Ольга Гончарова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ольга Гончарова latin yazuında])
Ольга Гончарова
Туган 25 июнь 1958(1958-06-25)
Яшел Үзән, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 15 октябрь 2015(2015-10-15) (57 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт университеты
Һөнәре biology student, биолог
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре нәмзәте[d]


Ольга Владимировна Гончарова (1958 елның 25 июне, Яшел Үзән, Татарстан АССР2015 елның 15 октябре) — Россия галим-биологы, педагог. Сәнәгать масштабларында фармацевтика билгеләнешендәге моноклональ антитәнчекләр алырга мөмкинлек бирә торган алгоритм эшләгән һәм гамәлгә керткән.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ольга Гончарова 1958 елының 25 июнендә Яшел Үзәндә туган. Әтисе суднолар төзү заводында инженер, ә әнисе шәһәр мунчасында мөдир була[1].

Мәктәптән соң ул Казан дәүләт университетының биология факультетын тәмамлаган, аннары ССРБ ФА аспирантурасына укырга керү өчен Мәскәүгә киткән. Аспирантураны тәмамлангач, ул диссертация яклый һәм 1985 елда биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 нчы еллар уртасына кадәр Ольга Владимировна Мәскәү өлкәсенең Любучаны бистәсендә инженерлык иммунологиясе институтында тикшеренү эшчәнлеге алып бара. Аннары берничә ел Мещерское бистәсендә биологияне тирәнтен өйрәнүче мәктәптә укыта. Аны укыту елларында мәктәп «Ел мәктәбе» федераль конкурсында җиңә.

2001 елда Инженер иммунологиясе институтын Биокад компаниясе сатып ала һәм Ольга Гончарова анда үзенең фәнни эшчәнлеген дәвам итә. Үзенең командасы белән бергә ул яңа буын терапевтик моноклональ антитәнчекләр эшләү мәсьәләсе өстендә эшләгән. Молекуляр генетика һәм күзәнәк технологияләре Департаменты җитәкчелегеннән тыш, Ольга Владимировна укытучы эшчәнлеген дә дәвам иткән. 2012 елда Санкт-Петербург химия-фармацевтика академиясендә рекомбинант аксым технологиясе кафедрасының җитәкчесе була[2].

2015 елда аңа үпкә ялкынсынуы дигән диагноз куйганнар. Антибиотиклар белән дәвалану Ольгага булышмый һәм аны Мәскәүгә җибәрәләр, анда аңа онкология диагнозы куелган. 2015 елның 15 октябрендә Ольга Владимировна вафат була.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елда Ольга Гончарова исемендәге студентлар стипендия программасы эшли башлый. Аның максаты — биология, биотехнология һәм биоинженерия өлкәсендә яшь галимнәргә ярдәм итү[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Как российская учёная создавала лекарство от онкозаболеваний, но не справилась со своей болезнью. 2020-10-26 тикшерелгән.
  2. Кафедра. 2020-10-26 тикшерелгән.
  3. Студенческая стипендия в области биологии, биотехнологии, биоинженерии от компании BIOCAD. 2020-10-26 тикшерелгән.