Олы Үзән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олы Үзән latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зур Өзен
Oxbows of Usen.jpg
География
АТБ Сарытау өлкәсе
Ил Казакъстан, Россия
Координатлар 48°54'2"N, 49°54'44"E, 51°39'7.2"N, 48°42'41.4"E, 48°55'46.2"N, 49°54'46.4"E, 48°50'0"N, 49°40'0"E
РДСР 12020000212112200000398
Tarddiad Төп Сырт Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Камыш-Самарские озёра Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 14 300 квадрат километр Edit this on Wikidata
Озынлык 650 километр Edit this on Wikidata

Олы Үзән (каз. Үлкен Өзен, Қараөзен) — Саратов өлкәсе һәм Көнбатыш Казахстан өлкәсе аша ага торгпн эчке агым дала елгасы.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елганың озынлыгы 400 чакрымга якын (ташкын чорында 650 чакрымга кадәр[1]). Су җыю бассейнының мәйданы 14 300 км² [1]. Гомуми Сыртның көньяк-көнбатыш авышлыкларыннан башлана. Югары өлешендә көньяк-көнбатышка, Солянка елгасы кушылганнан соң, көньяк-көнчытышка таба ага. Казакъстанда елга Камыш-Самар күлләре исеме астында танылган вак күлләр һәм сазлыкларның киң системасына күчә. Сул тарафтан Олы Үзәнгә Алтата елгасы кушыла, уң тарафтан — кечкенә елгачык аны Сакрыл күле белән тоташтыра. Елга үзәне шактый тирән, ярлары текә, Жалпактал астында бусагалар бар. Югары агымында су ел әйләнәсендә төче, ә урта һәм түбән агымында җәй азагына, көзгә һәм кышка су ачы-тозлыгә әйләнә һәм куллануга яраксыз була.

1973 елдан башлап Саратов сугару-су сиптерү каналы тарафыннан ел саен 15 апрельдән 15 ноябрьгә кадәр Идел суы уртача 13,2 м³/с чыгым белән Олы Үзән чыганагына бирелә. Шуның нәтиҗәсендә, гидрология режимы кискен үзгәрде: җәйге чорда агым бөтен елга буйлап диярлек билгеләнә.

Бер версия буенча, борынгы заманнарда Олы Үзәннең зур өлеше Каспий диңгезе култыгына койган, ул көньякка чигенгән һәм аннан соң Каспий диңгезеннән кимәле түбәнрәк булган Камыш-Самара күлләренең тулы бер системасын калдырган. Бу күлләр арасында ачылгы шактый сизелеп торучы тозлы күлләр бар, алар «үзән тозы» исеме белән билгеле.

Олы Үзән балыкка бик бай. Язгы ташкыннар аркасында елганың түбән өлешендә киң сугарулы болыннар барлыкка килә, алар кышкы чорда биредә кышлаучы йөзләрчә мең сарык һәм дистәләгән мең атны печән белән тәэмин итәләр .

Кушылдыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(тамагыннан)

  • Мухор елгасы (сул кушылдык)
  • Ащысай (кушылдык)
  • Баубек каналы
  • Ажимбет каналы
  • 321 км: исемсез елга
  • 384 км: Чертанла (сул к.)
  • 423 км: Солянка (уң к.)
  • 432 км: Солянка (уң к.)
  • 442 км: Таволожка (кушылдык)
  • 466 км: Таловка (түбәнге сул)
  • 501 км: Ильинка (сул к.)
  • 541 км: Алтата (сул к.)
  • 552 км: Таловка (Олы Үзәннең югаргы уң кушылдыгы)

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъча исеме — Кара-Озен, ягъни кара (корылык чорында да корымый торган) елга. Олы Үзән һәм аңа параллель рәвештә аккан Кече Үзән елгалары исеме буенча халыкка бу урын тарихи Үзән буларак билгеле. Елга географик өлкәсенең гомуми атамасы Җаек казаклары тарафыннан әйләнешкә кертелгән[2]. Әлеге исем юридик (Екатерина II һәм Павел I фәрманнары) географик (ЭСБЕ; Тян-Шанскийның «Русия»сенең V - VI томы) рус әдәбиятында очрый.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монда, үзәкләрдә, иске обряд чиркәүләре һәм скитлары урнашкан. [3] Ембулат һәлакәтеннән соң, нәкъ менә бирегә, 1772 елда «йәшерен рәвештә Үзәнгә китеп», ҡурҡыу белмәҫ батыр Зарубин Иван Никифорович (Чика-Зарубин) байракны алып кайта. Тиздән Чика Самозванецның көрәштәшенә әверелә һәм Ялган Пётр III-нең триумфын һәм фаҗигасен тулысынча бүлешә.

