Ольга Воронова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ольга Воронова latin yazuında])
Ольга Воронова
Туган телдә исем Воронова Ольга Михайловна
Туган 3 июнь 1968
Горький
Һөнәре юрист
Бүләк һәм премияләре «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале, «2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен» медале, «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале

Ольга Воронова - Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы,Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы,Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы, Бердәм сайлау округы, "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең Казан җирле бүлегенең башкаручы секретаре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Воронова Ольга Михайловна 1968 елның 3 июнендә Горький шәһәрдә туа.

1990 нчы елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын, 2002 нче елда Идел буе дәүләт хезмәте академиясен  тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990-1992 елларда — 2 категорияле инженер НИГ, МЭИ Казан филиалының электр челтәрләре кафедрасында укытучы-мастер.

1992-2006 елларда — категорияле инженер, 1 категорияле инженер, әйдәп баручы инспектор, әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, башлык урынбасары ярдәмчесе, баш белгеч - башлык ярдәмчесе, оештыру бүлеге башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы урынбасары, оештыру-аналитик бүлек башлыгы урынбасары, Казан шәһәре администрациясенең оештыру белән тәэмин итү бүлеге башлыгы.

2006-2007 елларда — Казан шәһәре Башкарма комитетының оештыру идарәсе башлыгы урынбасары.

2007 елдан 2016 елга кадәр — оештыру идарәсе башлыгының урынбасары, беренче урынбасары, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының бүләкләү бүлеге башлыгы.

2016 елдан 2018 елга кадәр — Казан Башкарма комитеты Аппаратының Оештыру идарәсе башлыгы.

2018 елдан — "Бердәм Россия"Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Казан җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре.

2019 елның сентябреннән — алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Мактаулы исеме һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]