Ольга Белова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ольга Белова latin yazuında])
Ольга Белова
Туган 8 май 1960(1960-05-08) (63 яшь)
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче РФА славәнбелем институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Ольга Владиславовна Белова (1960 елның 8 мае, Мәскәү, ССРБ) — Россия этнолингвисты, фольклорчы-славянчы, язучы. Филология фәннәре докторы (2006). Россия Фәннәр академиясе Славян белеме институтының этнолингвистика һәм фольклор бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре һәм гыйльми секретаре.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ольга Белова 1960 елның 8 маенда туа. 1983 елда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1996 елда академик Никита Толстойның фәнни җитәкчелеге астында «Көнчыгыш-Көньяк-славян китаплары һәйкәлләрендә хайваннарның исемнәре һәм символикасы»[1] дигән темага филология фәннәре кандидаты исеменә диссертация яклый. 2006 елда «Славян теле һәм халык мәдәнияте мәгълүматлары буенча этник стереотиплар: этнолингвистик тикшеренү»[2] темасы буенча филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1994 елдан бирле Славян белеме институтында эшли. Башта кече фәнни хезмәткәр, аннан өлкән фәнни хезмәткәр була. РФА Славян белеме институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре булып тора[3].

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Полесье (1979—2000), Подолия (2001—2004, Винница һәм Хмельницкий өлкәләре, Украина), Буковина (2004—2011, Черновицк өлкәсе, Украина), Галиция (2009—2010, Ивано-Франк өлкәсе, Украина); Понеманье (2003—2004, 2011, Гродненск өлкәсе, Беларусия), Молдова, Бессарабия (2010—2012), Литва (2013, Биржай районы), Брянск өлкәсе (2008—2012), Смоленск өлкәсе (2005—2013) кебек этнокультура элемтәләре регионнарында кыр тикшеренүләре үткәрә[3].

Славистларның Халыкара комитеты каршындагы Этнолингвистика комиссиясе әгъзасы, Славистларның халыкара съездларында катнашучы (1998, 2003, 2008, 2013).

Славян халыкларының традицион һәм китап мәдәнияте, Көнчыгыш Аурупада этномәдәни элемтәләр, фольклор мәсьәләре буенча 400дән артык публикация авторы[3]

«Славян борынгылары (этнолингвистик сүзлек)» энциклопедиясенең кайбер мәкаләләре авторы.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Белова О. В. Славянский бестиарий: Словарь названий и символики. — М.: Индрик, 2001.
  • «Народная Библия»: Восточнославянские этиологические легенды. — М.: Индрик, 2004. — 576 с., 32 с. илл.
  • Белова О. В. Этнокультурные стереотипы в славянской народной традиции. — М.: Индрик, 2005.
  • Бабенко В., Алексеев В., Белова О. Животные. Растения: Мифы и легенды. — М., 2007.
  • Белова О. В., Петрухин В. Я. «Еврейский миф» в славянской культуре. — М.; Иерусалим: «Гешарим / Мосты культуры», 2008. — 576 с.
  • Белова О. В., Петрухин В. Я. Фольклор и книжность: миф и исторические реалии. — М.: Наука, 2008. — 280 с.
  • Белова О. В., Кабакова Г. И. У истоков мира: Русские этиологические сказки и легенды. — М.: ИСл РАН; Форум; Неолит, 2014. — 528 с.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Белова, Ольга Владиславовна. Названия и символика животных в памятниках восточно- и южнославянской книжности XII-XVII вв.: автореферат дис. ... кандидата филологических наук: 10.02.03. — Москва, 1996. — 25 c.
  2. Белова, Ольга Владиславовна. Этнические стереотипы по данным языка и народной культуры славян: Этнолингвистическое исследование: автореферат дис. ... доктора филологических наук: 10.02.03 / Ин-т славяноведения РАН. — Москва, 2006. — 35 с.
  3. 3,0 3,1 3,2 Белова Ольга Владиславовна
  4. Славянская этнолингвистика. Библиография