Сугыш елларында монда кызыл частьлар (Чапаев, Василий Иванович|Чапаев) һәм аклар (Урал казаклары) арасында каты сугышлар була. Сламихинская станицасы (хәзерге поселок) Кызыл итеп алына.

Русиядә Гражданнар сугышы елларында монда кызыл частьләр ( Василий Иванович Чапаев һәм Дмитрий Андреевич Фурманов җитәкчелегендә) һәм аклар (яек казаклары) арасында аяусыз сугышлар барган. Кызыллар Сламихинская (хәзер — Жалпактал) станицасын яулап алганнар.

Археологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы Үзән археологик тарихи һәйкәлләре, шул исәптән урта гасырларга караган каберлекләр дә, билгеле. Мокринский каберлеген археологик тикшеренүләрдә Алтын Урданың[4].көмеш тәңкәләре табылды.

Елганың уң як ярында, Орошаемое авылыннан 150 м көньякка таба һәм Александр Гайдан 1,5 км төньякка таба неолитик торак – Алгай бар[5]. Елганың текә ярларында һәм төбендә еш кына мамонт һәм борынгы үгез калдыклары (теш, яхшы сакланган казык тешләр, сөякләр) табыла.

Елга буендагы торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Саратов өлкәсенең Краснопартизанский районы: Милорадовка, Головинщено;
  • Саратов өлкәсенең Ершовский районы: Семёно-Полтавка, Целинный, Михайловка, Осинов Гай, Новорепное, Орлов Гай;
  • Саратов өлкәсенең Дергачёвский районы: Золотуха, Зерновой;
  • Саратов өлкәсенең Новоузенский районы: Куриловка, Үзән ныклыгы крепость, Таловка, Дмитриевка, Радищево, Новоузенск, Алгайский;
  • Саратов өлкәсенең Александрово-Гайский районы: Луков Кордон, Александров Гай, Новоалександровка, Приузенский;
  • Көнбатыш Казахстан өлкәсе Казталовский районы: Кайынды, Ашысай, Акпатер, Егинсай, Танат, Жанажол, Жалпактал, Караузен, Сатыбалды, Торегали;
  • Көнбатыш Казахстан өлкәсе Жангали районы: Жанажол, Маштексай, Сарыкүл.

Су реестры мәгълүматлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русиянең дәүләт су реестры мәгълуматлары буенча, елганың су хуҗалыгы участогы — Олы Үзән Урал бассейны округына карый. Елга бассейны — Кече һәм Олы Үзән елгалары бассейннары (бассейннарның Русия өлеше)[1]. Код объекта в государственном водном реестре — 120200000211220000398 Дәүләт су реестрындагы объектның коды-120200000211220000398[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Дәүләт су реестры (2009-03-29). Бол. Узень. Русия Табигать министрлыгы. әлеге чыганактан 2009-03-29 архивланды. 2018-12-20 тикшерелде.
  2. күп гасырлар дәвамында Үзиләр (тарихи өлкә) үзик казак гаскәрләренең йогынтысы өлкәсендә булган, административ-географик яктан аның чикләренә кермәсә дә, моны төгәлләштерергә кирәк.
  3. . XVIII гасыр ахырына күбәйеп киткәннәр. Уларға нигезне яик— «горынычлар», шулай ук Үзәк Русиядән килгән староверлар һәм Петра III патшаның рәхимле указыннан соң —Речь Посполитаядан старовер-реэмигрантлар салган.
  4. Пачкалов А. В. Нумизматические находки в могильнике Мокринский I // Вопросы истории и археологии Западного Казахстана. № 1/2009. Уральск. С. 276—281.
  5. Неолитическая стоянка Алгай в нижнем Поволжье

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]