1-е января 1915 года 51 очередному Казанскому Уездному Земскому Собранию..
  2. Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Карта Казанского уезда Казанской губернии 1910 года.
  4. Этнографическая карта Татарской С.С.Республики 1925 года
  5. 5,0 5,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  6. 6,0 6,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  7. 7,0 7,1 Список селений Казанской губернии 1908.
  8. Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)(үле сылтама)