Олы капка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олы капка latin yazuında])

Борынгы Казан кирмәнендәге капкалар. Башта "Тезик чокыры" янындагы капканы, аннары, кирмән диварын көнчыгышкарак күчергәч, яңа капканы да "Олы капка" дип атаганнар. Яңа Олы капкадан чыккач, туры юл хәзерге Кремль урамы (Ленин, Чернышевский исемнәрен дә йөрткән) буйлап сузылган, ә икенче юл, сул тарафка түбән төшеп, хәзерге К.Маркс урамына тәңгәл юнәлештә барган (Арча юлы).