Ольга Васильева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ольга Васильева latin yazuında])
Ольга Васильева
РФ мәгариф академиясе президенты
Вазыйфага керешкән
2021 елның 30 июне
РФ мәгариф министры
Вазыйфада
2018 ел – 2020 ел
РФ мәгариф һәм фән министры
Вазыйфада
2016 ел – 2018 ел
Туган 13 гыйнвар 1960(1960-01-13) (64 яшь)
Бөгелмә, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Белем Мәскәү дәүләт мәдәният университеты[d], РФ ЭЭМ дипломатия академиясе[d], М.А. Шолохов ис. Мәскәү дәүләт гуманитар университеты[d] һәм РФА Русия тарихы институты[d]

Ольга Васильева, Ольга Юрий кызы Васильева (рус. Васильева Ольга Юрьевна, 1960 елның 13 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) — Россия галиме һәм мәгариф эшлеклесе, 2021 елның 30 июненнән Россия мәгариф академиясе президенты, Россия Федерациясенең мәгариф министры (2018—2020), РФ мәгариф һәм фән министры (2016—2018), тарих фәннәре докторы (1998), профессор (2005), РМА академигы (2021), дин тарихы белгече, 2нче класслы РФ дәүләт киңәшчесе (2014).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

О. Ю. Васильева

1960 елның 13 гыйнварында Татарстан АССР Бөгелмә шәһәрендә математик гаиләсендә туган. Бөгелмәдә урта мәктәпне (1974), Мәскәү дәүләт мәдәният институтының дирижер-хор бүлеген, В.И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтының тарихи фәннәр һәм археология факультетын, РФ тышкы эшләр министрлыгы Дипломатия академиясенең Халыкара мөнәсәбәтләр факультетын, ССРБ тарих институтында (хәзерге РФ фәннәр академиясенең Россия тарихы институты) аспирантура (1990) тәмамлаган. «Совет дәүләте һәм Бөек Ватан сугышы елларында Рус православие чиркәвенең ватандарлык эшчәнлеге» (рус. Советское государство и патриотическая деятельность Русской православной церкви в годы Великой Отечественной войны) темасына кандидатлык (1990), «Совет дәүләтенең 1943-1948 еллардагы сәясәтендә Рус православие чиркәве» (рус. Русская православная церковь в политике Советского государства в 1943-1948 гг.) темасына докторлык (1998) диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

О. Ю. Васильева

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйльми эзләнүләр өлкәсе: Рус православие чиркәвенең XX гасырдагы тарихы, совет чорында дәүләт-чиркәү мөнәсәбәтләре, халыкара мөнәсәбәтләр, дини-сәяси экстремизм проблемалары. 24 фәннәр кандидаты, 2 тарих фәннәре докторы әзрләгән. Тарих һәм дин темаларын яктыртучы күп санлы ССРБ, РФ һәм чит ил фәнни журналларында («Вопросы истории», «Российская история», The New Times, La Nuova Europa һ.б.) мәкаләләре басылган. 110 фәнни хезмәт, шул исәптән 5 монография авторы[7].

Карашлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ольга Васильева Сталинның эшчәнлегенә уңай бәяләр бирде, аеруча 1943 елда православие чиркәвенең кайбер институтларын торгызуны хуплады[8], ләкин сугыштан соң дини оешмаларга эзәрлекләү, репрессияләр, җәберләү турында онытып исәпкә алмый.

Оппозицион белгечләр православие дине карашлы шәхесне магариф министры урынына раслауны тәнкыйтьлиләр, хәттә "мракобесие килүе" дип атыйлар [8].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

О. Ю. Васильева (с) һәм РФ хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев укытучыларның август киңәшмәсендә. Мәскәү, 20.08.2016
  • РФ хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр эше буенча комиссия әгъзасы.
  • РФ фән һәм мәгариф министрлыгы каршындагы «Ватан тарихы» курсы буенча программалар әзерләү буенча шура әгъзасы[9].
  • Дин тарихы белгечләренең халыкара ассоциациясе әгъзасы.
  • РФ матбага, телерадиотапшырулар һәм гаммәви багланыш чаралары министрлыгы каршындагы электрон гаммәви багланыш чараларында дини тематиканы яктырту буенча шура әгъзасы.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

О. Ю. Васильева — Россия тарихында хатын-кызлардан беренче мәгариф министры.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]